Татарстан Президенты бишенче чакырылыш Дәүләт Советы эшенә бәя бирде

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бишенче чакырылыш Дәүләт Советы депутатларына рәхмәтен җиткерде. Парламентның соңгы биш елдагы эшенә бәя биреп, ул бүген 49нчы утырышта чыгыш ясады, дип хәбәр итә «Татар-информ».

«Бишенче чакырылыш Дәүләт Советы эшенә йомгак ясап, фидакарь, нәтиҗәле хезмәтегез өчен рәхмәтемне җиткерәсем килә. Ул республиканың уңышлы социаль-икътисади үсешен тәэмин итте, бурычларны эзлекле хәл итеп, халыкның тормыш сыйфатын арттырды», — дип мөрәҗәгать итте Президент депутатларга.

Биш ел эчендә 500дән артык закон кабул ителгәнен әйтте. «Беренче чиратта, республика үсешен тәэмин иткән икътисади блок законнарын аерып үтәсем килә. Шулай ук, хокук бозуларга каршы көрәш буенча законнар да мөһим роль уйный. Бишенче чакырылыш елларында мәдәният, мәгариф, мәдәни мирас үсеше белән бәйле күп кенә проектлар чишелеш тапты», — диде Рөстәм Миңнеханов.

«Тулаем алганда, Дәүләт Советы эше шактый нәтиҗәле булды. Моңа депутатлар корпусының бердәм хезмәте, халык, гражданнар җәмгыяте институтлары белән актив эш, Хөкүмәт белән нәтиҗәле хезмәттәшлек нәтиҗәсендә ирешелде», — диде Президент. Ул шушы чакырылыш депутатлары белән берлектә, «Стратегия 2030» кабул ителгәнен искәртте.

Бу елларда икътисади үсешкә ирешелгәнен әйтте. Узган елда тулай төбәк продукты күләме 2 трлн 400 млрд сумнан артты. 2014 ел белән чагыштырганда, сәнәгать җитештерүчәнлеге 9,1 процентка, авыл хуҗалыгы 12,3 процентка артты. «Татарстан төбәкләрнең инвестицион климаты рейтингында тотрыклы рәвештә лидерлык позициясен били. 2015 елдан икътисадка 2,5 трлн сумнан артык инвестиция кертелгән», — диде.

2019-2021 елларда Татарстанда илкүләм проектларны гамәлгә ашыруга 52 млрд сум акча юнәлдереләчәк. «Илкүләм проектлар 2012 елгы Май Указларының дәвамы булды. 2012 елдан табибларның хезмәт хакы ике тапкыр, укытучыларныкы 1,7 тапкыр артты. Балалар бакчаларында 47 меңнән артык урын булдырылган, инвалидлар өчен 4 мең махсус урын җиһазланган», — дип шәрехләп үтте Рөстәм Миңнеханов.


Фикер өстәү