Татарстан спортчылары Универсиадада ике бронза медаль отты

Татарстан вәкилләре Григорий Тарасевич һәм Ирина Приходько йөзү буенча Россия җыелма командасы составында Неапольда узучы Җәйге Универсиада ярышларында бронза медальләр яуладылар.

Тарасевич 50 метрга аркада йөзү буенча өченче булды. Финалда Григорий 24,94 секунд вакыт күрсәтте. Беренче урынны америкалы Джастин Ресс һәм Зейн Уодделл (Көньяк Африка Республикасы) бүлеште.

Приходько исә ирекле стильдә хатын-кызлар арасында 4х200 метрлы эстафетада Россия җыелма командасы составына керде. Приходькодан тыш Мария Баклакова, Ирина Кривоногова һәм Елизавета Клеванович составындагы төркем 8:03.85 нәтиҗәсе белән, АКШ һәм Италия спортчыларыннан калышты.

Шулай итеп, Татарстан спортчылары 5 көн эчендә 4 медаль отты. Барысы су спорты төрләрендә.  Моңа кадәр Григорий Тарасевич алтын медаль яулаган иде. Карина Шкляр исә суга сикерү ярышында өченче булды.


Фикер өстәү