Татарстанда 2019 елгы уңышны җыюга әзерлек буенча авыл хуҗалыгы оешмалары арасында конкурс башланды

Республикада 2019 елгы уңышны җыеп алуга һәм туфракны төп эшкәртүгә әзерлек буенча АПК предприятиеләре арасында конкурпс башланды. Конкурсның максаты – ашлык җыю комбайннары паркын, башка авыл хуҗалыгы техникасын һәм хуҗалыкларның ындыр табагы җайланмаларын урып-җыю кампаниясенә вакытында һәм сыйфатлы әзерләүне, шулай ук туфракны төп эшкәртү агрегатларын әзерләүне тәэмин итү.

«Конкурс 15 июльдән 19 июльгә кадәр барачак, АПК оешмаларының урып-җыю эшләренә әзерлеген тикшерү республиканың барлык 43 муниципаль районында узачак», – дип сөйләде Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының АПКны инженер-техник тәэмин итү бүлеге башлыгы Ришат Булатов.

Аның сүзләренә караганда, районнарлда бу конкурснв үткәрү өчен Министрлык боерыгы белән 15 комиссия төзелде, алар составына Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының, Дәүләт техника күзәтчелеге идарәсенең һәм республиканың башка ведомство, учреждениеләре, АПК оешмалары җитәкчеләре һәм белгечләре керде.

Конкурс шартлары нигезендә азык җыю комбайннарына сезонлы техник хезмәт күрсәтелгән булырга һәм алар дәүләт техника күзәтчелеге узарга тиешләр, алар барысы да комбайннар парадына чыгарылырга тиеш. Бу парадта комбайнчылар үзләре дә, таныклыклары булган сменалы тракторчы-машинистлар да катнашырга тиеш.

«Һәр комбайнның герметиклыгы тикшерелә, аларның һзрберсе контроль суктырып карауны уза», – дип ассызыклады Ришат Булатов.

Болардан тыш, конкурс барышында комиссияләр транспорт чараларының, ашлык складларының, ашлык киптерү җайланмаларының, ашлык чистарту машиналарының урып-җыю кампааниясенә әзерлеген, шулай ук тракторларның һәм җайланмаларның туфрак эшкәртүгә әзерлеген, хезмәтне саклау кагыйдәләренең үтәлешен тикшерәләр.

Комбайннарның янгын сүндерү чаралары, беренче медицина ярдәме күрсәтү аптечкалары белән тәэмин ителеше дә комиссияләр игътибарыннан калмый, дип хәбәр итә Авыл хуҗалыгы министрлыгының матбугат хезмәте.


Фикер өстәү