Татарстанда быел күп фатирлы 942 йортка ремонт ясалырга тиеш

Татарстанда быел күп фатирлы 942 йортка ремонт ясалырга тиеш. Моның өчен 5 млрд сумнан артык акча бүленеп бирелгән. Төзекләндерү эшләре социаль корылмаларда да дәвам итә. Эшнең яртысы башкарылган инде. Төзелеш министрлыгының идарә башлыгы Айрат Галләмов нәтиҗәләр белән журналистларны таныштырды.

Айрат Галләмов сүзләренчә, быел ремонт узасы йортларның гомуми мәйданы 5,6 млн кв метрны тәшкил итә. Программада Әтнә, Чүпрәле, Кайбыч районнарыннан кала, 42 муниципаль берәмлек катнаша. Бу эшкә тотыласы сумманың күп өлеше – 3 млрд 743 миллион сумы – халыктан капиталь ремонт өчен җыелган акча.

Социаль әһәмияткә ия объектларны ремонтлау эше график буенча бара, ди Айрат Галләмов. Иң мөһим бурычларның берсе – мәктәпләрне яңа уку елына өлгертү. Айрат Галләмов хәбәр иткәнчә, 5 июльгә мәгариф корылмаларының өчесендә эшләр инде төгәлләнгән. 5 балалар бакчасы да әзер. Барлыгы 150 мәгариф учреждениесенә капиталь ремонт ясарга җыеналар.

Республикада яшьләр үзәкләренә капиталь ремонт ясау программасының 34 проценты үтәлгән. Зәй һәм Түбән Камада ремонт эшләре инде төгәлләнгән. Тагын җиде яшьләр үзәген төзекләндерәсе калган. Мәдәният корылмаларына 412 миллион сум акча тотылачак. 40 бинаның алтысында ремонт эшләре төгәлләнгән. Айрат Галләмов билгеләп үткәнчә, 2015 елдан башлап 2018 елга кадәр авыл җирлекләрендә 156 мәдәният йорты сафка баскан.

Халыкка башлангыч медик-санитар ярдәм күрсәтү программасы буенча 45 фельдшер-акушерлык пункты төзү каралган. Сәламәтлек саклау объектларына капиталь ремонт буенча 5 июльгә 3 объектта эшләр төгәлләнгән, тагын 6сында дәвам итә.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы карамагындагы 11 бинага ремонт ясалырга тиеш. Актаныш, Баулы, Буа, Кама Тамагы, Кукмара һәм Казандагы объектларда ремонт төгәлләнгән. Тагын биш районда төзекләндерү эшләре бара әле.


Фикер өстәү