Татарстанда “Китапка икенче тормыш бүләк ит” хәйрия акциясе узачак

Татарстанда 26 июльдән 30 октябрьгә кадәр “Китапка икенче тормыш бүләк ит” хәйрия акциясе уза. Әлеге акция мәктәпләрне дәреслекләр, уку әсбаплары, белешмә материаллар, фәнни-популяр һәм әдәби әсәрләр белән тәэмин итү максатыннан үткәрелә, дип хәбәр итә Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте.

Акциядә мәктәп укучылары, әти-әниләр һәм теләк белдергән һәркем, һәр оешма катнаша ала.

Әлеге чарага нәтиҗә Халыкара мәктәп китапханәләре көнендә ясалачак. Акция вакытында мәктәп китапханәләренә иң күп китап тапшыручы мәктәпләр, класслар, чарада актив катнашучылар Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының рәхмәт хатлары белән бүләкләнәчәк.

«Әгәр дә өегездә укылган китаплар – дәреслекләр, мәктәп программалары буенча төрле әдәби китаплар, энциклопедияләр бар икән, сез аны мәктәп китапханәсенә бүләк итә аласыз! Мәктәп китапханәләре Сезнең китапларыгызны бик рәхәтләнеп кабул итәр. Киләчәктә Сезнең игелекле эшегез уку- укыту процесын нәтиҗәле оештыруда укытучыларга һәм укучыларга зур ярдәм булыр!» – диелә хәбәрдә.


Фикер өстәү