Татарстаннан өч кеше хаҗга бушлай барачак

Быел хаҗ оештыруда ике яхшы яңалык бар. Законга үзгәрешләр кертеп, хаҗ сәфәрен һәм дини туризмны бүлгәннәр. Бу хәл арзанлы хаҗ оештырам дип (ул гадәттә бер-ике йөз долларга очсызрак була), акча эшләргә теләгән кәкре куллы адәмнәрнең юлына киртә булачак. Икенче яңалык виза алуга бәйле. Мәскәүдә яшәүчеләргә Согудия илчелегенә барып килү кыен булмаса, төбәкләрдәге туроператорларга чит ил паспортларын башта алып барырга, аннары алып кайтырга туры килә иде. Хәзер визаларны электрон рәвештә бирәләр.

Бу хакта Мәскәү–Казан–Симферополь видеокүперендә Россия Мөфтиләр шурасы рәисе урынбасары, Мәскәү өлкәсе мөхтәсибе Рушан хәзрәт Аббасов җиткерде. Быел Россиядән 25500 мөселман кардәшебез хаҗ сәфәре кылачак. Өстәмә рәвештә биш мең урын бирелгән.

ТР Диния нәзарәте каршындагы Хаҗ комитеты рәисе Ранис хәзрәт Вахитов әйтүенчә, быел Татарстаннан, былтыргы кебек, 1800 кеше хаҗга барачак. Иң күп теләк белдергәннәр Дагыстаннан. Аннан быел ун мең кеше барыр дип көтелә. Мәскәү аша ике мең өммәттәшебез изге сәфәргә җыена.

– Хаҗ кылырга ниятләгәнсез икән, иң элек сәфәрне оештыручы ширкәтнең Ростуризм агентлыгы исемлегендә теркәлгәнме-юкмы икәнен ачыклагыз. Әгәр сезгә килешү кәгазен бирмәсәләр, “монда ук түләгез” дип әйтсәләр, түләгәнне раслаучы квитанция тапшырмасалар, боларның эшчәнлеге шикле. Шуның өчен диния нәзарәтләре, дини оешмалар каршында оештырылган ширкәтләргә генә мөрәҗәгать итегез. Безнең республикада андый рәсми оешма берәү генә – безнең Хаҗ комитеты. Беренче мосафирларыбыз 24 июльдә юлга чыгачак, – дип сөйләде үз чиратында Ранис хәзрәт.

Быел Татарстаннан өч кешегә хаҗ сәфәренә бушлай бару бәхете елмайган. Болар – Ютазы районында уздырылган Коръән уку ярышында беренче урынны алучы кардәшебез, Чаллыда мөселман егетләре арасында уздырылган милли көрәш бәйгесендә һәм Казанда джиу-джитсу ярышында җиңеп чыккан батырлар. Хаҗ юлламасының бәясе 170 мең сумнан 260 мең сумга кадәр. Бәя яшәү шартларына һәм уңайлыкларга карап үзгәрә. Табигый, хаҗ сәфәре матди мөмкинлеге булганнарга гына мәҗбүри. Үзең хаҗга китеп, гаиләң кыен хәлдә кала икән, моны беркем дә аңламас.

Рәшит Минһаҗ

Фото: islam.ru


Фикер өстәү