“Татфак”та математика укытучысы әзерлиләр

Мәктәпләрдә татар теле сәгать­ләре кыскартылгач, универ­ситетның милли бүлегендә белем алучы студентлар башка юнәлешләргә күчкән, дигән имеш-мимешләр ни дәрәҗәдә дөреслеккә туры килә? Ни өчен математика, физика, химия укытучыларын “татфак”та әзерли башлаганнар? Казан федераль университетының Габдулла Тукай исемендәге милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе деканы Рамил Мирзаһитов белән шул хакта сөйләштек.

– КФУда милли кадрлар әзер­ләү эше узган ел башланды. Дөрес, элек тә республика югары уку йортларында белгечләрне ике телдә укыту эше оештырыла иде. Әйтик, математика, информатика һәм башка фән укытучылары ике, ягъни урыс һәм татар төркем­нә­ренә бүлеп укытылды. Кызганыч, ил күләмендәге үзгә­реш­ләр нәти­җәсендә, 2000 нче елларда әлеге проект бетерелде. Бу исә ике телле кадрларны югал­туга китерде, методик әс­бап­лар да чыгарылмады. Хәзер ике телдә эшли алучы белгечләр­не әзерләү ихтыяҗы яңа­дан туды. Проект туктатылуның сәбәбе дә бар. Элегрәк һәр юнә­лешкә бюджет урыннары күпләп би­релә иде. Бу сан елдан-ел кимеп, һәр юнә­лешкә 15–20гә калдырылды. Тик аны икегә бүлеп булмый. Узган ел июль аенда Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы безгә кадр­ларны максатчан әзерләү буенча заказ бирде. Шулай итеп, беренче тапкыр 125 студент кабул иттек. Быел бу сан тагын 150гә артачак. Әгәр рес­пуб­лика заказы булмаса, татарча укыта алырлык кадрлар калмас иде. Мәктәпләрдә татар һәм урыс телләрендә укыта алырдай бел­геч­ләр булдыру күздә тотыла. Әле­гә кадрларны ике телдә әзерлибез, ә өч телдә укыта алырлык, ягъни полилингваль кадрлар әзерләү буенча дәүләт программасы булдырылачак. Быелга андый бел­гечләр әзер­ләү күздә тотылмый.

– Хәзерге вакытта нинди фән укытучыларын әзерләүгә өс­тен­лек бирелә?

– Узган ел башлангыч мәктәп укытучысы, тәрбияче булырга теләгән 50 кешене кабул иттек. Алар, Минзәлә, Арча, Чаллы, Казанда педагогия көллиятләрен тәмамлап, бездә читтән торып укый. Көндезге бүлеккә өч төркем алдык: математика-информатика, тарих һәм җәмгыять белеме, музыка һәм өстәмә белем бирү юнә­лешләре буенча. Быел математика һәм информатика, башлангыч мәктәп укытучысы һәм мәктәпкә­чә тәрбия бирү белгеч­лек­ләренә кабат студентлар җыябыз. Яңа­лары да бар. Болар биология һәм химия, математика һәм физика, инглиз теле һәм икенче чит тел (төрек теле) юнәлешләре. Нәкъ менә шушы юнәлешләргә студентлар җыюы­бызның сәбәбе – министрлыктан алынган заказ нәтиҗәсе. Алар узган елның сентябрь аенда ук тәгаенләнде.

– Рамил Хәмитович, сүз дә юк, милли кадрлар әзерләү эшен башлау бик яхшы. Тик ничек инде булачак математика, физика яки башка фән укытучыларын “татфак”та әзерләп була, дип аптыраучылар, тән­кыйть­ләүчеләр дә юк түгел. Моны татар халкын кимсетү дип кабул итәләр…

– Ни өчен милли кадрларны безнең институтта әзерләргә булдыкмы? Укучыларны татар әдә­бия­ты, мәдәнияте, тарихы белән якыннанрак таныштыру максатында, ягъни булачак укытучыларны татар мохитендә тәрбияләү өчен. Кызганыч, башка институтларда укыган очракта мондый мохит, шартлар булдыру мөмкин түгел. Ә безнең югары мәктәптә барлык чаралар да татарча уздырыла. Язучы, шагыйрьләр белән очрашулар, конференция-бәйге­ләр, Театр көне һәм башка бәй­рәмнәр… Бездә “Мизгел” татар яшьләр театры, “Бәйрәм” җыр коллективы, бию түгәрәге эшли. Күршедә генә – Камал театры. Елга берничә мәртәбә студентларны Тинчурин театрына спектакль­ләргә алып барабыз. Татарча газета чыгарабыз. Каләм тибрәтү­челәр “Әллүки” түгәрәгенә йөри. Бездә белем алучы урыс телле яки башка милләт студент­лары­ның татарча тизрәк өйрәнәсенә шигебез юк. Бер генә мисал ки­терәм. Узган ел, министрлык заказны июльдә генә биргәч, һө­нәргә әзерлек эшен оештыра алмадык. Шуңа күрә җыр сәнгате юнәлешенә татарчаны начар бел­гән берничә кешене алдык. Алар арасында башка милләт балалары да бар. Әмма алар татар телен өйрәнергә вәгъдә бирде. Чынлап та бер ел эчендә сөйлә­шергә өй­рәнделәр. Чөнки татарча аралашу өчен мөмкинлек бар. Икенче­дән, укыту процессы теге яки бу профильле институт белән бер­лектә алып барыла. Математика фәнен Н. Лобачевский исемен­дәге механика һәм математика институтыннан килеп укыталар, тарих дәресләрен КФУның Халык­ара мөнәсәбәтләр институты укытучылары алып бара. Дәрес­ләр­нең күпмедер өлеше шул инс­ти­тутлар базасында, лаборато­рия­ләрендә уздырыла. Укыту программаларын да КФУдагы математика, химия һәм башка институт галим­нәре белән бергәләп төзедек.

– Татарча укыту өчен телне яхшы белгән укытучылар да кирәк бит әле…

– Сер түгел, татар һәм урыс телләрендә укытучы кадрларга кытлык бар. Әмма КФУда әле математика, география, тарих һәм башка фәннәрне татарча укыта алырдай тәҗрибәле мөгаллим­нәр бар. Электән эшләп килүче галим­нәр­нең ярдәменә таянабыз. Килә­се елдан студентлар өчен татарча дәреслекләр, өч тел­ле сүзлекләр эшли башларга планлаштырабыз.

– Максатчан программа буенча укучыларга ай саен 15 мең сум стипендия түләнә. Акчага кызыгып кына килүчеләр бармы?

– Бу стипендияне алу җиңел түгел. Министрлык нигезләмәсе буенча ул бары “4”, “5”легә укыганнарга гына бирелә, ул билге­ләрнең дә 50 проценттан артыгы “5”ле булырга тиеш. Әйтик, икенче чирек­тә 75 кеше­нең 57се генә стипен­диягә лаек булды. Һәр студентның билгеле бер белем бирү оешмасы белән килешүе бар. Укуны тәмам­ла­гач, алар, шул килешү төзелгән мәктәп яки районга кайтып, мәҗ­бүри биш ел эшләргә тиеш. Димәк, киләчәктә эшләргә телә­мә­гәннәр укымый. Әлеге укытучылар татарча гына укытырга тиеш дигән таләп тә юк. Бу – авыл җирлеге өчен булдырылган программа тү­гел, ике тел­дә дә укытырга мөм­кин.
Декан буларак, шуны әйтә алам, мәктәпләрдә татар теле сә­гать­ләре кыскартылгач, универ­си­тетның милли бүлегендә белем алучы студентлар башка юнәлеш­ләргә күчкән, дигән имеш-мимеш­ләр дөреслеккә туры килми. Узган ел кабул ителгән 125 студентның берсе генә, математиканы үзләш­терү авыр, дип башка бүлеккә күчте.

– Татар теле буенча белгеч­ләр әзерләү эше дә дәвам иттереләчәкме? Быел нинди юнәлешләргә кабул итәсез?

– Кабул итү кампаниясе башланды инде. “Педагогик белем бирү: татар теле һәм әдәбияты, инглиз теле” һәм “Филология: татар теле һәм әдәбияты, журналистика” юнәлешләренә кабул итә­без. Һәр икесендә дә 20шәр бюджет урыны бар. Укырга керү өчен урыс теле, җәмгыять беле­меннән БДИ нәтиҗәләре кирәк. Шулай ук татар теленнән тест үткәрәбез. Туган телдән бердәм республика сынавы биреп, аның нәтиҗә­лә­рен дә алып килергә була. Бәйге баллары югары. Узган ел педагогика өл­кәсенә ким дигәндә – 235, фи­ло­логиягә 230 балл белән керде­ләр. Шулай ук әлеге юнә­лешләргә тү­ләп тә укырга ке­рер­гә мөмкин.
Быел да кабул итү кампаниясе уңышлы үтәр дип өметләнәбез. Без­нең өчен татар телен өйрә­нергә, мәктәпләрдә татар телен һәм әдәбиятын укырга теләге булган, акыллы, белемле абитуриентлар кабул итү мөһим. Документларны кабул итү 11 июльгә кадәр дәвам итәчәк.

  • Югары мәктәп базасында “Каюм Насыйри институты”, “Татар теленнән халыкара сертификация үзәге”, “Ана теле” онлайн мәктәбе, “Ашыгыч лингвистик ярдәм” веб-сайты һәм башка халыкара проектлар уңышлы гамәлгә ашырыла. 2013 елдан дөнья стандартларына җавап бирә торган “Tatarica” халыкара фәнни журналы нәшер ителә. Инглиз, татар, урыс телендә чыгарыла торган басманың төп максаты – тел, әдәбият һәм сәнгать өлкәсендәге заманча уй-фикерләр, тәҗрибә уртаклашу буенча галимнәр өчен халыкара җирлек булдыру.

Сәрия Мифтахова


Фикер өстәү