«Театраль Идел буе» фестиваленең региональ турында биш балалар театры көч сынаша

«Театраль Идел буе» театр фестиваленең балалар театрлары номинациясе буенча региональ этап финалына Татарстанның биш театры чыккан. Бу мәгълүматны региональ оештыру комитеты вәкиле – ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Балаларга өстәмә белем бирү бүлегенең әйдәп баручы киңәшчесе Семен Федоров раслады.

«Әлмәт, Актаныш, Буа, Чаллы һәм Мөслим районнарыннан балалар театр коллективлары чыгарган спектакльләр тәкъдим ителде. Алар арасында рус телендә куелганнары да бар, татар теллеләре дә. Шушы көннәрдә — Оештыру комитетының соңгы утырышында Татарстаны кайсы балалар театры коллективы тәкъдим итәсе билгеле булачак», — диде Семен Федоров.

  • «Театраль Идел буе» театр фестивале — Идел буе федераль округының яңа проекты. Фестиваль ике категориядә уздырыла – студентлар театрлары һәм мәктәп театрлары. Фестивальнең финал этабы ноябрьдә булачак.
  • Студентлар театрлары буенча Татарстанны тәкъдим итәсе коллектив билгеле инде. Фестивальгә Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институты театр факультеты студентларының яшь драматург Сөмбел Гаффарова пьесасы буенча куелган «Парковка» спектакле катнаша. «Парковка» спектаклен Олег Кинҗәгулов куйган.

«Татар-информ»


Фикер өстәү