Теле барның – гомере бар. «Кызыл китап»ка кермәскә иде (фикер)

Газета укучыларны ярты гасыр элек яралган иске яңа төшенчә белән таныштырып китәсе килә. Лингвоцид – кайсы да булса халык сөйләшкән телне административ, сәяси, икътисади чаралар кулланып үтерү, юкка чыгару. Барыбыз да белгән геноцидтан аермалы буларак, лингвоцид кешене физик яктан юк итми, әмма ләкин туган теленнән читләштерә торган шартлар тудырып, аны үз лөгатеннән аера.

Нәтиҗәдә кеше ят телне туган тел итеп кабул итәргә мәҗбүр була һәм инде табигый, башка милләт кешесенә, Чың­гыз Айтматовча әйткәндә, манкортка әйләнә. Милләт өчен бу – чын мәгъ­нәсендә фаҗига. Һәм нәкъ менә шуның аркасында лингвоцидны зур җинаять дип бәяләргә мөмкиндер. Җир­дә, кешелек җәмгыя­тендә, табигатьтә артык бер­нәрсә дә юк. Югалу алдында торган җа­н­вар, хәтта бөҗәк, үсемлекләр Кызыл китапка кер­телгән, закон нигезендә якланган кебек, тел дә аңарда йөз генә кеше сөйләшкән тәкъдирдә дә яшәргә тиеш. Чөнки күп­төрлелек – дөньяны бизәүче сыйфат, безгә Аллаһыдан би­релгән олуг байлык. Милләтләр, телләр өчен Кызыл китап бүгенгә тиклем булмаса да, халыкара кануннар бар, яши. Шуларның берсе – азчылык халыклар телләрен саклау турындагы 1992 елгы Европа Хартиясе. Лингвоцид дигән әшәкелек яралмасын дигәндә, дәүләт башкарырга тиешле га­мәлләр анда тәф­силләп аңлатылган, “чәйнәп бирел­гән”. Тик без гомер иткән, Европа Советында әгъза булып торган ил – Россия әлеге документны шушы көнгә кадәр рати­фи­кацияләмәде, закон көченә керт­мәде. Чөнки биредә мантыйк бүтән.

“Татарстанда башка телгә (ягъни урыс теленә – авт.) күчү этник ассимиляциягә китерә, дигән фикер өстенлек итә. Бу дөрес түгел. Россия татарларының күп­челек өлеше, андый күчешне үтсәләр дә, татар булудан туктамадылар”. Бу – Рос­сия­нең баш этнологы, без яхшы белгән Валерий Тишков фикере. Казанда антрополог һәм этнологларның XIII конгрессы барган көннәрдә ул үзенең “Фейсбук”тагы битенә шулай дип язып куйган. Ягъни татарга, әлеге галим фикере буенча, татар теле кирәкми булып чыга. Тел кирәкмәгәч, мәдәният, гореф-гадәтләр, тарих та ки­рәксезгә кала. Ә бит саналганнардан баш тарту ул – кайсы яктан гына карасаң да, милләттән баш тарту. Мондый аксиоманы Россия Этнология һәм антропология институты директоры әллә аңламыймы? Аңлый! Ләкин Россияне бер генә мил­ләттән торган дәүләт итү теләге шул тик­лем көчле, ул башкаларның мәнфәгать­ләрен, конституцион хокукларын күрми, күрергә теләми. Монысы – беренчедән. Икенчедән, Тишков, күпчелек татар урыс теленә күчте, дип алдаша, теләгәнен чын итеп күрсәтәсе килә. Аллага шөкер, та­тарның күпчелеге әлегә үз туган телен белә. Өченчедән, халкыбызның “кунак булсаң, тыйнак бул” дигән әйтеме бар. Республика, 800 кеше җыеп, атна буе конгресс үткәрә, шул ук Тишковны анда баш һәм түш итә, өрмәгән җиргә генә утырт­мый, ә милләтләр эшләре буенча элекке министр безгә туган телебездән ваз кичәргә кушып кайтып китә.

Шул ук Жириновскийның шовинистик белдерүләренә, милли төбәкләргә каныгуына без инде хәзер артык игътибар да итмибез, җитди карамыйбыз. Тузга язмаганны сөйләп, кеше көлдереп йөрү үзенә дә ошаган шамакай сәясәтче нәрсә әйтмәс. Тишков – шамакай түгел, Россия Фәннәр академиясенә караган йогынтылы институт директоры. Президент администрациясенә, шул ук Сергей Кириенкога тәкъдимнәр җиткереп, киңәшләр биреп, милләтләрнең баш өстендәге һава торышын әвәләп торучы оешма җитәк­чесе. Республика дәүләт телләрен ихтыярига калдыруда да инсти­тутның өлеше булды. Шуңадыр да бәлки кайбер усал телләр ул оешманы Ассимиляция институты дип атарга тәкъ­дим итәләрдер дә. Чөнки алар һәм башка шундый “эретү­челәр” тырышлыгы белән процесс көйгә салынган, ул бара, һәм иң аянычы – аны туктатыр көч әлегә шәй­ләнми. Шулай да…

Телләргә кагылышлы рәсми Кызыл китап булмаса да, икенче бер галим-лингвист, фән докторы, Россия Дәүләт премиясе лауреаты Владимир Нерознак дигән кешенең саны 50 меңгә тулмаган Россия халыклары телләре (җәмгысы – 63 тел) турында мәгълүмат туплап, 1994 елда чыгарган, “Россия халыклары Кызыл китабы” дип аталган сүзлек-белешмә бар-лыгы мәгълүм. Аннан да бигрәк, азчылык халыкларга, аларның теленә кырын каралган бүгенге көндә, галимнең безгә әйтеп калдырган билгеләмәсе мөһим. “Телләрнең акрынлап үлүе – табигый хәл, аңа каршы барырга кирәкми, дип сөй­ләнүләр, шуңа охшаш теорияләр лингвоцид һәм этноцидны аклаучы кайсыбер зур халыклар, аларның вәкилләре уйлап чыгарган шовинистик ялган ул”. Әйе, ялган. Һәм зурларга кечеләр белән туенырга ярый, дигән кыргый канунга чик куелсын иде.

Наил Шәрифуллин


Теле барның – гомере бар. «Кызыл китап»ка кермәскә иде (фикер)” язмасына фикерләр

Фикер өстәү