Телефонга юл ябык? Яңа уку елыннан аны мәктәпләрдә чикләргә җыеналар

Яңа уку елында укучылар мәктәпкә телефонсыз йөри башларга мөмкин. Федерация Советы рәисе Валентина Матвиенко бала-чаганың кулыннан төшмәгән замана җиһа­зын тыярга тәкъдим итә. Аның әйтүенчә, телефон дәрестә балаларга белем алырга комачаулый. Ул әлеге мәсьәләне 1 сен­тябрь­гә кадәр хәл итәргә кушты.

Матвиенко интернетны пәрәвез ятьмәсе белән чагыштыра, тиз ышанучан балалар аңа бик җиңел килеп эләгергә мөмкин, ди.

– Телефонны бөтенләй тыярга кирәк, ни өчен дигән­дә, мәктәпләрдә аны саклау урыны юк. Кыйммәтле телефоннар югалган очракта, мәк­тәп директорлары җаваплы­лыкны үз өстенә алмаячак, – дигән ул гаиләләрне һәм балаларны яклау буенча дәүләт сәясәтен тормышка ашыруга багышланган утырышта.

Узган ел Россия мәгъри­фәт министры Ольга Васильева да шушы ук тәкъдимне җиткергән иде. Бүген кайбер мәктәпләрдә кесә телефоннарын махсус тартмаларга җыя­лар инде. Әти-әниләр, балалары белән элемтәгә керү өчен, махсус телефонга шалтыраталар. Әмма, баланың хокукларын бозасыз, диючеләр дә юк түгел. Superjob.ru тикшеренү­ләр үзәге уздырган сораштыру нәтиҗәләренә ышансаң, әти-әниләрнең 52 проценты Матвиенконың фикере белән килешми. 34 проценты хупласа да, аны каравылчыга яки вахтага тапшырырга кирәк, дигән теләк белдергән. Һәр ун укытучының алтысы, телефон укытучыга да, укучыга да комачаулый, дигән.

Сүз кузгаталар, тик тә­гаен фикергә генә килгән­нәре юк. Мәктәпләрдә әти-әниләр җые­­лышларында еш күтә­релгән мәсьәлә бу. Укытучылар зарланса да, каршы ки­лүчеләр табыла тора.

– Бу хакта күптән сөйлә­шәләр. Әти-әниләрдә, тулысынча хуплыйбыз, дигән фикер юк. Ул аларга балалары белән элемтәгә керү өчен, иминлек чарасы буларак ки­рәк. Телефонсыз мәктәпкә бару уңайсыз бит. Аны бө­тенләй тыярга кирәкми, дәрес вакытында чикләү дә җитә. Финляндия мәктәпләрендә балалар, дәрескә кергәндә, сүн­дереп куя. Бернинди бәхәс тә юк. Тыеп кына, проблеманы хәл итеп булмый. Телефоннан файдалану кагыйдәләренә өйрәтергә кирәк, – ди социаль челтәрдә татар әти-әни­ләре төркеме әгьзасы Чулпан Хәмидова.

Укытучылар үзләре дә бер фикердә түгел. Берәүләр, балалар телсезгә, чукракка әйләнеп бетә, дип борчылса, икенчеләр заманча дәресне аннан башка күз алдына да китерә алмый.

– Сүз дә юк, телефон комачаулый. Тавышсыз режимга куйсалар да, укучылар бер-берсенә смс язарга мөмкин. Интернеттан да кү­черергә күп сорамыйлар. Шуңа күрә гел кисәтү ясап торырга туры килә. Шул ук вакытта аннан башка да булмый. Дәрестә телефон ярдә­мендә тест эш­ләтәм, аның нәтиҗәсе шунда ук тактада күрсәтелә. Бүгенге федераль белем бирү стандартлары укучыларның мәгъ­лү­матны үзләре эзләп табып куллануын таләп итә. Аның бит әле шул ягы да бар. Укытучы кушканда гына алып килсәләр, бик әйбәт инде, – ди инглиз теле укытучысы Ди­ләрә Сә­ләхетдинова.

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының да әле­ге яңалыкка карата фикерен белештек.

– Без Валентина Матвиенко фикерен хуплыйбыз, чөнки телефон дәрес вакытында укырга комачаулый. Хәзерге ва­кытта мәктәпкә, бакчага телефонсыз барырга ярамый, дигән закон юк. Балалар белән элемтәдә булу өчен кирәк, ди әти-әниләр. Әмма бу әле балага дәрестә телефонда уйнап утырырга ярый, дигән сүз түгел. Яңа кагыйдә укучылар дәрестә “ватсап”та утырмасын, уеннар уйнамасын өчен кирәк, – ди Татарстан мәгариф һәм фән ми­нистрының беренче урынбасары Илсур Һадиуллин. – Телефон – бик зур проблема. Ул җәмгыятьтән, гаиләдән килә. Әти-әниләр хәтта, телефонда утырып, газын, утын сүнде­рер­гә оныта башлады. Ә бу бәла-казага китерергә мөм­кин. Мәҗлесләрдә дә ун минут аралашып утыралар да, аннан тизрәк телефонга кереп “чумалар”. Башта әти-әниләрнең үзләрен тәрбия­лисе бар. Урамда да шул хәл. Әгәр советлар заманында бакыйлыкка күченгән кешеләр бүген терелеп кайтса, урамда үз-үзләре белән сөйләшеп йөрүчеләргә аптырар иде. Мин укытучыларга да, чынбарлыктан ваз кичеп, виртуаль дөньяга күчмәгез, дим. Дәрестә телефон шалтыраган очракта укытучы да, бүленеп, чыгып сөйләшергә мәҗбүр була. Дәрес ул – укытучы өчен изге эш, укучы өчен дә шулай булырга тиеш.

 

Сәрия Мифтахова

 


Фикер өстәү