Тиз кирәк булса, түлә. Мәскәү безгә якынаермы?

Түлисеме, түзәсеме? Россия икътисади үсеш министры Максим Орешкин, шушы сорауга җавап эзләп, сәфәргә кузгалды. Автойөрешнең нәтиҗәсе дөрес карарга китерергә тиеш: Мәскәү – Казан түләүле юлы салынырмы, әллә күпне күргән М7не төзекләндерү белән чикләнерләрме?

15 июльдә Тольяттида моношәһәрләрне үстерү буенча форум узачак. Максим Орешкин бу чарага машина белән барасын социаль чел­тәрләрдә алдан ук игълан итте. “Рульдә үзем булам. Мәс­кәү – Владимир – Түбән Новгород – Чабаксар – Казан – Са­мара – Тольятти маршруты буенча хәрәкәт итәчәкмен. ЮХИДИ хезмәткәрләре озатып бармаячак”, – дигән иде министр. 12 июльдә ул яң­гырлы Мәскәүдән, LADA XRAY машинасына утырып, юлга куз­галды. Шимбә көнне Казанда тукталыш ясарга җые­на.

“Европа – Көнбатыш Кытай” халыкара транспорт коридоры проекты кысасында Мәскәүдән Казанга кадәр 729 чакрым озынлыктагы юл тө­зү тәкъдиме турында соң­гы елларда сүз күп булды. Юлны төзү 539,6 млрд сумга тө­шәр­гә мөмкин. Бу беренче техник категория­дәге автомагистраль булачак. Юлның һәр ягында да икешәр хәрә­кәт полосасы салыначак. Хә­рә­кәт тизлеге исә сәгатенә 120 чакрымга исәп­ләнгән. Шу­лай итеп, Мәскәүдән Казанга ка­дәр 12 сәгатьлек юл 6,5 сә­гать­кә калырга мөмкин.

Июнь аенда Россия Пре­мьер-министры Дмитрий Мед­ведев түләүле магист­раль узачак районнар исемлеген әйтте. Мәскәү – Түбән Нов­город – Казан автомобиль юлының Татарстандагы өлеше 133 чакрымны тәшкил итәчәк һәм Апас, Кайбыч, Юга­ры Ослан, Кама Тамагы, Лаеш, Питрәч җирлек­ләре аша узачак.

Мәскәүдән Казанга кадәр түләүле юлны М7 “Волга” трассасына алмаш буларак төземәкчеләр. Федераль экспертлар фикеренчә, яңа юл­ның файдасын ил хал­кының 40 проценты сизәчәк. “Автодор” дәүләт компаниясе исәп­­ләп чыгарган мәгълү­матка карасаң, маршрут ил эчендә 70 миллион тонна товар җәлеп итүгә китерәчәк. Проект гамәлгә ашырылса, ул көнкүреш товарлар, автомобиль һәм автоҗиһазлар, электроника, пластмасса һәм төсле металл эшләнмә­ләр җи­тештерү белән шө­гыль­­лә­нүче предприятиеләр өчен дә файдалы булачак, дип уйлый белгечләр. Илдәге эчке тулай продуктның (ВВП) 3 процентка артуын да фаразлый “Автодор”. Яңа трас­са инвесторларны да кызыктырган. Димәк, проектка өс­тәмә акча кертүләре дә ихтимал. Тумаган тайның билен сындырмыйлар дигән­дәй, әле­гә зур сумма чыгарып салырга әзер булучы­ларның исемнәре әйтелми. Түләүле юлның хакы да билгеле тү­гел.

Юл төзү проекты турында халыкка билгеле булган көн­нән бирле, фикерләр ике­гә бүленде. Күпләр проект­ның уңышлы булуына шик­ләнә, юл төзелә калса да, үз вакытында кулланылышка тапшырылмаячак, ди. “Автодор – Платные дороги” компаниясе генераль директоры Дмитрий Дунаев “Авто года” порталына биргән әң­гә­мәсендә юл өчен түләүне хез­мәт күр­сәтү өчен түләү дип кабул итәр­гә кирәк, ди­гән. Яңа юл­ның әһәмиятен шунда күрә ул.

– Хезмәт күрсәтү дигәндә берничә факторны күздә тотам. Беренчесе – үз вакытыбызны “бөке”дә утыруга сарыф итмибез. Әлбәттә, тү­ләүле юлдан йөрү бушлай йөрүгә караганда арзанрак чыгачак, димим. Юл өчен түләүне дә төрле яктан ка­рар­га була. Мәсәлән, ягулык сарыф итү, – дип аңлата Дмитрий Дунаев. – Озын, әмма бушлай юлдан барабыз икән, без тизлекне киметәбез, шул рәвешле машина күбрәк ягулык яга, светофорларда тукталышлар ясала. Түләүле юлда алай түгел. Амортизация турында да әйтергә кирәк. Бик еш тизлек җыябыз һәм туктыйбыз икән, бу – машина файдасына түгел. Аннан, тү­ләүле юлларда авариягә юлы­­гу куркынычы да азрак.

Икътисадчы Ирек Низаметдинов сүзләренчә, М7 трас­­сасын төзекләндерү тәкъ­­диме бик үк уңышлы түгел. Бу юл халык күпләп яши торган урыннардан үтә, трассага кемнең дә булса шәхси милке саналган мәй­даннар орынып тора. “Шәхси милеккә бернинди дә зыян салмый торган башка проект кирәк. Икътисади күзлектән караганда, түләүле трасса күбрәк уңыш китерергә мөм­кин. Әгәр М7не киңәйтәбез икән, шәхси мөлкәткә зыян килмәслек итеп эшләргә ки­рәк. Ә моны эшләү гаять катлаулы һәм, бәлки, мөмкин дә түгел”, – ди икътисадчы.

Ерак гастрольләргә чыгып китүче җырчы Ризат Рамазанов, М7 урынына яңа юл ясасалар, бик теләп йөрер идем, ди.

– Трассаның бәясе күпме булыр, башта шунысын бе­ләсе иде. Мәскәүгә 12 сәгать барсаң, фәлән кадәр солярка ягасың, 6 сәгатькә калгач – кимрәк. Әгәр ягулык аермасын капларлык булып чыкса, бу юлдан йөрер идек. Вакытны сарыф итеп, ниндидер зур фура артыннан өстерә­леп барганчы, “бөке”­дә утырганчы, яңа юлдан җил­дерү кулайрак, – диде ул. – Үзегез бе­ләсез, тизлек заманында яши­без. Көндез монда, кич те­гендә булырга кирәк. Җыр­чыларга бигрәк тә, чөн­ки зур шәһәрләргә еш чыгабыз. Трас­са хакы баш бәясе булмастыр, дип уйлыйм.

Чулпан Гарифуллина


Фикер өстәү