Туңдырма тышыннан билгеле. Аны ничек сайларга?

Челлә вакытында кибетләр иң элек туңдырма хәстәрен күреп куя. Олысы-кечесе шуны үлеп ярата чөнки. Хәер, җәен генә түгел, кышын да әле. Кояш нурлары көйдереп торган чорда бозлы ризык организмга суыклык йөгертеп, эсседән сак­ланырга ярдәм итсә, кышын, диванда, аяк бөкләп, телевизор карап утырганда сыйлану яки Яңа ел табыны өчен искиткеч десертка әйләнә.

Витаминнар келәте

Сыйфатлы туңдырма тәмле ге­нә түгел, файдалы да! Ник дигән­дә, А, В, Р, D витаминнары, шулай ук тимер һәм кальций чыганагы булып тора. Суык ризык безгә көч-энергия бирә, кәефне күтәрә, нерв киеренкелеген бетерә, баш мие эшчәнлеген яхшырта. Дөрес, сүз сыйфатсыз ингредиентлардан торганы турында тү­гел. Мон­дыеның, әлбәттә, файдасына караганда зыяны зуррак. Хәзерге вакытта җитештерүчеләр әлеге чын мәгънәсендә легендар ри­зык­ның нинди генә төрләрен тәкъ­дим итми! Шуңа күрә аны игътибар белән сайлап алырга ки­рәк. Туңдырманың кайсы әй­бәтрәк?

Тылсымлы сүзе

Сыйфатлы туңдырма гадәттә ГОСТ нигезендә җитештерелә. Игътибар: аны теләсә кем язып куя аладыр, дип бу тылсымлы сүзгә шик белдерүчеләр ялгыша. Чөнки махсус хезмәтләр мондый җитештерү­челәрнең ГОСТ таләпләренә туры китереп эшләү-эшләмәүләрен даими барлап-тикшереп тора. Бу таләпләр буенча эшләп чыгарылган туңдырмада үсемлек майлары булмый. Хәер, техник шартлар (ТУ) ни­гезендә җитештерелгәне дә билгеле бер кагыйдәләргә җавап бирергә тиеш анысы. Әмма төп проблемасы шунда: һәр җитештерүченең – үз кагыйдәләре. Шуңа күрә ТУ буенча эшләнгән ризык үсемлек майлары һәм зарарлы башка ингредиентлардан торырга мөмкин. Кыскасы, туң­дырманың ГОСТ буенча җитеште­релгәнен сайлап алу хәерле. Составына игътибар итү дә зыян булмас. Чын туңдырма гадәттә өч әйбердән – сөттән (яки каймак), шикәр комы, ванилиннан тора. Башкалары салкын десертның төренә (әйтик, эскимо, пломбир, туңдырма-торт) карап өстәлә. Чикләвек, куертылган сөт, карамель, мармелад, какао-поро­шок кебек табигый тәмләткечләр кушылганы бернинди шик тудырмаска тиеш. Чөнки аларның барысы да файдалы үзенчәлекләргә ия. Ә ме­нә төрле тәмләткечләр, хуш ис бирүче матдәләр һәм буяулар кушып җитештерелгәнен читләтеп үтү хәерле. Әйбәт туңдырмада үсем­лек майлары булмый. Мондый майлар организмда начар үзләш­терелә, ди­мәк, зыянлы. Үсемлек майлары мат­дәләр алмашына һәм ашказаны-эчәк эшчәнлегенә зыян китерергә мөмкин. Шуңа да карамастан, җи­теш­терүчеләр, табыш артыннан куып, пальма маен дисеңме, башкасынмы, кулланыпмы-куллана. Шулай ук сыйфатлы продуктта консервантлар, буяу, хуш ис бирүче мат­дәләргә дә урын юк. Ә менә туң­дырма составындагы стабилизатор, эмульгаторлар куркуга салмас­ка тиеш, чөнки аларның барысы да – табигый матдәләр.

Бозлы татлы ризык турында тагын нәрсәләрне белеп тору зыян итмәстер дип уйлыйсыз? Чикләвек­ле туңдырмада чикләвек микъдары 6–10 проценттан ким булмаска тиеш. Шоколадлысының – кимендә 6 процент шоколадтан яки 2,5 процент күләмендә какао-порошоктан торуы шарт. Составын игътибар белән укып чыгыгыз! Иң зарарлы буяулар – Е 433, Е 466, Е 407.

Авызда эреп китми

Сыйфатлы туңдырма арзанлы үсемлек майларыннан ясалганына караганда авызда озаграк эри. Тел­нең боз кисәкчекләрен сизеп алуы ризыкның эрегәннән соң кабат катырылганлыгын аңлата. Арзанлысына кызыкмагыз, чөнки әле­ге дә баягы үсемлек майлары сөт ризык­ларына караганда күпкә очсыз. Кибеттә, махсус суыткычны ачкач, астарак ятканына үрелергә тырышыгыз. Чөнки, мәгълүм булганча, сатучылар иң беренче чиратта сатып җибәрергә теләгән продукция (димәк, саклау вакыты чыгарга күп калмаган) өстә ята. Шул ук вакытта суыткыч төбен­дәрәк яткан продукт яхшырак катырылган да була.

Франция “баласы” ул…

Туңдырманың иң тәмлесе – пломбир. Туңдырылган каймак яки майлы сөттән ясалган ризык ул. Франциядә уйлап табылган. СССРда пломбир куллану күләме елына 450000 тоннага җиткән (хәзерге вакытта бу күрсәткеч күпкә аз). Моңа гаҗәпләнәсе юк: совет пломбирын Союзда гына түгел, чит илләрдә яшәүчеләр дә яратып ашаган. Кызганычка, бүген кибетләр һәм супермаркетлар киштәләрендә “теге пломбир”ны табып булмый диярлек инде. Шулай да берничә кагыйдәсен истә тотканда, бозлы ризыкның әй­бәтен сайлап алырга мөмкин. Май чүл­мәге тышыннан билгеле, дигән­дәй, туңдырманың нинди икәнен вафля стаканы ачып сала. Сыйфатлы пломбирның вафлясы теш тиюгә үк кителсә, кетердәп торса, үсемлек маеннан ясалганыныкы йомшак була, тешкә ябыша. Төсе дә туңдырма­ның “кемлеген” әйтеп бирә. Кәгазь шикелле ап-ак икән, димәк, каймак урынына үсемлек майлары кушып ясалган дигән сүз. Чын пломбир саргылтрак төстә булырга тиеш. Шуңа күрә туңдырманың үтә күренмәле төрелмәдәгесен сатып алу киңәш ителә.

Валентина Семенова


Фикер өстәү