Уку йортларында – “урак өсте”. Кайда күпме кеше гариза биргән?

20 июньнән югары уку йортларында кабул итү кампаниясе башланды. Абитуриентлар үзләре сайлаган уку йортларына документларын тапшыра. Кайда нинди яңа юнәлешләр ачылган, кайсыларына бәя арткан? Без әнә шуларны белештек.

Кабул итү кампаниясе башланганнан бирле Казан федераль университетына 35 меңнән артык гариза би­релгән. Узган ел шул ук вакытта 18 865 гариза кергән булган. Иң күп документларны Халыкара мөнәсәбәт­ләр институты белән Идарә, икътисад һәм финанслар институтына тапшыралар. Шулай ук абитуриентларны мәгъ­лү­мати технологияләр дә кызыксындыра: Исәпләү математикасы һәм мәгълү­ма­ти технологияләр институтына 3606 гариза бирел­гән.

Быел Казан федераль университеты 12 меңнән артык студент кабул итәргә планлаштыра, шуларның 2,5 меңе – чит илнекеләр.

Түләүле бүлекләрдә иң югары бәя стоматология юнәлешендә – 2 440 500 сум. Бу – чит илләрдән килеп укучы студентлар өчен, уку инглиз телендә бара. Нәкъ шуны ук рус телендә өйрәнү – бөтен уку еллары өчен 950 мең сум. Гаризаларны электрон вер­сиядә дә, кулдан да тапшырырга була. Интернет аша гариза бирү бик уңайлы, бигрәк тә ерак төбәкләрдән килеп укырга керүчеләр өчен.

Абитуриентларның күп­­челеген әти-әниләре озата. Назирә апаның кызы Казан федераль университетына укырга керергә тели икән.
– Башта улымны укырга керткән идек, хәзер кызым белән документлар тапшырып йөрибез. КФУны күп­тән сайлап куйдык, шуңа башка вариантларны карап та тор­мадык. Башлангыч белем белән ике профиль әзерлек юнәлешен сайладык, нәти­җәләрне көтәбез, – ди ул.

Казан дәүләт аграр университеты һәм Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясенең кабул итү комиссиясендә дә – кызу эш өсте. Быел Аграр университетка 544 студент кына кабул итәчәкләр. Әлеге университет укырга керүче­ләргә БДИ нәтиҗәләре буенча яхшы баллар өчен ташлама ясый. Укудан соң авыл җиренә кайтучыларга Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан махсус максатчан урыннар каралган. Бу – югары белем алу мөмкинлеге генә түгел, ә чыгарылыш сыйныф укучылары өчен бик мөһим булган эшкә урнашу гарантиясе дә. Әлегә биредә уку өчен барлыгы 2517 гариза би­рел­гән.

Ветеринария ака­де­мия­сендә биотехнологияләр, стандартлаштыру һәм ветеринария медицинасы факультетларына студентлар туплау бара. Абитуриентлар арасында Казахстан, Төрек­мәнстан, Төркия һәм Камеруннан да укырга керергә теләүчеләр бар. Алар ака­демиянең әзерлек курс­ларын­да рус телен өйрәнә баш­лаган инде.

Биектау районыннан кил­гән абитуриент кыз Елизавета Нестерова “Ветеринария” белгечлеген сайлаган. Академияне тәмам­ла­ган­нан соң, ул үз районына кайтырга һәм үзенең ветеринария клиникасын ачарга тели.

Казан дәүләт энергетика университетында 2600 студентны көтәләр. Быелгы яңалыклары – мехатроника һәм робототехника белгеч­лекләре барлыкка килү. Тү­ләүле бүлектә иң арзан бәя – 80 630 сум, иң кыйм­мәте – 133 880 сум.

Казанның күпчелек югары уку йортларында документлар кабул итү 26 июльгә кадәр дәвам итәчәк.

Ләйсән Сафина


Фикер өстәү