“Укымаган догам калмады”. Табиблар аңа нибары бер көн гомер биргән булган

Балтач районының Арбаш авылында гомер итүче Ринат Вафинга табиблар кайчандыр, бер көн яшисең калган, ди. 2010 елның җәендә булган вакыйга аның тормышын икегә бүлә. Хәзер ул үзенең йөгереп йөргән вакытларын үткәндә сөйләсә дә, бүген арбада утырып торуына да сөенүен яшерми.

Әнигә кыен булгандыр

– Без гаиләдә өч бала үстек. Әти-әнием өчебезне дә тигез яратты. Абыем Рифкать кенә гомерле булмады. 16 яшендә авырып китте, – дип искә ала Ринат. – Ул чакта әнием ничек түзгәндер?! Балачактан спортны яраттык. Кө­рәшеп тә йөри идек. Абыемның имгәнүләре дә булгандыр. Ул бер дә зарлана белмәде. Ә менә ая­гының түзә алмаслык булып сызлавын яшереп кала алмады. Аны хастаханәгә салдылар. Авыру эч­кә үткән иде. Табиблар сөяк яман шеше диагнозы куйды. Аягын кис­теләр, гомерен генә сак­лап кала алмадылар.

Бу хәсрәт бөтен гаиләне тет­рәндерә. Әниләре Гөлнур да, әти­ләре Рәфәгать абый да бала кайгысын авыр кичерә.

– Без ничек тә көчле булырга тырыштык. Калган балаларыбызга гомер сорап, хәсрәтебезне эче­безгә йотып яшәргә өйрән­дек. Әмма тагын 9 елдан ишегебезне кайгы җиле шакыр дип кем уйлаган? – ди Гөлнур апа.

– Мин ул чакта Балтачта милиционер булып эшли идем. 2010 елның җәе кызу килде бит. Эштән кайттым да дус егетләрем белән су коенырга киттем. Минем белән нәрсә булгандыр, әле дә аңлый алмыйм. Йөгереп килеп суга си­кергәнемне хәтерлим. Ул чакта миңа 23 яшь иде. Җай­сыз төштем. Бернинди ташка да бәрелмәдем, суга кереп гарип­ләнергә була икән, – ди Ринат. – Ул чакта шок хәлендә идем. Кул да эшләми, аяк­лар да селкенми. Хәтта сөйләшә дә алмыйм. Бата башлаганымны беләм. Су астына төшәм дә, аннан гәүдәм өскә күтәрелә. Шул чакта укымаган догам калмады. Бер дә үләсе килми икән. Аллаһы Тәгалә мине ишетте. Дус егетләр башта минем тик торган халәтемне күреп шаккаткан. Чыгар әле, дип тә көтә башлаганнар. Тик батуымны кү­реп алгач, өс­терәп, ярга чыгарганнар. Ниш­ләп­тер, мин үзем бу вакытларны хәтерләмим. Хас­таха­нәдә генә аңыма килдем. Мине башта Балтачка алып китәләр, аннан Арчага озаталар. Табиблар, бер көннән артык тормас, өегезгә алып кайтыгыз, дип әйтә. Тик арада берсе, кымшатмаска кирәк, дип алып кала.

Ринат Арча хастаханәсенең тернәкләндерү бүлегендә 9 көн ята. Аннары Казанга җибәрәләр. Башкала табиблары әкренләп аны тормышка кайтара. Иң элек утыртып карыйлар. Ринат кулларын сизә башлый. Сабый баланы өйрәткән кебек сөйләшергә, ашар­га өйрәтә­ләр. Әле тагын бер елга якын хастаханәдә ята ул.

Пар канатлы булдым

– Фаҗигадән соң беренче тапкыр урамга алып чыкканнарын әле дә хәтерлим. Мин инвалид арбасына утырып чыга алганыма да шат идем. Шулкадәр сөендем. Урамны күргәч, күңе­лем тулды. Мин яшим, дигән уй керде. Казан хастаханәсендә ятканда гел ярдәм кирәк булды. Гәүдәмне йөртә алмагач, борылып яткырырга да, утыртып куярга да кирәк бит инде. Шул чакта туганнарым булышты. Гөлсем апа белән Илсур абыйга әле дә рәхмәт укыйм. Авырлык килгәч, кемнең кем икәне беленде. Бергә укыган дусларым, хезмәттәшлә­рем гел янымда булды, – ди Ринат. – Ул чакта яратып йөргән кызым да бар иде. Мин хәрәкәтсез калгач, аралар өзелде. Ул чакта үземне кулда тоту, сабыр итү авыр булды. Әмма мин өйрәндем. Тормышны ничек бар, шулай кабул итә алдым. Өйдә тик утырмадым, сәламәтлегемне кайгыртып, гел күнегүләр ясый башладым. Махсус шөгыльләнә торган җиһазларым бар. Шөкер, бүген мин бик бәхетле. Мәскәү табиб­лары, аягыңа басу мөмкинлегең бар, дип сөендерсә, быел пар канатлы булдым.

Ринат Кенәбаш авылы кызы Галиягә өйләнә.

– Без бер еллап дуслашып йөрдек. Галияне яратып өйлән­дем. Бар ягы белән ошады. Беренче никахтан кызы да бар. Аны да үз балам итеп кабул иттем. Ул да миңа “әти” дип тора. Гөрләтеп туй да уздырдык. Галиянең әти-әнисе дә яраталар үземне, – ди Ринат. – Гаиләле булгач, ир кеше буларак, бар җаваплылык минем өстә. Галияне дә, кызыбызны да матур тормышта яшәтәсем килә. Киләчәктә аларның да, минем өчен борчылып яшәгән әти-әниемнең дә бәхетле булуын телим. Мин өйләнгәч, әти белән әнигә мәшәкать кимеде. Әмма без барыбер төп йортта – әти-әни белән гомер итәбез. Тормышыбыз түгәрәк, бер-беребезне аңлап яшибез. Галия миңа яшәр өчен көч бирә. Үзеңнең кирәк­легеңне белү, сине кемдер яратканын тоеп яшәү канатлар куя. Алга таба бәби алып кайтырга да уйлыйбыз. Насыйп булса, йөреп тә китәрмен, дим.

Ринат тормыш авырлыкларына дучар булганнарга үз киңә­шен дә бирде: “Бәла көтмәгәндә килә. Әгәр күңелсез хәлгә юлыга­сың икән, елап кына эш чыкмый. Көчле рухлы, оптимист булырга кирәк. Яхшы уйлар белән генә яшәсәң, тормышның матурлыгын аңлап була. Иң мөһиме, югалып калмаска кирәк!”

Гөлгенә Шиһапова


3 фикер

  1. Сау сэламат гомерлэр сезгэ Ринат,тормыш иптэшегез Галиянен йорэге алтын икэнен,бергэ,бергэ Бэхетле гомерлэр кичерергэ язсын сезгэ!!!

  2. Бэхетле булыгыз!!! Сабыр булыгыз хэр хэлдэдэ.Сабыр иткэн морадына житкэн дилэр.Аллах тэгэлэ сезгэ яраткан парда насыйп иткэн, бэрэкэтле, хэерле гомер кичерегез.

Фикер өстәү