“Улым үзәгемә үтә”. Белгечләр халык гозерен тыңлады

Ярдәм көн дә кирәк. Татарстанның кеше хо­кук­лары буенча в­ә­каләтле вәкиллеге телефон аша “кайнар линия” элемтәсе үткәрде. Белгечләргә гаиләдә, көнкүрештә килеп чыккан низаглар, борчыган мәсьәләләр хакында хәбәр итәргә мөмкин иде. Сорауларга Эчке эшләр, Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министр­лыклары, Дәүләт Советының “Мәрхәмәт” берләшмәсе вәкилләре, Прокуратура хезмәткәрләре җавап бирде.

Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова әйтүенчә, халыкны иҗтимагый кабул итү вакытында да, ярдәм сорап мөрәҗәгать итүчеләр күп. Гаиләдәге аңлашыл­мау­чан­лыклар буенча “кайнар линия” үткәрү тәкъдиме белән дә ул чыккан. Татар­станның кеше хокуклары буенча вә­каләтле вәкил­легенә дә, булышуны сорап, мөрәҗә­гать итүче­ләр байтак. Хәзер “Халык контроле” порталын да республикада белмәгән кеше бик сирәк. Кая барырга, нәрсә эшләргә, дигән сорау ал­дын­да калучылар шунда хәбәр юллый.

Татарстанның кеше хокукларын яклау буенча вә­каләтле вәкиллеге 2017 елда “ГЛОНАСС-112” системасы белән килешү төзегән.
– Узган ел, бездән ярдәм сорап, 200дән артык кеше мөрәҗәгать итте, быел биш айда 164 очрак теркәлде. “ГЛОНАСС” аша көн саен 5-6 хәбәр килә, – ди рес­пуб­ликаның кеше хокукларын яклау буенча вәкаләтле вә­киле Сәрия Сабурская. – Бер генә мөрәҗәгатьне дә җавапсыз калдырмыйбыз. Чара күрү өчен урыннарга барабыз, фактларны тикше­рәбез.

Мөрәҗәгатьләр төрле

Бер йөкле хатын-кыз: “Ирем өйдән куып чыгарды, ни документым, ни акчам юк, миңа хәзер нишләргә?” – дип шалтыраткан. 13 яшьлек бала, әни кыйный, дип борчылса, бер хатын-кыз, ирем улымны үзенә алып китте, баланы карамый, дип зар ела­ган. Ирем кызыма кул кү­тәрде, зинһар, чарасын кү­ре­гез, дип ялваручылар да бар. Төрмәдән чыккан ир әни­сен, сеңлесен җәберли икән, ул хакта туганнары хәбәр итә. Һәр оч­ракны аерым тикшер­мичә булмый. Республикада ялгыз карт-карчыклар турындагы мәгъ­лүмат базасы да бар. Алар­ның балаларын, туганнарын эзлиләр, табылмаса, опека органнары караучы билгели. Гаи­ләдәге низагларга багышлап үткә­релгән “кайнар ли­ния”гә дә шактый кеше шал­тыратты.

Кемгә сөйлим серләремне?

Республиканың бер райо­ныннан урта яшьләр­дәге ир-ат, әни үлде, ялгыз калдым, дип хәсрәте белән уртаклашты. Бер карасаң, элемтәгә чыгуының артык сәбәбе дә юк кебек, сорау да бирмәде, гозерен дә әйт­мәде. Кешегә кайчак тың­лаучы табып, сөйләшеп бушану да җитә.

Бушлай дару ник юк?

Казанда яшәүче ханым инфаркттан соң даруха­нә­дән бушлай бирелергә тиешле даруны ала алмый. Аңа билгеләнгән дару май аенда да булмаган, июньдә дә кайтып җитмәгән. Казандагы Идел буе районында яшәүче ханымның әнисе ин­фаркт кичергән. Ул да, авыру әнигә ике ай дәва­мында бушлай бирелә торган дарулар юк, кайчан булыр икән, дип шалтыратты. Сәрия Сабурская аларның соравы буенча Сәламәтлек саклау министрлыгы вәкил­ләре белән сөйләште. Министрлыкта шалтырату­чы­ларның адресын, телефон номерларын язып алдылар һәм, ярдәм итәрбез, диде­ләр. Бер районда яшәүче ха­нымның, операция ясап, бер бөерен алганнар. Шуңа карамастан, аңа инвалидлык бирмиләр. Лаеш районыннан диабет белән авыручы инсулин булмаудан зарланды. “Минздравның “кайнар линия”сенә берни­чә тапкыр шалтыраттым, фай­дасы юк”, – ди ул. Балык Бистәсе районыннан: “Күзгә салырга дарулар кыйммәт. Операция ясатырга квота бер елдан соң гына, тиз­ләтергә ярдәм итсәгез иде”, – дип шалтыраттылар. Сә­ламәтлек саклау мәсьәлә­сенә кагылышлы сораулар байтак иде. “Кайнар ли­ния”дә министрлык вә­кил­ләренең булмавы гына кызганыч.

Санаторийга бушлай юллама көтмәгез, яки Менә сиңа яңа закон…

Гомер буе авыр эшләрдә эшләп ялга чыккан, хәзерге көндә Казанда яшәүче 80 яшьлек пенсионер санаторийга юллама алырга 2015 елдан бирле чиратта тора. Быел белгечләргә юллама сорап баргач, син – зур ми­леккә хуҗа, торагың синең исемдә, шуңа күрә бушлай юллама тиеш түгел, дигән­нәр.

Татарстан Дәүләт Советы депутатлары узган ел азагында, социаль ярдәм милек белән тәэмин ителеш дәрәҗәсеннән чыгып кына күрсәтелергә тиеш, дигән яңа тәртип кертте. Яңа закон быел апрель аенда гамәлгә керде. Аның буенча, кеше берничә авто­мо­бильгә ия булса яки фатиры яисә дача участогы­ның мәй­даны 40 квадрат метрдан артып китсә һәм ул торакта балалары белән яшә­сә, аз керемле булып саналмый, аңа ташламалар да ясалмый. Юллама сорап баручы ханымга шул закон буенча җавап кайтарганнар. Янәсе, милегең бар, өең зур, анда алты кеше тер­кәл­гән, бушлай юллама бирә алмыйбыз. Теге ха­ным­ның әлеге закон белән килешәсе килми, гомер буе авыр эш­ләрдә эшләдем, ничә ел юллама көтеп чиратта тордым, ничек алай була, дип аптырый ул. Бу мәсьәләне аерым өйрәнәчәкләр.

Улым эчә, эшләргә җыенмый…

Казаннан 1941 елгы әби: “Улым, эчеп, үзәгемә үтә”, – дип шалтыратты. Бергә яшиләр, улы беркайда эш­лә­ми, биш ел дәвамында тәр­типсез тормыш алып бара, тавышлана икән. Дәва­ланып, айнырга теләми. “Кул күтәр­миме, сугышмыймы?” – дип сорагач, бичара ана: “Юк, әлегә…” – дип җа­вап бирде.
Казанның Дементьев урамында яшәүче ханым да 1984 елгы улыннан зарланды. “Хатыныннан аерылды, кечкенә баласы бар, эш­ләми, эчә башлады, тавыш чыгара, өйгә кеше җыеп утыра. Тың­лата алмыйм, шуның белән сөй­ләшеп карасагыз, бәлки, төзәлер иде. Эшләп, баласына алимент түләсен иде”, – ди ана.
Мондый адәмнәрне мәҗ­­бүри дәвалап булмый. Яшәү урыны буенча участок инс­пекторларына хә­бәр ит­те­ләр. Алар күрешеп, сөйлә­шеп, бәлки, ир-атлар­ны эч­мәскә, дәваланырга, эшкә урнашырга күндерә алыр…

Кияү алименттан кача

Актаныш районында яшәү­ченең кызы кияүдән аерылып кайткан, ике баласын ялгыз тәрбияли. Кияү Түбән Камада яши, суд карары була торып, балаларга али­мент түләми. Сорау суд приставларына юлланды.

Хушбуй акчасын ничек кире кайтарырга?

Новосибирскидан почта аша 7 мең 134 сумга косметика кайтарткан ир-ат­ның – үз борчуы. Аны товар­ның сыйфаты канәгатьлән­дер­мәгән, сатучыны табып, акчасын кире кайтаруны сорый. Икен­че үтенече: 2013 елда бер сәүдә челтә­рендә телевизор сатып алу өчен 32 мең сум акча тү­ләгән. Сатучылар, товар кайт­кач, китереп бирербез яки үзегез ки­беткә килеп алырсыз, дигән. Хә­зергә ка­дәр техника ала алганы юк икән. “Кибет җи­тәк­челеге акчаны кире кайтарырга тели. Телевизор бир­­сен­нәр яки, хә­зерге бәядән чыгып, өстә­мә компенсация тү­лә­сен­нәр”, – ди­гән дәгъва бел­дерә ир-ат. Үтенечне язып алдылар һәм Рос­пот­ребнад­зор­ның Татар­стандагы ида­рә­сен­дәге кулланучылар хокукын яклау бүлеге бел­геч­ләренә җибәр­деләр.

Социаль яклау бүлегенә барыгыз

Бер хәйрия оешмасы: “Ярдәм сорап шалтыратучылар күп, барысына да булыша алмыйбыз. Авыр хәл­дә калган кешеләргә кая барып, кемнән ярдәм сорарга?” – дип кызыксынды. Татарстанда вакытлыча яр­дәм күрсә­түче үзәкләр шактый. Авыр хәлдә калган кеше иң әүвәл социаль яклау бүлегенә мө­рә­җәгать итсен иде. Җавап әнә шундый булды.

Хатын китте, балалар калды

Казанга Үзбәкстаннан килгән бер мигрантның соравы да социаль яклау өлкә­сенә кагылышлы иде. Хатыны Төркиягә киткән. Ул биш бала белән берүзе калган, бер мәчеттә эшли. “Балаларга вакытлыча яшәп тору урыны табарга ярдәм итегезче”, – дип шалтыратты әти кеше. Аңа Хезмәт, халыкны эш бе­лән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы хезмәт­кәр­ләре яр­дәм итәр­гә вәгъдә бирде.

Вәкаләтле вәкил кайда кабул итә?

“Кайнар линия” вакытында, Сәрия Сабурская бе­лән сөй­ләшмәкче идем, телефонны аңа бирегез әле, дип сораучылар да бар иде. Аның янына килергә җые­нам, сорауларым күп, телефон аша гына әйтә торган тү­гел, ул кайчан кабул итә, вәкаләтле вәкиллекнең ад­ресын әйт­сәгез иде, дип тә сорадылар. Казандагы оешма Карл Маркс урамы, 61 нче йортта урнашкан. Алдан шал­ты­ра­тып язылырга ки­рәк.

Фәния Арсланова әзерләде


Фикер өстәү