Умартачы Ядкәр Мөхәммәдиев: “Бал – бал инде ул, аның чыны, ялганы юк, хикмәт – сыйфатында”

Ядкәр Мөхәммәдиевнең менә дигән умартачы икәнен ишетеп белә идем. “Бу һөнәр бездә нәселдән килә, мин инде – бишенче буын”, – ди ул. Һәвәслек әнисе Нәсфия ягыннан килә икән. Нәкъ менә аның әтиләре, бабалары умартачылык белән шөгыльләнгәннәр.

Ядкәр исә умарта оясына буе җитә башлауга, дымар тотып, әни­сенә умарта карарга булыша башлый. “Дымар” – төтен чыгара торган күрекле җайланма инде ул. Бала чакта дымар тотып үзем дә әтигә булышырга чыккалый идем, әмма бал кортларының безелдәве үк куркыта иде. Әтием Солтан умарта тотса да, бу һөнәр безнең нәселдә ни өчендер буыннан буынга килмә­гән. Алай гына да түгел, безнең – биш баланың бишесенең дә бал корты тавышыннан котлары чыга иде.

Ядкәр белән сөйләшеп утырганнан соң бал кортларына соклану күзе белән карый башладым.

“Разведка”да

Әңгәмәдәшем: “Умарта гаи­лә­сендә эш һәркайсына бүленеп куелган, – дип сөйләп китте. – Берәү­ләре – “разведчик”, икен­челәре сакта тора, өченчеләр бал җыя. Ана корт белән сорыкортның да үз вазифалары бар”.

Дөрес, “разведчиклар”, “сак хез­мәтендәгеләр” үз вазифасын гына башкармый инде, барысы да бал җыя. Ә менә “разведка”га баруның асылы турында миңа тәмләп сөй­лә­гән кеше юк иде. Менә шул “разведчик” корт иртән иртүк алдан чыгып китеп, кайда, нинди чәчәкләр үскә­нен, кайдан мул итеп бал җыеп буласын күреп-белешеп кайта икән дә, өйгә кергәч, кәрәз өстендә ниндидер хикмәтле бию башкара. Авызыннан чәчәк суы бөрки-бөрки, канатларын җилпи-җил­пи бии, үзенчә маршрут сыза икән. “Өйдәгеләр” моны карап тора-тора да “разведчик” биргән маршрут буенча бал җыярга чыгып китәләр, ә “разведчик” өйдә ял итәргә кала, ди.

Минем әти: “Бал кортларында адәм акыллары бар”, – дип әйткәли иде. Әлбәттә, аның сүзләрен туры мәгънәсендә кабул итәргә ярамый. Бал кортлары адәм баласы кебек уйлый белми, әмма гасырлар буе туп­ланган, камилләшкән инстинкт аларда акыл, фикерләү дәрә­җә­сенә күтә­релгән. Чыннан да, табигать могҗи­засы инде алар. Ядкәр әйтүен­чә, бал кортла­ры­ның күрү-сизү органнары гаҗәп дәрәҗәдә үскән. Дистә чакрымнарга бал җыярга очкан корт ничекләр итеп адашмый-нитми үз оясына кайтып керә ала икән, ә? Әле оясын бер метрга гына күчереп куеп кара – ул ояга түгел, оя урынына кайта. Аннан соң бер метр ераклыктагы оясын таба үзе. Тагын бер кызык нәрсә: корт беркайчан да чит ояга керми. Һәр ояның үз исе бар. Ә Ядкәрдә, мәсәлән, умарта оялары җитмеш тирәсе.

“Мунча керү”

Нинди генә чиста булсалар да, бал кортлары да бетли. Талпан кыш җиткәндә кортларның буыннарына хәтле кереп утыра һәм аның канын эчә. Үтергәч, икенче кортка барып “оялый”. Элек умарта талпанын бетерү өчен корт өстенә агу сибә торган булганнар. Әлбәттә инде, теләсә нинди агу организмга зыян китерә. Ә Ядкәр корткычлардан котылу өчен бал кортларын “мунча кертә” икән. Асылы болай: октябрь ае җиткәндә бал кортларын термокамерага җыя бу. Ояда температура 6 градус җылы булырга тиеш. Мондый җылылыкта кортлар инде очмый башлый, тынычлана һәм аларны рамнардан термокамерага селкеп төшерү берни түгел.

“Мунча”да җылылык 30-35 градуска җиткәч, талпаннар буыннар арасыннан чыга башлый. Шуннан Ядкәр кортларны икенче “мунча”га – пыяла камерага урнаштыра да корт­лар утырган барабанның әй­лән­гәнен һәм камера эчендәге температураны күзәтә башлый. Җы­лылык 48 градуска җиткәч, талпан­нарның ябыш­как (присоскалы) аяк­лары пешә башлый да алар “мунча” идәненә коела икән. Шуннан аларны чыгарып түгәсе генә кала.

Дөрес, әлеге ысул яңалык түгел, әмма “мунча кертү” бик мәшәкать­ле, ә термокамера шактый кыйбат, 70 мең сум тирәсе торганга, умартачылар агу куллануны кулай күрә. Ядкәр исә термокамераны үзе ясаган. Әйтүенчә, бер көндә 15 оя умартаны “мунча кертергә” була. Димәк, 70 ояга дүрт-биш эш көне җитә.
Ядкәрдән бер җәйдә умартадан күпме бал алуын сораган идем. “Исәпләгән юк, миңа аның күләме түгел, сыйфаты кирәк. Бал аерткан саен, алып бетерә баралар, махсус сатуга чыгарган да юк”, – ди. Дөрес, Арчада умартачылык өчен кирәк-ярак сата торган кибете бар. Киштәгә сирәк-мирәк бал куя икән.
Ә балы шәп. Умарталыгы инде юкка чыккан Әрнәш авылында. Табигать гаҗәп анда, кыргый матурлык, сафлык. Шул авыл урынын махсус сайлап алган. Берара күрше Түбән Аты авылында умарталык тот­кан, әмма балның тәме, сыйфаты ошамаган. Тагын бер кызык нәрсә бар. Салкынрак климатлы саналган төньяккарак киткән саен, чәчәкләр дә, Ядкәр әйтмешли, “сыйфатлырак” икән, шуңа күрә безнең якта балы да әйбәт, ди.

Чын бал нинди була?

Балның сыйфаты турында сүз чыккач, “Чын бал, ялган бал нинди була?” – дип сораша башладым. Ядкәр “ялган бал” дип әй­түем белән килешеп бетмәде. “Бал – бал инде ул, аның чыны, ялганы юк, хикмәт – сыйфатында, ни дәрәҗәдә өлгереп җитүендә”, – ди.

– Өлгергән икәнен ничек белергә?
– Иң гади бер ысул – аны үлчәп карау. Өч литрлы банкадагы бал дүрт кило ярым авырлыкта булырга тиеш.
Балның файдасы турында да күп сөйләштек. Спиртта яки аракыда тотылган прополис турында да сүз каттым. Мәсәлән, мин спиртлы әйбер кулланмыйм, дидем. Баксаң, прополисны атланмай белән катнаштырып, күп авырудан дәва ясарга була икән. Тик кибет мае түгел, авылда язган чын май кирәк, дип кат-кат ки­сәт­те Ядкәр. Бер кило майга, авы­руның төренә карап, 100, 200, 400 грамм прополис кушып, савытны кайнар суда тотып, масса барлыкка килгәнче болгата­сың. Мәсәлән, ашказаны җәрә­хә­теннән (язва) котылу өчен – 400 грамм, салкын тию, грипптан саклану өчен 100 яки 200 грамм прополис саласы.

Соңгы сүз урынына

Саубуллашканда: “Ана корт аң­лашыла инде, сорыкорт нишли ге­нә соң ул?” – дидем.
– Ана корт белән якынлык кыла да вәссәлам. Шуңа күрә, үз вазифасын башкаргач, аны өйдән куып чыгаралар. Кыскасы, ачка үтерәләр.
Аннан соң: “Син һаман эш­ли­сеңме әле?” – дигән була.
– Әлегә куып чыгармыйлар…
Безнең як төрттереп сөй­лә­шергә, йомры сүзгә оста инде ул. Ядкәр белән рәхәтләнеп көлеш­тек. Аннан соң: “Мин гаиләгә файда китерәм әле”, – дигән булам. Хәер, бу язманы укучылар да үзләренә бер-бер файда алырлар. Һич югы елмаеп куярлар. Аның елмаюы да, көлүе дә файдалы бит әле, гомерне озайта, диләр.

Риман Гыйлемханов


Фикер өстәү