Урагына күрә акчасы. Республика комбайнчылары арасында бәйге игълан ителде

Татарстанда быел да алдынгы комбайнчыларга игътибар да, хөрмәт тә зурдан булачак. Алар арасында Татарстан Президенты призларына бәйге игълан ителде. Бу хакта авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хөкүмәт йортында узган киңәшмәдә әйтте.

Марат Әхмәтов фике­ренчә, урып-җыю кампа­ния­сендә комбайнчыдан бик күп нәрсә тора. Ә инде механизаторларны кы­зык­сын­дыру эшнең сыйфатын арттыра һәм урып-җыю­ның барышын да тиз­ләтә.

– Республиканың барлык хуҗалыкларында комбайнчыларны, механизаторларны һәм машина йөр­түчеләрне матди кызыксындыру чаралары күрелү сөендерә, әлбәттә. Күп­че­лек район башлыклары тарафыннан шулай ук бү­ләк­ләү чаралары эшләнгән, – диде министр.

Шуңа күрә ул комбайн­чыларның хезмәт җитеш­терүчәнлеген объектив исәп­кә алып барырга һәм белешмәләрне вакытында Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына җи­бә­рергә кирәклеген әйтте.

Әлегә министрлык игълан иткән бәйгенең шартлары һәм приз күләмнәре билгеле түгел.
Хәер, кызыксындыру ча­раларын районнарда даими кулланалар. Арчада, мә­сәлән, суктырылган ашлык күләменә карап, комбайнчыларга атна саен 2-5 мең сум күләмендә премия каралган. Ә инде урып-җыю йомгаклары буенча алдынгы 20 игенчегә 10ар мең сум акча бире­ләчәк.
Зәй районында да алдынгы игенчеләргә хөрмәт зурдан булачак. 600 тонна ашлык суктырган комбайнчыларны – 1 мең, 1200 тонна – 1,5 мең, 2000 тонна җыеп алучыларны 2,5 мең сум премия белән бүләк­ләргә план­лаштыралар. Ә урак тәмамлангач, иң яхшы 8 комбайнчыга 100 мең сумнан башлап премия каралган.

Әлеге бәйгене комбайнчылар үзләре дә көтеп ала. Узган ел бүләкләнүчеләр ара­сында Нурлат районы­ның “Сөләйманов” кре­стьян-фермер хуҗа­лы­гы­ның алдынгы комбайнчысы Зөфәр Кыямов та бар иде. Ул 975 гектар мәйданда иген егып, беренче урынга чыкты. Акчалата премиягә быел да өмет баглап торуын әйтә.

– Ул безгә тагын да тырышыбрак эшләргә өстәмә стимул бирә. 30 мең сум акча эләксен иде дип, ярышып эшләдем узган ел да. Хез­мәтне күрсәләр, үзебез­гә дә күңелле бит инде. Май аенда сенаж әзерли башлаган идек. Бүген борчак егабыз. Аннан соң арпага керербез, дип торабыз. Мондый бү­ләк­ләүләр булсын ул. Күңел­не күтәрә, эшнең дә, игенче­нең дә кадерен арттыра бит, – диде безгә Зөфәр Кыямов.

Зөһрә Садыйкова


Фикер өстәү