Татарстанда “Демография” илкүләм проекты кысаcында балалар бакчалары вакытында төзеләме? “Бердәм Россия” төркеме районнарда шушы эшнең барышын барлап йөри. Депутатлар әле яңа гына Питрәч һәм Лаеш районнарында рейд үткәреп кайтты.
Быел республикада “Демография” проекты буенча алты мең сабыйга 29 балалар бакчасы сафка басарга тиеш. Яшь әниләр өчен иң әһәмиятлесе: яңа бакчалардагы урыннарның яртысы ясле төркемнәренә – 1,5тән 3 яшькә кадәрге нарасыйларга булачак. Депутатлардан торган эш төркеме бу юлы Питрәч районының Көек авылындагы “Светлый” торак комплексында һәм Лаеш районының Усад авылында балалар бакчаларының ничегрәк төзелүе белән танышты.
– Эшләр графикта күздә тотылганнан да тизрәк бара, – ди контрольлек төркеме җитәкчесе, Дәүләт Советы рәисе урынбасары, “Бердәм Россия” партиясе әгъзасы Татьяна Ларионова. – Көек авылында 220 урынга исәпләнгән балалар бакчасы документлары буенча ноябрьдә файдалануга тапшырылырга тиеш. Әмма төзүчеләрнең бакчаны алданрак – инде яңа уку елы башына ук өлгертәсе аңлашыла. Бик дөрес: балаларга, бигрәк тә әти-әниләренә шулай уңайлырак булачак.
Әмма депутатларга биредә төзелеш турында мәгълүматлар урын алган стендта балалар бакчасының “Демография” илкүләм проекты буенча төзелүе турында вак хәрефләр белән күрсәтелүе генә ошамаган. Алар фикеренчә, кешеләргә бу мәгълүмат әллә кайдан ук күренеп торырга тиеш. Чөнки нәкъ менә гади халыкның төзелешләр барышы белән танышуы, үз фикерләрен белдерә алуы мөһим.
“Бала-сити” күп телле балалар бакчалары һәм мәктәпләр челтәрен булдыручы Альбина Насыйрова әйтүенчә, Алабугада ата-аналар төзелеш мәйданчыгында булып киткәннән соң, балалар бакчасында телләргә өйрәтү бүлмәләрен булдыру мәсьәләсе күтәрелгән. Ә Казанда әниләр, төркемнәргә уңайлы, сыйфатлы мебель алу өчен, яңа бакчалар мөдирләре белән берләшкән.
Татьяна Ларионова фикеренчә, балалар бакчасына исем сайлауга бәйге игълан итү юлы белән дә халыкны төзелешкә күз-колак булуга җәлеп итәргә мөмкин. Лаеш районының Усад авылында шулай эшләгәннәр дә. Әти-әниләр, үзләренең бик тә заманча булуларын күрсәтеп һәм дә бакчаның IT-белем бирүгә юнәлеш тотасын исәпкә алып, “Айтишка” исемен сайлаганнар.
Кичә исә Татьяна Ларионова Казанның “Салават күпере” торак комплексында булып, өч бакча төзелешенең барышы белән танышты. Бу аның, республикада илкүләм проектларны тормышка ашыруга контрольлек итү буенча эш төркеме җитәкчесе буларак, шәһәр-районнарга төзелешләрне тикшерү максатында соңгы чыгуына әйләнде. Ул 122 нче балалар бакчасы төзелеше мәйданчыгында төзүчеләр, ата-аналар белән очрашып, объектның бик тиздән сафка басачагын билгеләп үтте.
– Республика Президенты “Демография” илкүләм проекты кысаcында төзелүче барлык 29 мәктәпкәчә балалар учреждениесен 1 сентябрьдән эшләтә башлау бурычын куйды, – диде республика парламенты җитәкчесе урынбасары. – Бу программаны үтәү нәтиҗәсендә йөзләрчә ана, сабыйларын кайгыртучан тәрбиячеләргә тапшырып, хезмәт эшчәнлеген дәвам иттерә алачак.
- Татарстанда 2019 – 2021 елларга барлыгы 12 юнәлеш буенча илкүләм проектларны хәл кылуга бюджеттан 44,6 миллиард сум бүлеп бирелгән. Бу 690 объект төзү һәм яңарту мөмкинлеге бирәчәк. Болар – мәктәпләр, балалар бакчалары, мәдәни һәм спорт корылмалары, юллар, коммуникацияләр, чистарту корылмалары. Февраль аенда Дәүләт Советының “Бердәм Россия” фракциясе карары белән Татарстанда илкүләм проектларны гамәлгә ашыруга контрольлек итү буенча эш төркеме булдырылды. Төркем даими рәвештә илкүләм проектларның һәркайсы буенча җәмәгать тыңлаулары уздыра һәм әнә шундый рейдлар оештыра.