Владимир Чагин: Яшьләрнең укып бетергәч, шул юнә­лештә эшләүләре дә мөһим

Татарстан Дәүләт Советына сайлаулар алдыннан “Бердәм Россия” партиясенең төбәк бүлеге “Минем депутат” дигән яңа интернет-проект эшләтеп җибәр­де, ягъни сайлаучылар белән интернет аша да аралаша башлады.

Башкалабызда, пар­тиянең җәмәгать­челек­не кабул итү бүлмәсендә әлеге башлангыч турында бу яңа эшнең координаторы, Татарстан парламенты депутаты Камил Садриев сөйләде.

– Бу – яңа проект. Мондый проектның, гомумән, бул­ганы юк иде әле. Парламентка партия исемлеге буенча сайланучылар, шушы call-үзә­ге­безгә килеп, дүрт сә­гать дә­вамында килгән шыл­ты­ра­ту-мөрәҗәгать­ләр­не, “ват­сап” аша килгән үте­неч-тәкъдимнәрне өй­рәнә һәм тәкъдим авторына шыл­тыратып, бу эшне ни­чек эш­ләргә, депутат бул­гач, эш барышын ничек күзәтеп торырга, дип ки­ңәшләшә. Бу эш­чәнлек хакында “Мойдепутат.онлайн” сайтыннан укып бе­лешергә була, сорауларны 8800-201-16-00 телефон номерына шылтыратып әй­тер­гә яки “ватсап” аша шушы номерга язып җи­бә­рергә дә мөмкин. 17 июль­дән 20 июль­гә кадәр безгә 308 мө­рәҗә­гать килде. Алар ни­гездә то­рак-комму­наль хез­мәт күрсә­тү­гә, сәла­мәтлек саклауга һәм юл­лар­ның торышына бәй­ле, – дип сөйләде Камил Садриев.

Сорауларны Татарстан Дәүләт Советы депутатлыгына кандидат, “КАМАЗ-­Мастер” командасы җитәк­чесе Владимир Чагин язып алды.

– Миңа соңгы вакытта вузга укырга керергә җыен­ган яшьләр күп мөрәҗәгать итә. Яшьләрнең үзләре те­ләгән белгечлек буенча белем алулары гына түгел, укып бетергәч, шул юнә­лештә эшләүләре дә мөһим. Ни кызганыч, алган белеме буенча бер көн эшләмәгән кешеләр дә аз түгел. Яшь кеше булачак һөнәрен дөрес сайласа, бик күп проблемалар кимер иде. Бу җәһәттә республикабыздагы Яшь­ләр министрлыгы бик күпне эшли ала. Мин спорт һәм җитештерү өлкәсе вәкиле буларак, шушы ике өлкәне яхшы беләм һәм әлеге җәһәттә күп кенә сорауларга төпле җавап бирермен дип уйлыйм, – дип сөйләде журналистларга автоузышчы.


Фикер өстәү