Яңа эшкә – яңа машинада. Хуҗалык белгечләрен нәрсә борчый?

Берничә ел элек Пеләмәш авылы терлекчеләре исеменнән язылган хат эзеннән Әгерҗе районына барган идем. Хатта язылганнарга күңел ышанып җитмәсә дә, андагы хәлне күргәч, гаҗәпләнүдән артыма утыра язганым хәтердә калган.

Гаҗәпләнмәслекмени? Февраль аеның 30 градуслы салкынында мең баштан артык мал-туар япан кыр уртасындагы кардан чистартылган мәйдан буенча әрле-бирле йөренә. Сыерларның ышыкланыр урыннары булмау – бер хәл. Алларындагы әчегән сенаж да такы-токы гына. Янәшәдә тактадан корыштырып куелган сәләмә сарайда берничә терлекче үлеп ятучы сыер янында кайнаша.

Ул чаклардан бирле чагыштырмача күп вакыт узмаса да, хуҗалыкта шактый зур үзгәрешләр булган. Сөт җитештерү күләме дә ике тапкыр арткан. Кайчандыр “Ак Барс” холдинг компаниясе буенча иң артта барган хуҗалык бүген сөт җитеш­терүне арттыру буенча беренче урынга чыккан!

Югыйсә шул ук шартлар, шул ук сыерлар. Кешеләр дә шул ук. Мондый үзгәрешләрнең сере нидә?

Хуҗалык җитәкчесе урынбасары Илнур Абдуллин фикеренчә, хикмәт малларны тиешенчә тәр­бия­­ләүдә генә дә түгел. Югыйсә элегрәк тә терлек азыгын мулдан әзерлә­гәннәр. Эшне оештыру, матди кызыксындыру чаралары куллану, хез­мәткә түләү һәм башка мәсьәләләр буенча да проблемалар җитәрлек.

– Хуҗалыкка яңа җитәкче килгәч, терлекчелек тармагына игътибар бермә-бер артты. Кайсы да булса фермада сөт кими икән, аның сәбәп­ләрен ачыклау, җитешсезлекләрне бетерү өчен, көнендә-сәгатендә тиешле чарасын күрү нәтиҗәсе бу. Эшләргә теләге булганнарга ярдәм күрсәтелә, – ди Илнур Абдуллин. – Ә инде элеккечә эленке-салынкы эш­ләүчеләр белән саубуллашырга да туры килә. Бүген хуҗалыкның иң мөһим юнәлешләрендә яңалыкны тиз арада тотып алучы һәм көндәлек эшендә кулланырга омтылучы яшь­ләр эшли.

Алдан сөйләшеп куйсаң да, алай ук булмастыр. Яңарак кына Казан дәүләт ветеринария академиясен тә­мамлап, “ветеринария табибы” бел­­гечлеге алган Александр Ва­сильев­ның (рәсемдә) беренче эш көне икән. Фермада эшләүчеләрнең аны шау-гөр килеп каршы алуының сәбәбе дә шунда. Яшь белгеч баш ветеринария табибы итеп билгеләнгән. Яңа эшенә хуҗалык биргән өр-яңа “Лада Гранта” автомобилендә килгән ул.

– Александр үзебезнең район­ның Сарсак-Омга авылыннан. Практикаларны да безнең хуҗалыкта үтте. Без аны тырышлыгы, тыйнак­лыгы һәм үтә таләпчән булуы өчен яраттык, – ди терлекчеләр.

Яшь белгеч үзенең никадәрле җаваплы эшкә алынуын яхшы аң­лый. Алты авылдагы терлек фер­ма­сының язмышы да аңа бәйле. Өс­тәвенә симертүдәге үгезләр, яңа туган бозаулар, таналар торагы – һәркайсы үзенә аерым игътибар сорый. Күренеп тора, Александр Ва­силь­евны андый кыенлыклар гына куркытмый. Хуҗалыктан гына түгел, дәүләттән дә зур ярдәм булганда, эшлисе дә эшлисе.

Баш зоотехник Константин Дедюхин, ирле-хатынлы Потапенколар һәм тагын дистәгә якын яшь белгеч хуҗалыкка яңарак урнашканнар. Команда тупланган, нәтиҗәләр дә бар. Бүген тәүлек саен 10 тоннага якын сөт артык савалар. Бу бит – аена 300, ә елына 3600 тонна өстәмә продукция дигән сүз. Акчага күчер­гәндә,
1 килограмм сөт уртача 20 сум гына торганда да 70 миллион сум өстәмә керем алына. Бисмилла әй­теп тотканда, барлык хаҗәтләргә җитәрлек.
“Ак Барс-Әгерҗе” агрофирмасы җитәкчесе Радик Мәүдиев әйтүенчә, хезмәт хакларын вакытында түләүдә кыенлыклар булса да, төп проблема – яшь белгечләрне торак белән тәэ­мин итүдә. “Бусын дәүләт ярдә­мен­нән башка хәл итеп булмый”, – ди ул.

Хәер, анысы да якын киләчәктә хәл ителергә мөмкин. Россия Федерациясе хөкүмәте авыл җирлегендә яшәүчеләргә ташламалы ипотека буенча ярдәм итәргә җыена. Бу турыда махсус программа проекты әзерләнгән. Документ 2020 елның 1 гыйнварыннан кабул ителәчәк, дип фаразлана.

Камил Сәгъдәтшин


Фикер өстәү