Ярты елда халык дружиналары 110 җинаятьне ачыкларга ярдәм иткән

Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының полиция начальнигы урынбасары Марат Айдаров республикада халык дружиналарының хокук саклау эшләрендә актив булуын әйтте. Бу хакта ул Эчке эшләр министрлыгында үткән “Көнкүреш җинаятьләрен ачу һәм кисәтү. Полициянең ирекле халык һәм ишегалды дружиналары белән хезмәттәшлеге” матбугат конференциясендә сөйләде, дип хәбәр итә «Татар-информ».

“Без бу эшне башлаганда кешеләр катнашырмы, катнашмасмы дип уйлаган идек. Актив кешеләр бик күп булып чыкты. Үзләренең фикерләрен әйтергә, хулиганнарга җавап кайтарырга курыкмыйлар. Без халык дружиналары формасын ясап кына калмадык, алар закон ягыннан да яклана, аларга таныклык бирәбез, гомерләре иминиятләштерелә”, — диде Марат Айдаров.

Бүгенге көндә республикада закон таләпләренә туры килүче 1449 дружина теркәлгән һәм эшли. Дружиналарда 21 меңнән артык граждан исәпләнә. 2019 елның 6 ае эчендә халык дружиналары вәкилләре 110 җинаять эшен ачарга, 7 меңнән артык административ хокук бозу очракларын ачыкларга ярдәм иткән.

Халык дружиналары үз ишегалларын саклый, хокук бозу очраклары, спиртлы эчемлекләр күп кулланучылар, амораль тормыш рәвеше алып баручылар турында оператив рәвештә полициягә хәбәр итә, шаһит буларак күрсәтмәләр бирә, хулиганнарга каршылык күрсәтә. Аларның эшчәнлеге һәм җитешсезлекләр турында атна саен муниципаль берәмлекләр җитәкчеләренә хәбәр ителә.

“Бүгенге көндә, гражданнар үзләренең ишегалдында халык дружинасы ясарга теләсәләр, проблема юк. Алар үзләренең участковыйларына мөрәҗәгать итәргә, гариза язарга тиеш”, — диде Марат Айдаров.

“Ни өчен без бу юлдан барырга булдык? Чөнки республикада яшәүчеләрнең активлыгы бик түбән. Бу форма безгә перспектив булып күренде. Алар безгә ярдәм итәләр” , — дип аңлатты полиция начальнигы урынбасары.

  • Оешмаларда һәм предприятиеләрдә 208 дружина (4127 катнашучы), белем бирү, мәдәният, сәламәтлек саклау һәм спорт оешмаларында 233 дружина (4124 катнашучы) оештырылган. Гражданнарның яшәү урыннары буенча 1008 дружина (12798 катнашучы) оештырылган.
  • Ирекле халык дружиналарының барлыкка килү вакыты буларак 1959 елның 2 мартын атарга була. Халык дружиналары оештыру тәҗрибәсе Россиядә бердәнбер.

 


Фикер өстәү