Яшьләр парламентына кандидатларны теркәү башланды

Татарстанда беренче чакырылыш Яшьләр парламентына сайлану өчен яшьләрдән гаризалар кабул итә башладылар. Дәүләт Советы каршындагы әлеге орган әгъзасы булырга теләүчеләрне кандидат буларак теркәү molparlament.tatar сайтында оештырылды.

Яшьләр палатасына әгъза булып 18дән 30 яшькәчә булган Татарстанда яшәүче Россия Федерациясе гражданнары керә ала.

Парламентка 100 кеше сайланачак. Аларның 45е муниципаль районнардан һәм шәһәр округларыннан, 35 кеше — яшьләр оешмаларыннан һәм калган 20 кеше үз теләге белән тәкъдим ителүчеләр.

Конкурс 3 этапта узачак. 25 июльдән 15 августка кадәр гаризалар кабул ителә, 16-19 августта кандидатлар үз төбәкләрендә программаларын тәкъдим итергә тиеш була, 22 августтан 6 сентябрьгә кадәр кандидатлар өчен тавыш бирү дәвам итәчәк. Ә 9-20 сентябрь арасында сайлауларга йомгак ясала һәм палатага сайланган яшьләрнең исемнәре бастырылачак, дип хәбәр итә Татарстан парламентының матбугат хезмәте.


Фикер өстәү