«Юл буе талашып кайттык». Ник ял итә белмибез?!

Ник ял итә белмибез?!Сизәсездер, гаилә белән ял итәргә дип, өйдән чыгып китүебез генә була, шунда ук ызгыш-талаш башлана. Артык сәбәп тә кирәкми! Хатын-кызны иренең өс киеме, кулыннан төшмәгән кесә телефоны чыгырдан чыгарса, ирләр сөйгәненең әйткән һәр сүзеннән ярсып китәргә әзер. Ялга барып кайткан арада аерылышу чигенә барып җитмәс өчен нишләргә?

Җәйнең соңгы аен вакларга да күп калмады. Ә август – җәйге ялның иң кызган чоры. Отпускны күңелле дә, файдалы да итеп үткәрергә теләүчеләр өйдә утырмый. Берәүләр чит шәһәрдә яшәү­че туган-тумачага кунакка яки дуслар белән ил буйлап сәяхәткә җыенса, икенчеләр диңгез ярын сайлый. Тик ялны дөрес итеп оештыра белергә дә кирәк. “Былтыр дүрт кешелек гаиләбез белән машинада Анапага ял итәргә бардык. Тик ялыбыз ял булмады. Кайтып җиткәнче, ирем белән әллә ничә тапкыр аерылыша яздык, билләһи. Юк кына урында талашабыз да китәбез. Моннан ары машинада сәяхәт итмәскә булдык”, – ди Казанда яшәүче Лилия Зиннәтул­лина.

Зиннәтуллиннар кебекләр бихисап. Белгечләр исә, ялга кузгалыр алдыннан, берничә киңәшкә колак салырга куша. Һичшиксез, файдасы тиячәк, ди алар.

1 нче кагыйдә. Хатын-кызлар белән чагыштырганда, ир-атларга яңа урында җайлашу өчен озаг­рак вакыт кирәк. Нишләтәсең, алар­ның холкы шундый. Шуңа күрә ялга килеп җитүгә, ирне: “Тегене эшлә”, “Бу кирәк”, – дип аптырата башлау артык. Югыйсә аның кызып киткәнен көт тә тор. Сабыррак булыгыз. Аның каравы ир­ләрдә абстракт, ягъни гомуми фикерләү сәләте көчлерәк. Бераз тын алганнан соң, алар менә дигән ял маршруты төзеп бирәчәк.

2 нче кагыйдә. Хатын-кызлар артык хисчән. Шуңа күрә яңа урынга килеп җитүгә, шунда ук аһ-ваһ килергә, тирә-юньне фотога төшерергә, кыскасы, хисләре бе­лән уртаклашырга тотыналар. Ә ирләргә… тынычлык кирәк. Алар хатын-кызның чырылдавыннан бик тиз туя. Бу исә алар­ның ачуын чыгара. Иң яхшысы – беренче көнне хис-тойгы­лары­гызны бик үк сиздермәскә тырышыгыз.

3 нче кагыйдә. Табиблар әй­түенчә, урын алмаштыру, моңар­чы таныш булмаган ризык, яңа хис-кичерешләр хатын-кызның организмына турыдан-туры тәэ­сир итә. Аларның психик халәте үзгәрә. Моның нәтиҗәсе буларак, ялда гүзәл затлар начар йоклый башларга, кул-аяклары сызларга мөмкин. “Чирләшкә”гә әйләнергә һәм ирегезне үз борчу-мәшә­кать­ләрегез белән йөдәтергә теләми­сез икән, ял башында үзегезгә күбрәк игътибар бирегез. Ничек кенә булмасын, ял ничек башланса, шулай дәвам да итәчәк.

4 нче кагыйдә. Өйдә онытылып калган күзлек яки төшке ашта пычранган яңа футболка аркасында низаг чыкса да, тавышны зурга җибәрмәгез. Чөнки сез генә түгел, бөтен гаиләгез ял итәргә тели бит. Шуңа күрә балтасы суга төшкән кеше кебек йөрүнең бернинди файдасы булмаячак. Якынна­ры­гызның кәефен тәмам кырып кына бетерәчәксез.

Илдә яшәүчеләр арасында үткәрелгән сораштырудан күрен­гәнчә, ир белән хатын ялда барыннан да бигрәк хатын-кызның акчаны дөрес тота белмәве аркасында талаша (42 процент). Икенче урында – ялга баглаган өмет­ләр акланмау (38%). Дөресрәге, ир-атлар ялны – бер төрле, хатын-кызлар исә башкача күзаллый. Бергә артык күп вакыт үткәрү дә ачуны китерә хәтта (32%). Болай фикер йөртүчеләр: “Көндәлек тормышта без моны онытып бе­тергән”, – дип белдергән. Беренче бишлеккә чемоданда кием-салым җитмәү яки, киресенчә, артык күп булу һәм ирнең яки ха­тын­ның фотога төшерә белмәве дә эләккән.

  • ФИКЕР
    Дарья ИБРАҺИМОВА, сәяхәтче-блогер:
    – Без ял итә белмибез. Сәяхәтчеләрнең иң зур ялгышы – берничә көнлек ял эчендә мөмкин кадәр күбрәк эш башкарырга: истәлекле урыннарны карарга, кибетләрдә йөрергә, сәламәтлекне төрлечә ныгытырга тырышалар. Ахыр чиктә, арып-талып бетәләр дә бер-берсенә акырырга-бакырырга тотыналар. Аз булса да, булганы яхшырак, дигән алтын кагыйдәне истән чыгармагыз. Ял, иң беренче чиратта, бергәләп күңел ачу өчен кирәк.

Эльвира Вәлиева

Фото: pixabay.com


Фикер өстәү