Зәй районы башлыгы Разиф Кәримов: “Миңа эш кызык булырга тиеш”

Зәй районы башлыгы Разиф КӘРИМОВ белән без уңыш серләре, халык һәм җитәк­челек арасындагы мөнәсәбәт,  райондагы үзгәрешләр турында сөйләштек.

– Разиф Галиевич, соңгы елларда Зәй районы төрле тармак­лар, шул исәптән авыл хуҗа­лыгы буенча да гел мактап телгә алына. Әлеге уңышларның сере нидә икән?

– Авыл хуҗалыгы тармагын алсак, монда төп өч шарт хәл итә: тәртип, технология һәм кадрлар. Шу­ларның икесе үтәлеп тә, өчен­чесе, кадрлары булмаса, алга китеп булмый. Зәйдә эшли белгән кешеләр яши. Безнең искиткеч агрономнарыбыз бар. Алар инде бүген үк якынча күпме уңыш чыгасын санап бирә ала. Элеккеге вакыт белән чагыштырганда, хәзер кул көче күпкә азрак файдаланыла. Бүген авыл хуҗалыгында барлыгы 1 мең кеше эшли. Хезмәт юлым Тукай районында узганда да әлеге тармакта 9,5 мең кеше эшли иде. Ун елдан соң 4 меңгә калдык. 1999 елда Марат Әхмәтов министр итеп билгеләнгәч, зур киңәшмә җыйды. Шунда ул, хакимият башлыкларына, авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчеләренә мөрәҗә­гать итеп: “Егетләр, игенчелектә дә, терлекчелектә дә технологик үзгә­решләр бара. Безгә бу кадәрле халык кирәк булмаячак”, – дигән иде. Ул, авыл халкы кирәкми, дигән сүз түгел, әлбәттә, ә шулкадәр эшче көчләр кирәк булмаячак, дигән мәгънәдә әйтелгән фикер. Һәм аның сүзләре чыннан да дөрес бит. Быел 13 мең гектар пар җирләрен нибары алты трактор эшкәртте. Хәзер бер сыер савучы бәйләүле асрау ысулы буенча 50 сыер сава һәм 250гә кадәр – саву залында. Шунысын да әйтергә кирәк: һәрвакыт бөтен эшкә дә беренчеләрдән булып керешергә тырышабыз, шул исәптән язгы кыр эшләренә дә. Чөнки, язның бер көне ел туйдыра, дигән сүз бик дөрес ул. Чөгендер игүдә язгы бер көн көзен җиде көнгә кадәр йогынты ясый. Ягъни мәсәлән, 25 апрельдә чәчкән чө­гендер 26сында утыртканга караганда җиде көнгә иртәрәк җитешә. Моннан тыш, безнең 3-4 тәҗрибә кыры, 48 гибридтан торган кукуруз, 56 сорттан, гибридтан торган чө­гендер, бөртекле, бөртекле-кузаклы культуралы сортлар участогы бар.

Дөресен әйтергә кирәк, без үзебез дә дисциплинага өйрәндек. Районнарда элек хезмәт хакы 2-3 айга соңга калып бирелә иде. Үзем 1991 елдан бирле җитәкче урыннарда эшлим. Һәрвакыт кешегә вакытында хезмәт хакы бирергә тырыштым. Үзебез дә эшкә таңнан төн­гә кадәр хезмәт хакы өчен йөрибез бит. Баштарак: “Авыл хуҗалыгында шулайрак бит инде ул”, – дигән фикерләр дә булды. Без: “Әйдә, алай итмик әле”, – дидек. Хезмәт хакын икегә бүлеп, вакытында бирә башладык. Районга килеп, эшли башлаган вакытлар иде. 1 май белән 9 май тирәсендә керәшен кардәшләре­безнең бәйрәмнәре туры килде. Шул аралыкта эш көннәре дә булды. Ә безнең нәкъ менә шул вакытта хезмәт хакы бирә торган чагыбыз. Күңелгә: “Бирсәк, күңел ачып, икенче көнне эшкә чыгарлар микән?” – дигән шик тә керде. Шулай да без хезмәт хакын биреп карадык. Икенче көнне иртән үк агрофирмалар хисап тотты. Бер кеше дә соңга калмаган! Эшкә килми калган бер генә кеше дә юк! Шуннан соң бер-бе­ре­безгә ышана башладык. Хәлит­кеч момент та шул булгандыр дип уйлыйм.

Аннан соң, лейкозга каршы көрәштә дә бик зур эшләр эшләнде. Күмәк хуҗалыклардагы мөгезле эре терлекләрнең 95 проценты лейкоз белән авырган иде. Ике ел эчендә аны җиңеп, чистарынып беттек. Хөкүмәт тә булыша. Соңгы дүрт елда гына без авыл хуҗалыгы буенча 1 млрд сум субсидия алганбыз. Кул кушырып утырсаң, яныңнан узып китә ул. Йөрсәң генә эләгә, үзеңә дә файда була. Кешеләргә дә, шушы мөмкин­лекләрдән файдаланып калыгыз, димен. Җитәкчеләргә дә: “Көнлек җитәкче булмагыз”, – дип әйтә ки­ләм. Ни өчен халык элеккеге зур дәрәҗәле җитәкчеләрне хәтерендә саклый? Чөнки алар хезмәт хакы белән түгел, ә коллектив тормышы белән яшәгән. “Кешенең тормышы эштәге вакыты белән генә чикләнми. Биштән соң да тормыш бар”, – дибез. Кешегә яхшы мөнәсәбәт булса, ул үзенең хезмәте белән күбрәк фай­да китерә. Мин моны чын кү­ңелдән ышанып әйтәм һәм шундый җитәкче булырга тырышам да. Без елга ике тапкыр зур җыеннар җыеп, халык белән очрашабыз. Дөрес, биш ел эчендә сорауларның эчтә­леге дә, халыкның ихтыяҗлары да үзгәрде. Шунысы сөендерә: кеше­ләр­нең берсе дә үз мәнфәгатьләрен генә кайгыртып сорамый. Бүген халык белән ике арада ышанычлы мөнәсәбәтләр урнашты дип уйлыйм. Бу минем өчен бик кыйммәт.

– Февральдә узган еллык сессиядә сез “Заман” сәнәгать пар­кын һәм шунда урнашкан Идел буе округындагы иң зур элеваторны “икътисадның реаль үсеш ноктасы” дип атадыгыз. Чын­нан да ул өметләрегезне акладымы? Бүген анда үсеш ни дәрәҗәдә?

– Әлеге эшкә нигез салынганга ике ел тирәсе булды. Анда безнең проектларыбыз байтак. Аларның кайсылары күңелдә генә йөри, кайсылары сөйләшүләрнең ахыргы ноктасына барып җиткән хәлдә. “Заман” сәнәгать паркында 2017 елда беренче резидент булган элеватор кулланышка кертелде. Берьюлы 150 мең тонна ашлык сыйдырышлы әлеге элеватор – республикада иң зурлардан. Теге яки бу район инвес­торларны нәрсәсе белән җәлеп итә? Беренчедән, анда гомуми атмосфера яхшы булырга тиеш. Икенчедән, эшләүче кешеләр булу шарт. Өчен­чедән, бер-берең белән уртак фи­кергә килеп эшләү кирәк. Мин Зәйне Чаллы белән чагыштырам. Зәйлеләр – техник яктан көчле кешеләр. Биредә энергетик­лар, машина төзү­челәр яши. Монда элек тә җитәк­челәр уйлап эшләгән. Политехник колледж юктан гына барлыкка килмәгән бит. Энергетика, нефть, машина төзү, авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү. Кыскасы, безнең икътисад бер генә тармакка бәйле түгел. Ә инде һәр тармакны саклап бару һәм үстерү – безнең өстә. Алда санап узган алшартлардан тыш, районыбыз бүген нәрсә белән җәлеп итә ала? Безнең электр энергиябез җитәрлек. Газ буенча да чикләүләр юк. Чаллы, Әлмәт, Түбән Кама шәһәрләре дә якында гына урнашкан. Кама аръягы зонасында 1 млн кеше яши. Менә шундый мөмкинлекләребез бар безнең.

– Күптән түгел генә агросәнә­гать паркының пилот проект буларак нәкъ менә сезнең районда ачылуы да җитәкчелекнең сезгә карата булган ышанычы турында сөйли.

– Агропромпарк – уникаль объект. Без: “Авыл хуҗалыгының кече бизнесы ни сәбәпле алга бармый?” – дигән сорауга: “Сату юк”, – дигән җавап ала идек. Агропромпарк булдырып булмас микән, дип без дә хат яздык. Марат Әхмәтов Президентка Чаллы, Әлмәт шәһәрләрен һәм Зәй­не тәкъдим иткән булган. Президент бездә ачарга кирәклеген әйткән. Без тиз арада, алты ай эчендә, аның бинасын җиткереп, җиһазлар куеп, өч цех булдырдык. Авырлыклар бар, әлбәттә. Ләкин чыгымнарны айныкын айга күтәреп киләбез. Безгә, җитәкчеләргә, тизрәк кирәк бит инде. Шуңа күрә җитәкчеләребезнең таләбе дөрес. Бездә уңышлы эшләп китсә, башка районнарда да төзелә­чәк. Аларның безгә карап торганнарын да бик яхшы аңлыйбыз. Җа­ваплылыкны тоябыз, сизәбез, шуңа күрә без бөтен мөмкинлек­ләрне файдаланырбыз дип уйлыйм. Бү­ген айлык товар әйлә­неше 3,5 млн сумга чыкты. Балалар бакчалары белән эшлибез. Яңа уку елы башыннан мәктәпләр дә кушылачак. Фермерлар белән дә сөйләшүләр алып барылды. Агропромпаркта бүген 26 кеше эшли. Кайберәүләр канәгать­сезлек белдерсә дә, урынын да дөрес сайлаганбыздыр, дип әйтәсе килә. Җәй көне бу юлдан көненә 20 меңгә кадәр машина уза. Ул территория киләчәктә тагын да үсеш алачак. Газ станциясе булачак. Килә­чәктә яңа ГРЭС төзелә башлый икән, 4 ел эчендә 1500 кешене эшле итәчәкбез. Хәзер кеше дә үзгәрә бит. Ул базарга да җәяүләп түгел, машинада килә. Без Чаллыдан – ун, Казаннан 20 генә тапкыр кечерәк дип әйтә киләм. Шуңа күрә зур шәһәрләрдә алып барыла торган сәясәт, мөнәсә­бәт бездә дә булырга тиеш.

– Рөстәм Миңнеханов шәһә­р­нең йөзен билгеләүче ГРЭСны мо­дернизацияләү кирәклеге их­тыя­җына да басым ясаган иде. Ул прог­рамма бүген нинди ста­дия­дә?

– Чыннан да, Рөстәм Миңнеха­нов Дәүләт Советына еллык Юлламасында мөрәҗәгать итеп, Зәйнең ГРЭСын төзекләндерү, яңартуны өс­тенлекле юнәлеш буларак билгеләп узды. “Татэнерго”ның да, аның җи­тәкчесе Раузил Мәгъсумовичның да командасы белән нинди эшчәнлек алып барганын беләбез… Бүген станциябез ялт иткән, чиста, анда һәр җирдә тәртип. Июль-август айларыннан башлап ел ахырына кадәр барлык блоклар да сафта иде диярлек. Бу чорда җитештерү үсеше 160-180 процентны тәшкил итте. Шунлыктан без – җәй көне системалы эшли торган станция. Яңа, өстәмә көч бирмичә, кайдадыр яңаны төземичә, безне системадан чыгара алмыйлар. Станцияне яңадан төзү дәүләт өчен файдалырак кына булачак әле. Миннән еш кына: “Яңа ГРЭС сезгә нәрсә бирәчәк?” – дип сорыйлар. Андыйларга: “55 ел элек ГРЭСны төзегәндә яңа шәһәр килеп чыккан”, – дим. Ул елларда мәктәпләр, стадион, мәдәният йорты төзелгән, кыскасы, Зәй яңа сулыш алган, 40 мең халкы булган шәһәр килеп чыккан. Иске Зәйдә 4,5 мең кеше генә яши. ГРЭС булмаса, шуның белән генә калыр иде. Яңа ГРЭС төзелгән очракта, 4 ел буе 1,5 мең кеше төзелештә генә эшләячәк. Аларны ашатырга, йоклатырга, ял иттерергә, алар белән эшләргә кирәк булачак. Димәк, икътисади яктан караганда, яңа ГРЭС бөтен тармакларга да үсеш алыр өчен этәргеч бирәчәк. Шуңа күрә без аны көтәбез. Бу мәсьәләне уңай хәл итүдә Президентыбыз Рөс­тәм Нургалиевичка, хөкүмәте­безгә ышанабыз.

– Разиф Галиевич, уңышлы үсештә булган район башлыгы­ның киләчәккә булган хыял-ом­тылышлары турында да белсәк…

– Аллага шөкер, социаль-икъ­тисади үсеш күрсәткечләре буенча, 2017 ел нәтиҗәләре 2014 ел белән чагыштырганда 36 процентка үскән иде. Ә 2018 ел нәтиҗәләре 2017 елга караганда тагын 37 процентка артты. Президентыбыз да хезмәтебезгә зур бәя бирде. Без исә ирешкән уңышлар алдында тукталып калмыйча, үз алдыбызга тагын да зуррак бурычлар куябыз. Мәсәлән, яңа эш урыннары булдыру максаты белән яшибез. Хәзер бит бар нәрсә дә югары технологияле. 150 мең тонна ашлык сыйдырышлы элеваторда барлыгы 37 кеше эшли. Нинди зур агросәнәгать паркында 26 гына кеше хезмәт куя. 250 миллионлык газ станциясендә нибары 17 генә кеше эшләячәк. Гаҗәп бит инде! Меңәр­ләгән кеше эшләгән оешмалар юк хәзер. Шуңа күрә белгеч­ләрнең белемле, квалификацияле булулары да кирәк. Без инде менә шуларны исәпкә алып, еракка карап эшлибез. Ә инде шәхсән үземә килгәндә, минем өчен эш кызык булырга тиеш. Кызык булмаган эшкә үзеңне көчләп барып булмый. Ә эшне кызык итеп эшләр өчен аңа төшенү кирәк. Планлаштырган эшләрне хәл иткәч, берничә көн генә бушлык булып ала да, яңадан башка зур эшкә алынасың. Бу миңа гына хастыр, димим, үзенең эшенә бирелеп эшләгән кешеләрнең барысына да уртак сыйфаттыр, дип уйлыйм.

Әңгәмәдәш – Зөһрә Садыйкова


Фикер өстәү