Зөһрә Сәхәбиева: “Үзем исән чакта, Хәйдәр онытылмас”

Хәйдәр Бигичевның кабатланмаслыгын, үзенчәлеген без барыбер аңлап бетермибез. Тууына 70 ел тулу уңаеннан Муса Җәлил исемендәге Опера һәм балет театрында үткәрелгән искә алу концертында бик күпләр шул фикергә килгәндер, мөгаен. Җыр сәнгатенең төрле юнәлешләрендә эшләгән, зур көч таләп иткәнгә, бик азлар гына алынган һәм сирәк башкарыла торган партияләрне атна саен яңгыраткан җырчыны искә ала, кадерли беләбезме без? Хатыны, Татарстанның халык артисты Зөһрә Сәхәбиева белән әңгәмәдә без шул сорауга җавап эзләдек, шәхес кадере турында уйландык.

– Зөһрә ханым, Хәйдәр Бигичев шәхесенә, иҗатына игътибар җитәрлекме?

– Үзем исән чакта, Алланың ярдәме белән, Хәйдәр Бигичев оны­тылмас, дип ышандыра алам. Әйтик, менә быел Хәйдәрнең 70 еллыгына Опера һәм балет театрында ике көн зур чара уздырдык. Аның турындагы китапның урысчасын әзерләдек. Чөнки аны исән чакта күрмәгән буын үсеп җитте, аларны иҗади мирасы белән таныштыру кирәк. Иҗади мирасын туплап, төрле елларда төрле җыен­тыкларда чыгардым. Видеоязмалары да, аудиоязмалары да шактый. Әлеге җыентыкларны бар­ган җир­ләр­дә халыкка, яшь җырчыларга бүләк итәм. Казан шә­һәрендәге 174 нче мәктәптә Хәйдәрнең музее бар. Ә инде үзем үткәргән бөтен концертларда Хәйдәр “катнашмыйча” калмый. Экранда чыгышы яңгы­рый, җырларын яңа буын вәкил­ләре башкара. Шуңа күрә Хәйдәр һәрвакыт халык арасында сыман.

– Хәйдәр Бигичев исемендәге яшь башкаручылар бәйгесе дә бар иде. Ул нишләптер кинәт тук­талып калды. Әлеге бәйге яңадан оешачакмы? Аның үзен­чәлеге нәрсәдән гыйбарәт иде?

– Күңелемне китеп торган күренеш бу… 2008 елда Хәйдәр Бигичев исемендәге халыкара бәйге узган иде. Бер тапкыр үткәрелде дә, тукталып калды. Юкса талантлы яшьләрне ачыклаган һәм аларга юнәлеш биргән чара иде. Руслан Сәйфетдиновны гына алыйк. Әй­түенчә, кайчандыр кулына Хәйдәр Бигичев җырлары дискы эләккән. Ул чакта аларның гаиләсе Коми республикасында яши әле. Менә шуннан татар җырына гашыйк була ул. Аннан соң алар Уфага күченә, Руслан музыка көллиятенә укырга керә. Бәйге шарты буенча конкурсантлар Хәй­дәр Бигичев юнә­леше­н­дәге бөтен эшне башкарырга тиеш иде. Бу – дөнья яки милли классикадан бер ария, романс, ком­позитор әсәр­ләре, халык җыр­ларын башкару. Чарада төрле мил­ләт вәкилләре катнашты. Сәләтле яшь­ләрне күрү өчен менә дигән мөм­кинлек иде бу. Яшерен-баты­рын түгел, аларны күрү, үстерү юк бездә. Укыйлар, югары белем алалар да, күбесе юкка чыга. Сәхнәдә күбрәк үзешчән сәнгать өстенлек итә. Бу – үзешчән сәнгатьне хурлап әйтүем түгел. Лә­кин элек аларның – үз урыны, профессионалларның үз урыны бар иде. Мин күп тапкырлар бәй­гене яңадан кайтару турында мөрәҗәгать итеп карадым. Әмма эшләтеп җибәреп булмады. Катнашырга теләүчеләр бар, әле дә бәйге кайчан була дип кызыксынучылар бик күп. Булыр дип өметләнәм.

– Хәйдәр Бигичев дигәндә, үзеннән-үзе, кабатланмас, дип тә өстәп куябыз. Аның кабатланмаслыгы нәрсәдә чагыла?

– Хәйдәр Бигичев репертуарын инде ничә буын җырчы өйрәнә. Аларга ул репертуар, һичшиксез, үсеш бирә. Әмма Хәйдәр дәрәҗә­сенә җитү өчен, Хәйдәрнең рухы, мөмкинлекләре булу кирәк. Әйтик, опера җырчысы бар. Әмма анда үз халкы­ның моңы юк. Хәйдәргә Ал­лаһтан шул моң бирелгән иде. Ул бер үк вакытта дөньякүләм масштабтагы опера җырчысы һәм уникаль тембрлы, җаны моң белән тулы татар җырчысы иде. Татар җыр­чысы буларак та иң югары культурага ия булды.

– Отелло партиясен башкарган җырчылар дөньяда берничә генә. Шуларның берсе – Хәйдәр абый.

– Моңа тавышның зур мөм­кинлеге һәм шушы образны тирән­тен аңлый алган күңел нечкәлеге кирәк. Рухи көч һәм физик мөм­кин­лек сорый торган роль иде ул. Хәйдәр уйнамады, сәхнәдә яшәде. Отеллоны башкарганда – Отелло, Хозе партиясен җырлаган­да Хозе, “Җәлил” дә – чын мәгъ­нәсендә Җәлил, “Алтын­чәч” операсында – Җик мәргән образы. Мин Опера театрында Фәх­ри Насретдинов, Мөнирә Булатова, Рәйсә Билалова кебек титаннар белән эшләп алдым. Шул вакытта озак вакытлар гастроль­ләрдә булганда, солист­ның ике көн җырла­ган­нан соң бер көн ял итәргә тиешлеген белдем. Бу – тавыш гигиенасы таләбе. Җыр­чы, ял итмичә җыр­ласа, өченче концерт өчен ике ставка хезмәт хакы ала. Эш түләүдә генә түгел, тавышны саклау өчен эшлән­гән ка­гыйдә бу. Филар­мо­ния­дә эшләгән чакта, бу кагыйдә гамәлдә булмады. “Отел­ло”ны исә физик яктан да, эмоциональ яктан да күп көч таләп иткән­гә, җыр­чылар елына ике мәртәбә генә баш­кара. Хәйдәр исә “Отел­ло”ны айга дүртәр башкарды. Ә спектакль алдыннан булган ре­пе­тициядә партияне тулаем җыр­лап чыгуын да санасак, ул айга сигезәр тапкыр шушы партияне башкарган дигән сүз. Бу бит – коточкыч авырлык! Мондый шартларда ничек янмасын ул! Хәйдәрне саклау булмады инде… Гаилә тормышыбызда гомерем буе көчем­нән килгән кадәр сакларга тырыштым, зур талант икәнен белеп яшә­дем.

– Талант белән яшәү авыр идеме?

– Без аңлашып яшәдек. Йә беребез гастрольләргә чыгып китә, йә икенчебез. Икебез ике якка юл тоткан чаклар да күп булды. Бер-беребезгә ышанып яшәгәнгә, тылыбыз нык иде. Гаиләдә тынычлык булмаса, бернәрсәгә дә ирешеп булмый. Әлбәттә инде, тормышны алып бару ягыннан талант иясе белән яшәү авыр. Аны тәрбия­лисең, көндәлек проблемалардан яклый­сың һәм җилкәңә йөкнең зуррагын, авыррагын алырга ты­рыша­сың. Аны булдыра алганча борчулардан аядым. Ул чакта авыр­лыклар сизелмәде дә, яши-яши аң­лыйм, уйлана-уйлана тө­шенәм моңа.

– Хәйдәр абый репертуарыннан башка җырчылар файдалана аламы?

– Иң мөһиме – мин аның репертуарын чыгара алдым. Алар яр­дәмен­дә Хәйдәр җырларын, аның алымын теләсә кем өйрәнә ала. Җырларын җырлап, уңышка иреш­кәннәр, әлбәттә, бар. Бу – бик яхшы күренеш. Әмма аның репертуарындагы партияләрне бездә башкаручы юк. Андый талант йөз елга бер туа, диләр. Аннан да сирәг­рәктер. Мәсәлән, дөньяда бик көчле бас тавышлы җырчылар бар. Ләкин берсе дә Федор Шаляпинга тиңләшә алмый. Чөнки ул да йөрәк белән җырлаган, аңа да татар моңының тәэсире булган. Хәер, моны ул истәлекләрендә үзе дә яза. Хәйдәр исә – бик сирәк очрый торган драматик тенор тавыш иясе. Испан җырчысы Пласидо Доминго, Мәскәүнең Зур театры солисты Владимир Атлантов һәм Хәйдәр Бигичев – “Отелло”ны башкарган солистлар. Бәлки тагын берничә шундый тавыш иясе бардыр. Алай булса да, дөнья күләмендә андый җырчылар бармак белән санарлык кына. Шул бөекләрнең берсе – татар егете Хәйдәр…

– Авылдан килгән, нота белеме булмаган кешенең Казан консерваториясенә кабул ите­лүе, аны тәмамлый алуы һәм студент елларыннан ук М.Җәлил исемендәге опера һәм балет теат­рында эшләве – үзе бер мог­җиза.

– Опера театрында аны бөтенесе үз итә иде. Хор да бик ярата иде. Хор исә чын җырчы-солистны гына кабул итә. 1977 елда аның өчен махсус “Самат” операсы куелды. Ул бик тиз арада шушы труппаны тотып торган солистка әйләнде. Гомере кыска булса да, опера өлкәсендә бик зур эш башкарып калдыра алды. Театр репертуарында барган спектакльләрдә драматик һәм лирик-драматик тенор тавыш башкарырга тиешле барлык төп партияләрне башкарды. Вердиның “Аида” операсыннан Радамес партиясен дә итальян телендә өйрәнеп бетергән иде инде. “Бу партия, әйтерсең лә гел минем өчен язылган”, – дип очынып кайтыр иде. Әмма яраткан компо­зи­торының бу операсында җыр­ларга язмаган икән шул аңа. Хәй­дәрнең иллә дә яратып тудырган шушы образы киң күкрәгендә, тар каберендә ята. Гомеренең соңгы көнендә дә шул партия язылган дәфтәрен тотып эшенә барды. Хә­зер ул – безнең өйдә иң изге ядкәр…

– Түбән Новгород өлкәсенең Кызыл Октябрь районы, Чумбә­ли авылы егетенең сөйләме әдә­би телдән шактый аерылгандыр. Аңа әдәби телне үзләштер­гәндә ярдәм кирәк булдымы?

– Абсолют ишетү сәләте булгангадырмы, ул әдәби телне бик тиз һәм җиңел үзләштерде. Аның өйрәнеп йөргәнен күргәнем булмады, ул әдәби телгә күчте генә. Әгәр минем телемдә алар ягында булмаган сүз килеп чыкса, шуны гына сорап куя иде. Әле дә хәтердә: авылда әти белән сәндерәгә печән өяләр. Шунда әти, әрдәнәгә тырма сөяп куелган, шуны алып бир, дип сораган икән. Хәйдәрләр ягында “әрдәнә” сүзе юк, шуңа аңламый икән. Аннан аңлашып, көлештек инде.

– Зөһрә апа, бергә ничә ел яшәп калдыгыз?

– Көмеш туйга җитеп булмады. Нибары 23 ел бергә яшәдек. Бе­ләсезме, улыбыз Айрат та бик сәләтле иде. Әле дә күз алдында: үзе идәндә уенчыгы белән уйный, үзе радиодан җыр тыңлый. Берәр җире килеп бетмәсә, шундук шәйләп ала һәм “чиста җырламый” дип әйтеп куя. Ләкин без балабыз да җырчы булсын дигән максат куймадык. Музыкаль белеме булсын дип, фортепиано сыйныфына укырга бирдек. Хәзер мин аны бик таләпчән тыңлаучы дип йөртәм. Улымның: “Әни, син теләсәң, җыр­лыйм, ләкин уртача җырчы булганчы, булмавың хәерлерәк бит”, – дигәне бар. Әтисенең сүзләре бу. Хәйдәр: “Уртача җырчы булганчы…” – дигәнне өйдә еш кабатлады. Айрат шуны ишетеп үсте. Әтисе әйткәнне күңеленә сеңдергән, кү­рәсең. Дөрес, укытучылары, та­лант­ны әрәм итмәгез, малайлар хорына бирегез дип, хатлар язалар иде. Мәктәпне тәмамлагач, аны шушы юнәлештә укытырга тәкъдим иттеләр. Айрат үзе телә­мәде. Без­нең мәшәкатьле тормышны күреп үскәнгә дә, сән­гать дөньясын сайлыйсы килмә­гәндер. Ул бит кеч­кенәдән әти-әнисен юксынып яшә­де. Без һәр­вакыт юлда, гастроль­ләрдә булдык. Бала Хәй­дәр белән генә калса, һәрвакыт яр­дәмче таба идем. Безгә туган-тума­чадан биг­рәк, иҗа­ты­бызга мөкиб­бән булган гади ке­шеләр ярдәм итте. Шулардан Сә­хип­җамал апа, ире Нурулла абый Айратка үз әби-бабасы кебек якын булды. Мәк­тәпкә дә йөртте­ләр, түгәрәкләргә дә. Танышу да бик матур булды. Сәхипҗамал апа күчтә­нәчкә бер кәрзин җиләк кү­тәреп килгән иде. Шуны оялып кына тапшырды да, каушавыннан йөгереп китеп тә барды. Шуннан аралаша башладык.

Үтә гомер… Ә бит Хәйдәрне халык онытмый, Аллага шөкер! Аның истәлегенә ике көн зур чара оештыргач, моңа тагын бер кат инандым. Әле дә шалтыраталар, шушы юбилей чарасын искә алалар, телевидение каналларыннан күрсәт­мәс­ләрме, дип сорыйлар. Ярдәм итүчеләрнең барысына да зур рәх­мәт. Хәйдәр Би­гичевның шәхесен олылап, матур кичә үткәрергә булыштылар. Беренче көн опера сөючеләр өчен бүләк булды. Ул көнне Хәйдәр Бигичев хөрмәтенә, ул башкарган операларның берсе – “Кармен” куелды. Башта Хәйдәр турында мәгъ­лүмат бирелде, эк­ранда аның башкаруында Хозе ариясе яңгырады. Икенче көнне чын татар концерты оештырылды. Зал тутырып килгән тамашачы зур рухи байлык алды. Хәйдәр Бигичевны искә алу концертлары Уфада, Мәскәүдә, Cанкт-Петербургта да узачак әле.

Әңгәмәдәш – Гөлинә Гыймадова


Фикер өстәү