ЗАГС идарәсе башлыгы Гөлшат Нигъмәтуллина Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне белән котлады

Бүген – Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне.Татарстан Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе башлыгы Гөлшат Нигъмәтуллина республика халкын әнә шул бәйрәм белән котлады.

“Таилә, мәхәббәт, тугрылык, туганнар һәм якыннарны кайгырту – һәркайсыбыз өчен иң әһәмиятле төшенчәләр бу, – диелә котлауда. – Фәкать шундый тормыш кына мәгънәле, тулы кыйммәтле була ала. Фәкать шулай гына чын мәгънәсендә бәхет-шатлыкларны күреп-тоеп яшәргә була. Чөнки гаилә – халык һәм дәүләт нигезе, буыннарны бәйләүче чылбырның бер өлеше, рухи, милли һәм мәдәни традицияләрне саклаучы изге урын.

Балаларын лаеклы төстә тәрбияләүче ата-аналарга да, күп балалы гаиләләргә, гомер буе янәшә атлаучы гаилә парларына, әле яңа гына гаилә корырга җыенучы яшьләргә – һәммәсенә иминлек, саулык-сәламәтлек насыйп булсын! Гаилә учагын сүндермичә, кадерләп саклагыз! Сезгә ул бары тик күңел җылысы, тынычлык-татулык, сөю-мәхәббәт китерсен!

Июльнең шушы бәйрәм көннәрендә Татарстанның барлык шәһәр-районнарында бик матур чаралар планлаштырылган. Республикада яшәүче барча кешене һәм кунакларны шуларда катнашырга чакырам”.


Фикер өстәү