Зур караклык кыяр урлаудан башлана. «ВТ» хәбәрчесенең илкүләм бәлагә авылдан карашы

Бер авыл мәктәбе укытучысы сөйли: ”Мәктәп бакчасына утыр­тылган яшелчә урлана башлагач, видеокүзәтү җай­лан­масы куярга туры килде. ”Төнлә нинди ут яна анда?” – дип, бер-ике генә кеше килеп сорады да, бакчага керүдән туктадылар”, – ди. Сүз кыяр урлаучы шук малайлар хакында бармый, авыл кешеләре – кайчандыр шушы мәктәпне тә­мам­лаган, инде үзләре бала үстерүче олылар, яшелчә өл­герүгә, төнлә килеп җыялар да алалар.

Мәктәп бакчасында үстерел­гән яшелчә исә нигездә кышын ашханәдә балаларга ашату өчен тотыла. Моннан ун еллар элек, мин мәктәптә эшләгәндә, бакча җимешен (сатылганы да, саклауга куелганы да) балаларны бушка ашату өчен файдалана идек, әти-әнисе кем генә булмасын, без балалардан ашау өчен акча җый­мадык. Кайбер авылларда карак­лык шул дәрәҗәдә үскән: халык балалар авызындагы ризыкны тар­тып-өзеп алудан да тайчанмый баш­лаган, димәк.

Хәзер авылда печән өсте. Хуҗалыклар басудагы печәнне чабалар, киптерәләр һәм төргәк­ли­ләр. Әмма эшне шундый итеп оештырырга туры килә: төргәклән­гән печәнне төнгә басуда калдырырга ярамый… Урлыйлар. Аңлашыла инде: печән төргәген җилкәгә салып алып китеп булмый: төяргә дә, алып кайтырга да техника кирәк. Хәер, төргәкне трактор арбасына такталардан тәгәрәтеп менгереп тә була булуын, тик бу очракта кимендә таза өч ир кеше таләп ителә. Шәхси йорт бакчасындагы печән покосы урлану фактларына кадәр билгеле бу юллар авторына.

Тормышның кайсы гына өл­кәсенә борылып карама: урлашу геометрик прогрессия тәртибендә үсә. Иң аянычы һәм гайрәтне чигергәне шунда: кешеләр, урлашканда, үзләре утырган ботакны үзләре кисә һәм шуны абайламыйлар. Моннан ике-өч ел элек райондагы уңышлы гына эшләүче кондитер цехы банкротлыкка чыга язды. Цехта эшләүчеләр үзлә­ренә хезмәт хакы түләүче, Пенсия фондына взнослар кертеп, стаж булдыручы эшмәкәрне төп башына утырту белән шөгыльләнде: башта пешкән ризык юкка чыга башлады, аннан соң караклык мас­штабы капчык­лап югары сортлы онны урлау дәрәҗәсенә кадәр үсте.

Урлашуның мондый масштабын коллективта бер-береңнән яшереп булмый, билгеле. Шуңа күрә бар кешегә дә бердәм урлашырга туры килә. Кыек ятканны кесәсенә алып салмаучыны мондый коллективта дошман күрәләр, ул эзәрлекләнә, яшәрлеген калдырмыйлар, кыскасы. Вәзгыять кис­кенләшеп, инде бизнесны ябар­га чират җиткәч, хуҗа цехка яңа директор билгеләде. Ул исә видеокамералар эләргә дигән нәтиҗәгә килде. Коллективны куып таратып, яңасын тупларга да булыр иде булуын. Тик шик юк: яңа коллектив та иске эздән атлаячак. Видеокүзәтү җайга салынуга, цех табигый эш режимына кайтты. Караклар цехны эшләтеп, үзләренә эш урынын саклап калган директорны күралмау дәрәҗәсендә дош­ман санадылар, әмма урлашмыйча эшне дәвам иттерергә туры килде. Шулай итеп видеокамера ярдәмендә эш урыннары сакланып калды. Цех ябылса, яңа эш урынын тагын кайдан табасың?

Караклык һәм мошенник­лык­ның иң югары дәрәҗәсе һәм аның яңа технологияле һәм креатив ысуллары интернетта, әлбәттә. Мон­да аз гына авызыңны ачып торсаң да, картаңдагы бөтен ак­чаңнан колак кагасың. Соңгы вакытларда цифрлы технология­ләр­не файдаланып урлашу шул дә­рәҗәгә җитте: электрон имза яр­дәмендә кешеләрнең бердән­бер фатирларын урлап сата башладылар. Шул сәбәпле коммуналь тү­ләүләр өчен квитанцияләр кил­гәндә, аларны җентекләп укырга туры килә. Синең фамилияң язылган булса, йортың-фатирың – әле­гә үзеңнеке, түләү кәгазендә башка фамилиягә юлыксаң, бел: син йоклап ятканда күчемсез милкең­не үзеңнән башка гына сатканнар.

Урлашуның интернет техноло­гияләре көн саен үзгәреп-алы­шынып тора. Сине үзең катнашмаган караклыкта гаепләп, утыртып ук куярга мөмкиннәр хәтта. Әле менә соңгы көннәрдә генә мошен­никлыкның шундый схемасы мәгъ­лүм булды. Синең картаңа шактый гына зур суммада акча килеп төшә. Бераздан шалтыраталар да, карта номерын ялгыш язып, акчаны сиңа абайламыйча күчерү­ләрен әйтә­ләр, кире кайтаруны та­ләп итәләр. Бүләк йөзеннән бер­никадәр сумманы үзеңә калдырырга да рөхсәт итәләр хәтта. Менә монда мошенниклар кармагына кабарга, алар күрсәткән картага акча күчерергә ярамый инде һич тә. Болар интернет аша ялган белдерү биреп, булмаган товарны кемгәдер сатканнар, акчасын алдан түләүне таләп иткәннәр. Эз яшерү өчен, синең картаның номеры күрсәтелгән. Урланган акчаны синнән үз карталарына күчертеп, юкка чыгу исәп­ләре. Аларның кубызына биесәң, судта син мошен­никларның берсе булып басып торачаксың. Карак­лар синең кар­таңның номерын һәм телефонны банк хезмәткәр­ләреннән алалар гадәттә. Синең турындагы мәгълү­матны рөхсәт­сез сатып, кемнәр­дер шулай акча эшлиләр. Мондый хәлгә очрасаң, караклык схемасыннан куркынычсыз чыгу юлы бер генә: банкка шалтыратып, акчаны синең картага салучыга кире күчерүләрен таләп итү. Бары тик шул очракта гына караклар авызын ачып калачак, алданган сатып алучы синең исемеңә полициягә гариза язып мәшәкатьләнүдән котылачак.

Без барыбыз да чиновниклар һәм олигархлар караклыгыннан зар­ланабыз һәм нәфрәтләнәбез га­дәттә. Тик онытабыз: караклык­ның гигант масштаблары мәктәп бакчасындагы кыярны урлаудан башлана. ”Несун”нар иле белән беркайчан да гадел җитәкчелек идарә ит­мәя­чәк. Чиләгенә күрә капкачы булачак.

Рәшит Фәтхрахманов

Фото: pixabay.com


Фикер өстәү