Җиңәргә… Чебурашка ярдәм итә. Яшь осталарны тамашачы күзәтеп тора

“Казан-Экспо” үзәгендә чемпионатның беренче ярыш көне узды. Исегезгә төшерик, анда дүрт көн дәвамында 63 илдән җыелган 1300дән артык егет-кыз һөнәри осталыгын сынаячак.

Ярыш мәйданчыклары җомга көнне халык өчен дә эшли башлады. Чемпионатның рәсми сайтыннан “Казан Экспо”га керү өчен билет чыгартып алып, бушлай йөрүче автобусларга утырып төрле һөнәр ияләренең осталыкта көрәшүен карарга килергә мөмкин. Шулай эшләүчеләр дә бар инде. Әмма туй үпкәсез булмаган кебек, канәгатьсезлек белдерүчеләр дә юк түгел. Мондый шатллар “Казан Экспо”ның ишегалдына керми, тамашачыларны тукталышта төшерә дә, кире китә. Күпләр исә, матур күренергә теләп, туфлиләрдән килә икән. Шуңа күрә бирегә килгәндә аяк киеменең дә уңайлысын сайларга киңәш итә волонтерлар. Бала арбалары белән килүчеләр дә “Казан Экспо”ның мәйданы зур һәм йөрергә күп кирәк булганын исәпкә алсын иде.

Чемпионат волонтерлары димәктән, аларга да эш артты, чөнки мәктәп укучылары, төрле делегацияләр өчен экскурсияләр башланды. Осталарның көч сынашуын карарга Татарстанның шәһәр-районнарыннан, Россиянең башка төбәкләреннән җыелган төркемнәрне волонтерлар озатып йөри. Аларга ярыш мәйданчыкларында гына түгел, чемпионат спонсорлары оештырган лекция, уеннарда катнашу мөмкинлеге бар.

– Безгә экскурсия ошады. Кунак булып килүчеләр өчен барлык нечкәлекләрне дә уйлап эшләгәннәр, “Казан Экспо”да бернинди тоткарлыксыз йөрдек. Экскурсовод та елмаеп кына тора, бик белемле, әдәпле. Аның сөйләгәнен тыңлап, вакыт та сизелмичә үтте, – ди Кайбыч районынан килгән Илнара Саттарова. Алар “Казан Экспо”га алтмышлап кеше килгән.

КФУ студенты, чемпионат волонтеры Анастасия Хайкинаның сменасы тәүлекнең сигез сәгатен алып тора. Кайвакытта артыграк та эшлиләр икән. “Әмма ару-талу, уфтану юк, мондый чараның бер өлеше булу – бәхет”, – ди Настя. Аңа тимер юл вокзалында кунакларны каршы алып тору һәм озату эше йөкләнгән. WorldSkills International Президенты Саймон Бартлины да Анастасия һәм аның белән эшләүче волонтерлар каршы алган.

Җиңүгә өмет зурдан. Әзерлекнең бушка узмавын хәзер Татарстанның 14 егет-кызына дәлилләргә туры киләчәк. Россия җыелма командасы өчен җан атып торучылар арасында үзебезнең чемпионнар да бар икән. Айсылу Нуртдинованы күпләр хәтерлидер. Ул Көньяк Сахалинда узган WorldSkills Russia чемпионатында “Ресторан сервисы” буенча беренчелекне яулаган иде. Бүген Айсылу дусты, шушы ук юнәлештә Россия исеменнән чыгыш ясаучы Татарстан егете Тимур Каюмов өчен җан атарга килгән.

– Үзебезнең җыелма команда егет-кызлары бар көчләрен биреп эшкә кереште. “Казан Экспо”да кеше шундый күп, ә иң мөһиме, барысына да кызык. Компетенцияләр турында сорашалар, халык битараф түгел. Үзем дә шушыннан китмәс идем. Барысы да шундый якын. Татарстанда әлеге зур чараны оештыруларына сөенеп туя алмыйм, – ди Айсылу.

– WorldSkills минем өчен ниндидер ярышлар гына түгел, ә чын тормыш. Үзем дә 2015 елда узган төбәк чемпионатында җиңү яулаган идем. 4 көн буе катнашучылар ниләр кичергәнен яхшы аңлыйм. Аларга бөтен ил ышана, алар артыннан бөтен ил күзәтә. Үзебезнең Татарстан вәкилләре – Иллария белән Тимур өчен җан атам. Алар үз эшләренең чын осталары һәм чемпионатта да шуны дәлиллиячәкләр, – ди Гөлшат Сафиуллина.

Чемпионат катнашучыларын аквариумдагы балыкларга тиңләп булыр иде, мөгаен. Һәр хәрәкәтне күз уңында тоткан белгечләрдән кала, күпме кеше аларның эшен күзәтә, карап тора, фотосурәткә төшерә. Мондый вакытта сабырлык та сынала. Егет-кызларны исә эштән аерырга, комачауларга катгый тыела. Күпчелек катнашучылар үзләре генә түгел: эш өстәлләрендә талисманнары бар. Россия җыелма командасы вәкиле Егор Жадан, мәсәлән, Чебурашка уенчыгы белән килгән. Ул да егеткә ышаныч, көч өстәп тора.

Чулпан Гарифуллина


Фикер өстәү