Җәйнең салкын булуы ни өчен файдалы?

Cалкыннар чигенергә уйламый. Әмма моңа көенергә кирәкми. Профессор Юрий Переведенцев шундый фикердә. “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында быелгы җәйнең ни өчен салкын килүенә аңлатма бирделәр.

КФУның атмосфера метеорологиясе, климатологиясе һәм экология кафедрасы мөдире, профессор Юрий Переведенцев сүзләренчә, быел Көнбатыш һәм Көнчыгыш Европа арасында зур контраст хасил булган. Алар циклоннар китереп чыгара. Шул циклоннар инде бөтен Европада температура фонын булдыра. Салкын һава да – шуннан.

– Салкынча җәйне гомердә бул­маган гаҗәп хәл дип санарга кирәкми. Корылык булмауга сөе­ник. 1972, 2010 елларда ничек булды бит, икмәк уңышы да начар иде, – диде белгеч. – Бездә 2010 елның июлендә максималь температура 39,6 градус булып тер­кәл­гән иде. Ул шуннан да югарырак була алмый. Көнбатыш Европада исә температура 43 градуска кадәр җитә. Бөтендөнья метеорология оешмасы исәпләү­ләренә карасак, июльдә һава температурасы 4 градуска югарырак булырга тиеш. Кышларын һава температурасы 7 градуска югарырак булырга мөмкин дип фаразлана.

Җылы көннәр көзен кайтачак. Белгеч бөтен өметне сен­тябрьгә баглый. “Россия Гидрометцентр хезмәткәрләре белән сөйләштем. Алар да сентябрьгә, әбиләр чуагына өмет итә”, – диде профессор. Ә менә августның беренче ун көне салкын торачак. Уртача тәүлек температурасы хәзер 20-21 градус тәшкил итә, аномалия – 4-5 градус, хәтта җиде градуска җитәргә мөмкин.

Агентлыкка Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов урып-җыю эшләре­нең дә һава торышына бәйле тоткарлануы турында әйткән.
– Беренчедән, узган ел белән чагыштырганда, басуларда иген­нәрнең өлгерүе соңга кала. Икен­чедән, һава шартлары бозылу өлгергән ашлыкны, бөртек­ле культураларны җыеп алуны да тоткарлый, – дигән ул.


Фикер өстәү