Җитәкче хаклымы? | CОРАУ-ҖАВАП

Минем Арча районы, Утар-Аты авылында почта җитәкчесе вазифасын башкарганга сентябрь аенда бер ел буласы иде. Безгә өч авыл карый. Хәзер почталар да товар сату белән шөгыльләнә. Июль аенда байтак кына конфетның сату вакыты чыкты. Эштән китәргә уйлап гариза тапшыргач, ике атна эшләдем. Районның почта бүлегеннән хезмәт кенәгәмне алырга баргач, вакыты чыккан товарлар өчен акча калдыр, шунсыз бирмим, диде җитәкче. 4 мең сум акча түләгәч кенә, кенәгәне алдым. Син вакытында сатылуын контрольдә тотарга тиеш идең, диләр. Ай саен 40 мең сумлык товар сатарга кушалар, бу мөмкин түгел, чөнки почта янында гына – кибет, халык күбрәк шунда йөри. Эштән киттем, күңелдә: “Алар хаклы булдымы соң?” – дигән сорау калды.

Гөлназ Гарипова.

Арча районы

Арча районы почта бүлеге җитәкчесе Ирек Фәйзрахманов белән элемтәгә керергә тырышып карадык. Ул, безнең газетадан икәнне белгәч, тавышыгыз ишетелми, дип элемтәне өзде. Кабат берничә тапкыр шалтыратып та, телефонны алмады.

Сорауга юрист Зөбәйдә Яхина җавап бирә:

Хезмәт килешүендә нәрсә үтәргә тиешлеге язылган, шуңа күрә кул куйганчы аның белән танышырга кирәк. Вакыты чыккан товарны сату, әлбәттә, закон нигезендә тыела. Хезмәткәргә, эштән киткәндә, хезмәт кенәгәсен бирмәү шулай ук законга каршы килә. Россия Хезмәт кодексының 84/1 билгеләмәсе буенча, эштән җибәргәч, аны бер көн эчендә бирергә тиешләр. Кеше кул куеп алырга үзе килмәгән очракта да, аны почта аша җибәрергә рөхсәт ителә. Сорап килгән хезмәткәрнекен бирмичә кала алмыйлар. Моның буенча судка яки хезмәт инспекциясенә мөрәҗәгать итәргә мөмкин.


Фикер өстәү