Җитәкчеләр хезмәткәрләренә куркыныч авырулары турында хәбәр итәргә тиешме?

Дәүләт Думасының сәламәтлек саклау комитеты әгъзасы Борис Менделевич җитәкчеләр хезмәткәрләренә куркыныч авырулары турында хәбәр итү идеясен тәнкыйтьләде. Депутат моны дискриминациягә әйләнергә мөмкин, дип саный.

— Инициатива хезмәт өлкәсендә норматив-хокукый базаны модернизацияләү кысаларында карала. Шәхсән мин мондый идеягә кискен каршы, — диде ул «Мәскәү»агентлыгына биргән интервьюсында.

Бары тик табиблар гына кешенең конкрет вазыйфада эшли аламы, юкмы икәнлеге турында карар кабул итү өчен тиешле белемгә ия, дип аңлатты Менделевич. Аның сүзләренә караганда, эш бирүче хезмәткәрнең яки дәгъвачының сәламәтлеге турындагы мәгълүматтан дөрес файдалана алмый, шуның аркасында дискриминация куркынычы туа.

Моннан тыш, хезмәткәрне башка оешмага күчергәндә җитәкче табиб серен игълан итәргщ дщ мцмкин булып чыга.


Фикер өстәү