Һава торышының тискәре тәэсиреннән ничек котылырга?

Күп тапкырлар сынаганым бар. Табигать көйсезләнә башладымы, нигәдер баш авырта башлый. Көннәр кинәт суытып, әледән-әле яңгырлар явып торганда, мондый хәл үзен аеруча нык сиздерә. Дару эчеп кенә дә файдасы аз.

Ә бит арабызда теләсә нинди һава шартларында да үзен менә дигән итеп тоючы, өлкән яшьтә булуга карамастан, Ходайның һәр бирмеш көненә сөенеп яшәүчеләр дә байтак. Андыйларның яңгыр яисә кар түгел, таш яуса да  кәефләре күтәренке.

Ерак барасы түгел. Бу юлларны язганда редакция коридорында “Карурман» ны кем суза, дисезме? Риман Гыйлемханов ул. Җитмеш яшьтән узган шат күңелле каләм иясе табигатьтәге һәр үзгәрешкә сөенә. Мондый гадәт аңа әтисе Солтан агадан күчкән бугай. Урыны җәннәттә булсын, 95 яшендә бакыйлыкка күчкән Солтан ага да гомере буе табигатьтәге һәр үзгәрешкә сөенеп яшәде. Улы Риман да:  “Үземне тыңлап яшәргә тырышам”, — ди.

Хәер, әлеге сүзләрне мин өлкәннәрдән күп тапкырлар ишеткәнем бар. Чаллыда яшәүче Татарстан һәм Россиянең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Минхаҗиан ага Сәлаховтан,  табигать көйсезлекләре борчымыймы, дип сорагач, кулын гына селтәде. Унынчы дистәсен түгәрәкләп килүче ил агасының бу турыда уйларга вакыты калмый. Ул бүген дә иртә-таңнан аяк өстендә. Иң элек  озаклап физик күнегүләр ясый. Аннары,  тирә-якка сокланып, урам әйләнеп кайта. Салкын суда коенып алырга да онытмый.

— Йөрәк, үпкә, бавыр, кыскасы,  һәр орган үзенә кайчан һәм ни кирәген гел белгертеп тора. Аңа ярдәм итәргә генә кирәк. Тиешле дәваны вакытында бирсәң, йөрәк тә, башка органнар да сәгать механизмы кебек эшли, — ди.

Яше шактый булса да, дару үләннәрен ел саен  туган ягына кайтып җыя икән. Күбрәк яшелчә, җиләк-җимеш, эремчек кебек файдалы ризык ашарга тырышам, ди.

— Барлык авырулар төрле борчулардан, кирәкмәгәнне уйлаудан килә. Хәзер радионы кабызсаң, телевизор карасаң, газета укысаң — тискәре күренешләр, үтереш һәм суеш турында хәбәрләр күп. Мин аларны сайлап-сайлап кына карыйм. Газетага килгәндә, “Ватаным Татарстан”ның һәр санын инде менә җитмеш елдан артык укып барам. Авыру һәм чирләр күңел халәтеннән килә. Үземне вак-төяк белән борчымаска тырышам. Кеше үз организмы белән дус яшәсә генә гомере озын була, — ди Мирхаҗиан ага.

Ә табигать көйсезләнгән саен башы авыртып, кәефе китеп торганнарга ни эшләргә?

Белгечләр әйтүенчә, организм өчен иң кулай күрсәткеч — атмосфера басымы 750 миллиметр булганда икән. Аннан түбәнрәк яки югарырак булса, һаваның дымлылыгы арта. Табигатьтәге бар үзгәрешне кан басымы югары булган, сулыш органнары яки йөрәк авыртуы белән интегүчеләр иң беренче чиратта тоя.

Яшьрәк чагында мондый үзгәрешләрне үзем дә җиңелрәк кичерә идем. Кан басымын үлчәгән чак та сирәк булгандыр. Мирхаҗиан ага әйткәнчә, организмымны тыңлый белмәгәнмен. Ә бит кан басымын яшьтән үк даими тикшереп тормасаң, нормадан югары яки түбән булганда, тиешле чарасын күрмәсәң, олыгыя барганда кыенга туры килә икән.

Югыйсә, әллә ни кыенлыгы да юк бит. Кан басымын нормада тотар өчен баллап яшел чәй эчү, иртәнге кофедан баш тарту, женьшень яки лимон төнәтмәсе, табиблар тәкъдим иткән дарулардан һәм витаминнардан файдалану, саф һавада күбрәк йөрү, аксымга бай ризыклар ашау кирәк.

Вакытында йокларга яту, йокы бүлмәсендәге температураның уртача 18 градус чамасы булуы да сәламәтлеге һава торышына бәйле булучыларга уңай тәэсир итә, ди белгечләр.

Соңгы вакытларда кеше сәламәтлегенә һава торышы гына түгел, магнит давылларының да тискәре тәэсире арта. Табиблар магнит давыллары вакытында “Ашыгыч ярдәм” нең күбрәк чакырылуы турында әйтә.

Галимнәр аңлатуына, магнит давыллары вакытында баш миендә кеше организмында матдәләр алмашынуы өчен җаваплы булган микроорганизмнарның эшчәнлеге тоткарлана. Нәтиҗәдә, кәеф китә, арганлык һәм башка борчулы хәлләр үзен ныграк сиздерә башлый.

Һава торышындагы үзгәрешләрнең тискәре тәэсиреннән ничек котылырга?  Иң элек, табигатьнең үзен теләктәш итәргә кирәк. Физик күнегүләр, саф һавада йөрү, йөзү, ашау-эчү һәм йокы режимын саклау, зыянлы гадәтләрдән арыну, артык авырлыкны киметү дә кеше организмына зур ярдәм итәчәк, ди белгечләр.


Фикер өстәү