Әйткәнне үтәргә кирәк

Дәүләт Советы рәисе, “Бердәм Россия” партиясенең Татарстан төбәк бүлеге секретаре Фәрит Мөхәммәтшин эш сәфәре белән Түбән Кама районында булды. Ул тоташ металл кыршаулы шин заводы хезмәткәрләре белән аралашырга һәм төзелеп килүче мәктәпне тикшерергә өлгерде, шулай ук волейбол буенча шәһәр турниры матчын ачты.
Заводка баргач, Фәрит Мө­хәм­мәтшин предприятие хез­мәткәрләре белән очрашты. Аралашканда, сүз җитештерү турында гына бармады, әлбәттә. Заводта эшләүчеләр үзләрен борчыган проблемаларны да җиткерде. Мисал өчен, чималны кабул итү­че Шаира Соловьева шәһәрнең яңа 34 нче микрорайонында балалар бакчасы һәм мәктәп төзүне тизләтүне үтенде. Түбән Кама районы башлыгы Айдар Метшин бу районда балалар бакчасы һәм мәктәп төзелеше проекты әзер­ләнүен белдерде, дип хәбәр итә “Татар-информ“.
Фәрит Мөхәммәтшин “Батыр” спорт мәктәбендә булды. Анда “Динамо-Казан” хатын-кызлар во­лейбол клубы уенчылары – халыкара класслы спорт мастеры Анастасия Самойленко (Шляхова) һәм спорт мастеры Ольга Бирюкова мастер-класс үткәрде. Шулай ук Түбән Каманың студентлар командасы һәм спорт мәктәбе җыелма командасы арасында волейбол матчы узды.
Дәүләт Советы рәисе Түбән Каманың 45 нче микрорайонында төзелә торган, сентябрь аенда ук укучыларны кабул итәчәк мәктәпкә барды һәм булачак укучыларның ата-аналары белән очрашты. Мәктәп V чакырылыш Дәүләт Советына сайлау кампаниясе барышында шәһәр халкы җиткергән тәкъдимнәрне исәпкә алып төзелә, диде ул.
– Ул вакытта партиягә халыктан 2500 теләк һәм тәкъдим килде. Шулардан 83 процентын тормышка ашырдык. 1 сентябрьгә бу күрсәткеч тагын да артачак. Бер генә мөрәҗәгать тә игътибарсыз калмый. Дәүләт Советына яңа чакырылыш алдыннан яңа наказлар килә. Бер ай булмады әле, партиягә 12 меңнән артык мөрәҗәгать килде инде, – диде Фәрит Мөхәммәтшин. – Яңа мәктәптә 11 беренче сыйныф туп­лану сөендерә. Бу бик күп һәм бик шәп! Биредә респуб­ли­кабызның киләчәк уңышларына нигез салыначак. Бәхетле, сәла­мәт һәм акыллы балалар үсте­регез, ә без сезнең проблемаларны чишәргә ярдәм итәчәкбез!
“Бердәм Россия” көне кысасында Фәрит Мөхәммәтшин районның партия активы белән дә очрашты.
– Әлеге чарада Татарстанның ничек яшәве, нинди максатларга ирешүе, нинди проблемалар барлыгы хакында мәгълүмат бирүне бурыч итеп куябыз. Икенчедән, сезне ишетергә, зур шәһәрләр һәм производстволарны ниләр борчыганын белер­гә, тормышыбыз һәм эшебездә партия уйнаган рольне активлаштыруга игътибар итәргә телибез. Әлеге очрашулар бер-беребезгә якынаерга һәм бер-беребезгә ышанырга мөмкинлек бирә, – дип искәртте Мөхәм­мәт­шин Түбән Кама районының партия активы белән очрашуда.
Түбән Камада яшәүчеләрне сукбай хайваннар язмышы, экстремаль спорт белән шөгыльлә­нү­челәр өчен парк, яңа бассейн төзү кебек мәсьәләләр борчый булып чыкты. Район башлыгы Айдар Метшин: “Түбән Кама хуҗасыз хайваннар өчен приют төзү буенча сынау төбәге була алыр иде”, – диде. Шулай ук 50 метрлы яңа бассейн төзү мәсьәләсе хәл ителә һәм 2021 елда гамәлгә ашыру күздә тотылган экстрим-парк проекты әзерләнә.
Фәрит Мөхәммәтшин Түбән Кама районында “Бердәм Россия” партиясе проектлары кысаларында 12 мәйданчык булдырылганны, шул исәптән табиб­лар, юристлар, республика министрлыклары һәм ведомстволары белгечләре тарафыннан кабул итүләр оештырылганны әйтте.


Фикер өстәү