Әлмәт районының элеккеге башлыгы, РФ Дәүләт Думасы депутаты Ришат Әбүбәкеров вафат

Бүген 60 яшендә РФ Дәүләт Думасының элеккеге депутаты һәм Татарстанның Әлмәт муниципаль районының элеккеге башлыгы Ришат Әбүбәкеров вафат булды, дип яза «Знамя труда» газетасы.

Ришат Фазлетдин улы Әбүбәкеров Казан инженер-төзелеш институтын тәмамлаган, «Татнефть» генераль директоры ярдәмчесе, иҗтимагый элемтәләр бүлеге башлыгы, «Татнефть» ГАҖ җитәкчеләре Аппараты җитәкчесе, генераль директорның кадрлар һәм социаль үсеш буенча урынбасары булып эшләгән.

2001 елдан 2005 елга кадәр Әлмәт халык депутатлары берләштерелгән советы рәисе, Әлмәт районы һәм шәһәре хакимияте башлыгы булган. 2006 елдан 2011 елга кадәр Әлмәт муниципаль районы башлыгы вазифасын башкара, Әлмәт муниципаль районы советы рәисе, Әлмәт шәһәре башлыгы, Әлмәт шәһәре советы рәисе була.

2011 елның декабрендә Ришат Әбүбәкеровны алтынчы чакырылыш Россия Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутаты итеп сайлаганнар.

«Ришат Әбүбәкеров фидакарь хезмәте өчен Дуслык ордены, медальләр белән бүләкләнгән. Аңа «Татарстан Республикасының Атказанган төзүчесе» һәм «Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районының Мактаулы гражданы» дигән исемнәр бирелгән», диелгән хәбәрдә

 


Фикер өстәү