Өч телле мәктәп кайчан ачыла?| CОРАУ-ҖАВАП

Республикада өч телдә белем бирә торган мәктәпләр ачылачак, дип сөйләгәннәр иде. Аларны ничәне һәм кайчан ачачаклар?

Сәгъдулла Шәйхулла

– Инде хәбәр иткәнебезчә, күптелле мәктәпләрне Казан, Чаллы, Әлмәт, Түбән Кама һәм Алабуга шәһәрләрендә ачу күздә тотыла. 2022 елда татар, рус, инглиз телләрендә белем бирүче 6 комплекс ачылачак. Комплекска мәктәпләрдән тыш, мәктәпкәчә әзерлек алып баручы балалар бакчалары, өстәмә белем бирү үзәкләре дә керә. Проектның беренче этабы быелгы уку елында Казанның кайбер мәктәпләрендә тормышка ашырыла башлый. Күптелле мәктәпләргә республикадан сәләтле балалар җыелыр, дип ниятләнелә.


Фикер өстәү