Өй шартларында ясалган кетчуп рецепты

Кирәк булачак:

  •  1,5 кг помидор
  • — 0,5 кг алма
  • серкә
  • тоз
  • әче кызыл борыч


1. Помидор белән алманы яхшылап юабыз. Алманың эчен, помидорның яфракларын алабыз.

2. Икесен дә берничә өлешкә бүлгәләп иттарткыч аша чыгарабыз.

3. 1 сәгать кайнатып, әлеге массаны иләк аркылы чыгарабыз.

4. Шуңа 60-100мл 9% уксус салабыз, 100гр шикәр комы, 3 чәй калагы тоз, 1 чәй калагы төелгән әче кызыл борыч салып, яхшы итеп болгатып 10-15 минут кайнатабыз.

5. Кетчупны стерильләшкән банкаларга тутырабыз!


Фикер өстәү