10 мең сумны кайчан бирәләр?| СОРАУ-ҖАВАП

 

Мин – Бөгелмәдә яшим. 1923 елның декабрендә Лениногрск районында тудым. Россия Президенты Владимир Путинның бер Указында 9 Май – Җиңү көне алдыннан тыл һәм сугыш ветераннарына 10 мең сум акча бирелә, диелгән иде. Мин балачактан эшләдем, сугыш башланганда 14 яшьтә идем. “Хезмәт ветераны” таныклыгым, илле ел стажым бар. Ник миңа да 10 мең сум акчаны бирмәделәр икән?

Минзифа Якупова.

Бөгелмә

Кызганыч, Минзифа апаны сөендерә алмыйбыз. Ил Президенты Владимир Путинның быел 24 апрельдә чыгарган Указы буенча, 10 мең сум акча сугыш чоры балаларына бирелми. Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгыннан хәбәр итүләренчә, быел 9 Май – Җиңү көне уңаеннан акчалата өстәмәне республикада яшәүче 1 мең 481 ветеран алган. Әлеге федераль акча Пенсия фонды бүлекләре аша түләнде. Ул сугыш ветераннарына, фашистларга каршы партизаннар хәрәкәтендә сугышучыларга  билгеләнгән.


Фикер өстәү