100 еллык тормышыбызны тагын да яхшырта

ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү безнең тормышыбызны тагын да яхшыртачак. Бу хакта әлеге чараны оештыру комитеты утырышында хәбәр иттеләр.

Бәйрәм үз эченә 75 чараны алачак. РФ вице-премьеры Виталий Мутко әйтүенчә, ТАССРның 100 еллыгы – федераль масштабтагы вакыйга. “Татарстан федераль проектларны гамәлгә ашыруда актив эшли. Илебезнең спорты, икътисады, фән, мәдәнияте өлкәсенә зур өлеш кертә. 100 еллык бәйрәмдә республиканың мөмкинлекләре һәм уңышлары күрсәтеләчәк”, – диде ул.

Бәйрәм чараларына нәрсәләр кертелгән соң? Дүрт бүлектән торган исемлекнең беренче өлешенә БДБнең I уеннары, “Россия – Ислам дөньясы” саммиты, федераль Сабан туе кертелгән. Икенче бүлек мәдәни үсешкә кыгылышлы һәм социаль вакыйгалардан гыйбарәт. Калган бүлекләрдә фәнни, мәгълүмати чаралар, шулай ук төзелеш, төзекләндерү мәсьәләләре урын алган. Бу җәһәттән Мутко тиздән Мәрьям Ана чиркәвенең ачылуын һәм Казанда җәмигъ мәчете төзеләчәген хәбәр итте.

Планга социаль әһәмияткә ия объектларны төзекләндерү, төзү дә кертелгән. Болар – авыл клублары, балалар бакчалары, социаль хезмәт күрсәтү биналары, спорт мәйданчыклары, чаңгыда шуу базалары, бассейннар. Мутко әйтүенчә, бу эшләр 2019-2020 елларга исәпләнгән. Вакыт күп түгел, әмма вице-премьер федераль хакимиятнең Татарстанга ышанычы зур булуын әйтте. Биредә теләсә нинди масштабтагы эшләрне оста башкарып чыгучы команда тупланган, диде ул.

Мисалга торак өлкәсен алырга була. Журналистлар белән аралашканда Виталий Мутко Татарстанның торак төзелеше буенча Россиядә алтынчы урында торганын билгеләп үткән иде.

Казан туристларны кабул итү буенча Россия шәһәрләре арасында өченче урында тора. Моңа, билгеле, калада халыкара чараларның узуы да сәбәпче. Озакламый Казан шундый чараларның берсен – WorldSkills чемпионатын кабул итә. Аның югары дәрәҗәдә үткәрелүенә шик юк, дип билгеләп үтте Мутко утырышта.
Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов чыгышында Татарстан ирешкән уңышлар турында сөйләде һәм башкарыласы эшләргә тукталды. Алар арасында халыкара, Россиякүләм, культурологик чаралар да бар. “ТАССРның 100 еллыгы – республика бәйрәме генә түгел. Шуңа тантаналы чаралар Мәскәү, Санкт-Петербург һәм башка төбәкләрдә, шулай ук чит илләрдә дә үткәреләчәк. Әйтик, икътисади саммит, яшь шәһәрләр һәм муниципаль берәмлекләр парады һәм башкалар. Мөһим объектларга килсәк, “Казан Экспо” күп функцияле үзәк төзелде һәм Габдулла Тукайның туган көнендә Илһам Шакиров исемендәге концерт залы ачылды. Юбилей елында милли китапханә дә яңа биналы булачак. Алафузов исемендәге эшче театр бинасында төзекләндерү эшләре тәмамланып, ул “Йолдызлык” фестиваленә тапшырылачак”, – диде ул.

Татарстан премьер-министры урынбасары Васыйл Шәйхразиев бәйрәмгә кагылышлы тагын берничә яңалыкка тукталды. Аның кайберләре: 100 еллыкка багышлап, махсус медаль эшләнәчәк һәм республика үсешенә өлеш керткән шәхесләргә тапшырылачак. Әлеге датага багышлап, акча берәмлекләре дә чыгарылачак. Метроның икенче линиясе ТАССРның 100 еллыгы дигән исем алачак. Республика белән бер яшьтә булган кешеләргә махсус бүләкләр тапшырылачак. Республикада 100 яшьтән узган 191 кеше яши.
Казан һәйкәлләргә дә байый. Бәйрәм уңаеннан Советлар Союзы Герое Мәгубә Сыртлановага, Михаил Девятаевка, Социалистик Хезмәт Герое Виталий Копыловка һәйкәл куелачак. Бөек Җиңүгә 75 ел тулуны билгеләп үтү уңаеннан җиңү алып килгән солдатка багышланган һәйкәл эскизына бәйге игълан ителгән.
Утырышта Чаллы шәһәре башлыгы Наил Мәһдиев, Яшел Үзәннең Горький исемендәге завод директоры Александр Карпов та катнашты. Алар әлеге бәйрәмдә үзләрендә узачак чаралар турында сөйләде һәм әлеге объектларның үткәне белән таныштырды.
Гөлинә Гыймадова


Фикер өстәү