Татарстан башкаласында WorldSkills 45нче дөнья чемпионаты тантаналы рәвештә 22 августта “Казан Арена” стадионында ачылачак. “Пульс” дип аталган шоу һөнәри осталыкка багышлана, дип хәбәр итә «Татар-информ».
Театральләштерелгән тамашаның төп геройлары – үз һөнәрендә беренче булып яңалык ачучылар, уйлап табучылар, хезмәтне рационаллаштыручылар. Шоуның махсус кунагы робот София булачак, ул – дөньяда гражданлык һәм паспорт алган бердәнбер андроид.
Бәйрәм программасында Ёлка, Александр Панайотов, “Дана Соколова” рок-төркеме, “Jukebox trio” акапелла триосы, Ян Гэ һәм Therr Maitz инди-төркеме чыгыш ясаячак. Билетларны «Казан Арена» кассаларында сатып алырга була. Кассалар көн саен 10.00-19.00 сәгатьләрдә эшли.
Шулай ук билетлар WORLDSKILLSKAZAN2019.COM сайтында сатыла. Билет бәясе – 300 сумнан 1,5 мең сумга кадәр.
Чемпионатның Элемтә үзәге: 8-800-222-00-00.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat