Казанда Миллениум күпере янына яңа күпер салачаклар

Казанның яңа Генераль планы проекты Миллениум күпере янына тагын бер яңа күпер төзүне күздә тота. Бу белешмә Татарстан башкаласы мэриясе сайтында урнаштырылган проект  материалларында китерелә.

Яңа күпер шәһәрнең Совет районындагы Новаторлар тукталышы пунктын һәм Яңа Савин районындагы Чистай урамын тоташтырырга тиеш.

Шулай итеп, яңа күпер хәзер Миллениум күпере һәм Өченче транспорт дамбасы буенча хәрәкәт итүче автомобильләр санын киметә алачак.

«Татар-информ» элек Казанның яңа Генераль планы проекты 26 яңа метро станциясен төзүне күздә тота, дип хәбәр иткән иде.


Фикер өстәү