Укымаган бала елга карамый. Башлангычта өч ел белем алыргамы, әллә дүртме?

Башлангыч мәктәп: 3 елмы, әллә 4 елмы? Башлангыч белемне өч ел эчендә үзләш­терергә дә мөмкин икән. Тик моның кайсы яхшырак? Ил мәктәпләрендә мондый тәҗрибә булгач, әлеге яңалык безгә дә килеп җитмәс, дип кем әйтә ала? Шулай булгач, белеп тору зыян итмәс.

“Российская газета” хәбәр ит­кәнчә, илнең кайбер мәктәп­лә­рендә “кыска сыйныф”лар туп­лау­чылар бар, тик бу хакта күпер­теп сөйләмиләр генә. Өч еллык сыйныфка аерым сайлап алалар икән. Бу төр уку нәрсәсе белән аерыла? Аерма беренче елда гына сизелә: Яңа елга кадәр укучылар – 1 нче, аннан соң икенче сыйныф программасын үтә. Өч ел укыганда, инглиз телен беренче елны ук укыта башлыйлар, өй эшләре дә бирәләр. Ә гадәти мәктәпләрдә болар барысы да 2 нче сыйныфта гына каралган. Тизләтелгән программа буенча дәресләр атнасына 23 сәгать керсә, бер ел артык булганда, ике сәгатькә кимрәк укытыла.

– 1985-1986 елларга кадәр башлангыч мәктәптә өч ел укыттылар. Хәтерлим әле, 3 һәм 4 елга исәп­ләнгән “Әлифба”лар бар иде. Әм­ма бу төр укыту үзен ак­ламады. Балалар аерым фән­нәрне өйрә­нергә психологик яктан әзер түгел дип табылды. Бала өеннән әзер­лексез чыгып киткән кебек була бу. Беренче укытучы әни кебек бит ул. Шулай итеп, 15-20 елга гына ярады өч еллык укыту, – ди мәгариф белгече Илдус Сәгъдиев. – Мин мә­гариф системасын гел үзгәр­теп торуга каршы. Ниндидер яңа­лыкны керт­кәнче, башта укы­тучыларның фи­керен беле­шү ки­рәк. Миңа калса, аларның күпче­леге каршы ки­ләчәк. Ми­немчә, мәктәп өйгә әй­ләнергә тиеш. Иң мөһиме әнә шул.

Укытучылар, димәктән, тәҗ­рибәле педагогларның да фикерен белештек.

– Мин мәктәптә 42 ел укытам. Бик зиһенле укучылар бар. Алар­ның эшләрен тикшереп, күзәтеп кенә торырга кирәк. Әмма күбесе уртача укый. Өчтән беренең өлгереше уртачадан түбәнрәк. Баланы кабул иткәндә, син көчле, ә син көчсез дип, аралап булмый. Әмма шул ук вакытта көчле балалар алга китә алмый, алар башкаларны көтеп утыра. Баланы укытып карамыйча белеп булмый. Бик яхшы укыганы, өметле кү­рен­гәне дә тора-бара сүлпәнәеп китәргә, шул ук вакытта авыр үзләштерүчесе дә бик яхшы укый башларга мөм­кин. Монда күп нәрсә теләктән дә тора. Шуңа күрә алдан фаразлау мөмкин түгел. Хәзер программалар да авыр, – ди башлангыч сыйныф укытучысы Гөлнур Яруллина.

Кызык, бу хакта быел БДИда 399 балл җыйган Казан егете Рамил Баһаветдинов ниләр уйлый икән?

– Элек өч ел укыганнар бит, нигә аны хәзер дә шулай итмәскә? Башлангыч мәктәптә база белеме бирелә, әллә ни өстәмә мәгълүмат алып булмый. Укуны бер елга киметкәндә, югары сыйныфларны сигез елга сузып була. Әгәр бала начар укый икән, ничә ел укытсаң да файдасыз дип саныйм. Дөрес, күп нәрсә укыту­чының дәресне ничек аңлату­ын­нан тора. Миңа исә экстернат рәвешендә укырга тәкъдим ит­кәннәр иде, тик риза булмадым. Материалларны тирәнтен өй­рәнергә тырыштым, – ди Рамил.

Балтач районында яшәүче сигез бала анасы Җәмилә Абдуллина да иртәрәк укып бетерү яклы. Ул биш баласын да инглиз теленә өендә үзе өйрәтә.

– 1 яшь 2 ай тулгач, хайваннар дөньясын өйрәтә башлыйбыз. Менә төпчек кызым Алсу белән дә шуларны өйрәнәбез әле. Әйтик, ат рәсемен күрсәтәм дә кешнәп күрсәтәм. 4 яшьтә рәсем төшерә башлыйбыз. Тагын бер елдан “Әлифба”га тотынабыз. Укучылар белән аралашып торам. Кайберләре, һаман бер әйберне сөйлиләр, дип зарлана. Бер теманы биш тапкыр кабатлау, гел чәйнәп тору нигә кирәк? Укытучы китап сүзе сөйлә­мә­гәндә, барысы да хәтердә калачак. Мин өч ел укытуга бер дә каршы түгел. Тик балаларны тестлар аша сайлап алу кирәкми, барысы да баланың уку теләгенә бәйле булырга тиеш, – ди ул.

Сәрия Мифтахова


Фикер өстәү