Мөслимдә, сыерлар болынга чыккан өчен, халыктан акча җыялар…

Редакциягә, Мөслим районында көтүлек җирләрендә йөргән сыерлар өчен халыктан акча җыялар икән, дигән хәбәр килеп иреште. Дөресен әйткәндә, без башта бу хәбәргә ышанырга теләмәдек. Чөнки моңа кадәр сыер көтүгә чыгып, ялан печәнен ашаган өчен акча җыйганна­рын ишеткәнебез юк иде.

Ләкин сораша, кызыксына торгач, әлеге хәлнең чыннан да дөреслеккә туры килүенә инандык. Мөслим районының 19 авыл җирлегендә дә көтүлек җирләре өчен акча җыялар булып чыкты. Ни өчен җыялар? Акча нинди максатларга кулланыла? Без әнә шул сорауларга җавап эзләдек.

“Шулай тиеш дип кабул итәбез”

– Ике сыерыбыз бар. Алар көтүгә чыккан өчен, мал башыннан 200 сум акча җыялар. Ярый инде, көтүгә куыла торган сыерга түләтсеннәр дә, ди. Тик ни өчен абзарда тоткан өчен акча җыя­лар? Менә шунысы аң­ла­шылмый, – ди Иске Карамалы авылында яшәүче Алмаз Әх­мәт­җанов.

Ә эш менә нәрсәдә икән. 2010 елда райондагы көтүлек җир­ләрен һәр авылның бер актив ке­шесенә килешү нигезендә арендага биргәннәр.
– Ул вакытта мин Күбәк авылы клубында җыештыручы булып эшли идем. Авыл советы рәисе: “Илүсә апа, булыша алмассыңмы икән?” – дип сорагач, “Кешеләр белән дә аралашырмын”, – дип ризалык бирдем, – ди көтүлек җирләрен арендага алучы, бүген Иске Карамалы авылыннан акча җыючы Илүсә Исламова.
Документта “арендага алучы” дип язылса да, әлеге кешеләрнең эшләре халыктан акча җыеп, аны районның Җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасы счетына илтеп тапшыруыннан гый­барәт булып чыкты. Акчаны ай саен түгел, ә елга бер тапкыр сыер башыннан 200 сум җыялар.
– Без моның өчен бер тиен дә акча алмыйбыз. Җыелган акчадан да үзебезгә калганы юк, – дип кат-кат басым ясады яңа танышым. – Бу эшнең бер авырлыгын да күрмим. Арада бер-ике усалын исәпкә алмаганда, халыкның зарланганы да булмады. Көтүлек җирләре, өйдәге малларына чабып алган печән өчен дип аң­ла­табыз халыкка. Каршы килмиләр үзе. Халык та, үзебез дә шулай тиеш дип кабул итәбез. Күпчелек халык 2 сыер асрый, 5-6ны тотучылар да бар. Быел менә 56 сыерга акча җыйдым.

Бирәләр дә алалар

Иске Карамалы авыл җирле­генә биш (Иске Карамалы, Яңа Карамалы, Күбәк, Түреш, Карл Либкнехт исемендәге) авыл керә. Аның башлыгы Илнур Кәримов әйтүенчә, акча җыю, аның кү­ләмен билгеләү аларга бөтенләй карамый. Алар – бу эшләрне чит­тән карап, күзәтеп, кон­трольдә тотучы гына.
– Акча күләме кадастр бәя­сеннән чыгып билгеләнелә. Сыер күбрәк булганда, акча күләме азрак иде. Сыер саны елдан-ел кимү белән, бәя дә арта. Мал саны күп булып, көтүлек җире азрак булганнар азрак түли. Дө­ресен генә әйткәндә, мәшәкатьле эш инде бу. Үз вакытында арендага мәҗбү­риләп биргәннәр дә җәфа ясаганнар. 2010 елда әлеге карар чыккач, Мөслим районы законны үтәгән, ә башка районнар бик игътибар биреп бетер­мәгәннәрдер, бәлки. Без хәзер шулай дип уйлыйбыз инде, – ди Илнур Кә­римов.
Шулай да ул сыер башына елга бер тапкыр җыела торган 200 сумны авыр йөк дип санамавын әйтте. Элек әле бу акчаны тана, ат, кәҗәләр өчен дә җыйганнар.
– Халыкның күпчелеге моңа күнеккән, гадәтләнгән инде. 200 сумны авырсынмыйча түлиләр. Шулай да арада төрле кеше бар. Халык­ның өчтән бере сыерын көтү­леккә кумый – авыл башына чыгарып, бауга гына бәйли. Ан­дыйларның акча бирәселәре килми, әлбәттә. Ләкин ул маллар да ялан печәнен ашый бит. Абзарындагы малга да үләнне шуннан чабып алып кайтып ашата. Нигә әле моның өчен башкалар түләргә тиеш? Субсидияне сыер асраган һәр кеше ала бит, – ди Илнур Кәримов.
Авыл җирлеге башлыгы рес­публиканың Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының сыер санына карап бирелә торган субсидиясе турында кат-кат искә төшерде. Тик халык сөтлебикә­ләргә бирелә торган субсидияне кая гына бүлеп бетерер икән? Шәхси хуҗалыкларга әлеге яр­дәмне маллары көтүлектә йөргән өчен дип түгел, ә сөт бәяләре төшкәнгә бирә башлаганнар иде бит югыйсә. Бер кул белән биреп, икенчесе белән тартып алуның авылларда сыерларның тагын да кимүенә китерүе бар бит.
– 200 сум акча түлисе була дип кенә кеше сыерын бетерми инде. Моңа кадәр күпме кирәк, шуның кадәр печәнен, саламын, ашлыгын биреп барабыз. Дәүләт тә ярдәм итеп тора. Менә шундыйларны да күрергә кирәк бераз, – дип сүзен тәмамлады ул.
Мөслим районы Җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасы рәи­­се Эльвир Шәйхәйдәров белән дә элемтәгә кердек.
“Барысы да закон буенча эш­ләнә”, – дип аңлатты ул. Һәр җир кишәрлеге теркәлгән, хуҗа­лы булырга тиеш. Болай итеп акча җыюның беренче сәбәбе әнә шул булса, икенчесе – җирләрне… фермерлардан саклап калу икән.
– Закон буенча теләсә нинди фермер җирне үз исеменә рәс­миләштерә ала. Бик сирәк очракта гына каршы килә алабыз. Фер­мерларның да төрлесе бар. Эшли алганы, эшли алмаганы. Шуңа күрә көтүлек җирләрен саклап калыр өчен, авыл кешеләре бе­лән килешү төзегәннәр дип бе­ләм, – диде Эльвир Шәйхәй­дә­ров.
Аның әйтүенчә, “арендага алучылар” килешүне ел саен озайтып торалар. Шулай ук, телиләр икән, аны теләсә кайсы вакытта өзә дә алалар.
Без башка районнарга шалтыратып, алардагы вазгыятьне дә белештек. Тик кайсы гына район белән элемтәгә керсәк тә, “юк, бездә мондый хәлнең булганы юк” , дигән җавап алдык.
– Сыер болында йөргән өчен акча җыю буламыни? Булмаганны…. Авыл советы карамагындагы җирләр бит инде ул. Безнең районда моның өчен әллә нинди җәза бирерләр иде, – диделәр, мәсәлән, кукмаралылар.

Зөһрә Садыйкова


2 фикер

  1. Э акча Кая киткэн бу Бер жирдэ юк мондый Хэл судит итэргэ кирэк аларны

  2. Э акча Кая киткэн бу Бер жирдэ юк мондый Хэл судит итэргэ кирэк аларны

Фикер өстәү