Cалкыннар чигенергә уйламый. Әмма моңа көенергә кирәкми. Профессор Юрий Переведенцев шундый фикердә. “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында быелгы җәйнең ни өчен салкын килүенә аңлатма бирделәр.
КФУның атмосфера метеорологиясе, климатологиясе һәм экология кафедрасы мөдире, профессор Юрий Переведенцев сүзләренчә, быел Көнбатыш һәм Көнчыгыш Европа арасында зур контраст хасил булган. Алар циклоннар китереп чыгара. Шул циклоннар инде бөтен Европада температура фонын булдыра. Салкын һава да – шуннан.
– Салкынча җәйне гомердә булмаган гаҗәп хәл дип санарга кирәкми. Корылык булмауга сөеник. 1972, 2010 елларда ничек булды бит, икмәк уңышы да начар иде, – диде белгеч. – Бездә 2010 елның июлендә максималь температура 39,6 градус булып теркәлгән иде. Ул шуннан да югарырак була алмый. Көнбатыш Европада исә температура 43 градуска кадәр җитә. Бөтендөнья метеорология оешмасы исәпләүләренә карасак, июльдә һава температурасы 4 градуска югарырак булырга тиеш. Кышларын һава температурасы 7 градуска югарырак булырга мөмкин дип фаразлана.
Җылы көннәр көзен кайтачак. Белгеч бөтен өметне сентябрьгә баглый. “Россия Гидрометцентр хезмәткәрләре белән сөйләштем. Алар да сентябрьгә, әбиләр чуагына өмет итә”, – диде профессор. Ә менә августның беренче ун көне салкын торачак. Уртача тәүлек температурасы хәзер 20-21 градус тәшкил итә, аномалия – 4-5 градус, хәтта җиде градуска җитәргә мөмкин.
Агентлыкка Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов урып-җыю эшләренең дә һава торышына бәйле тоткарлануы турында әйткән.
– Беренчедән, узган ел белән чагыштырганда, басуларда игеннәрнең өлгерүе соңга кала. Икенчедән, һава шартлары бозылу өлгергән ашлыкны, бөртекле культураларны җыеп алуны да тоткарлый, – дигән ул.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat