Милекне теркәү кагыйдәләрендә үзгәрешләр бар

Күчемсез милекне теркәү мәсьәләсендә яңалыклар бар. 31 июльдән гамәлгә кергән кагыйдәләр фатирда өлешләре булган кешеләргә кагыла. Кайбер очракларда үзгәрешләрне нотариуста раслату кирәк булмаячак.

Мондый мөмкинлек түбәндәге очракларда бирелә:
– фатирны сатканда, өлешләре булган кешеләр (барысы да) бер сату-алу килешүе ясаганда;
– ипотекага алынган фатирда өлешләре булган барлык кешеләр бер сатып-алуны хәл иткәндә;
– ипотекага фатир алып, кредит оешмалары белән килешү төзегәндә.

Хәзер фатир сатып алганда, мирас күчкәндә, бүләк иткәндә, ипотека өлешенә кергәндә килешү кулдан гына гади итеп язылачак һәм барлык кешеләрнең имзасы кирәк булачак.
Нотариус раславы кирәк булган кайбер очраклар бар. Болар:
– әгәр фатирда берничә кешенең өлеше булып, кеше үз өлешен генә сатса;
– банклар биргән кредит түгел, физик һәм юридик затлар арасында ипотека килешүе булганда;
– фатирда өлешләре булган балигъ булмаган балаларга.

Милек сатып-алу эше гадиләштерелсә дә, игътибарлы булыгыз. Фатирдагы барлык хуҗаларның санын белер өчен, белгечләр ЕГРНнан белешмә алырга киңәш итә. Моны күпфункцияле үзәкләрдә эшләргә була. Шулай ук биредә үз электрон адресыңны да калдырып китүне сорыйлар. Болай эшләгәндә, һәр кеше милеккә кагылган яңалыкларны вакытында белеп торачак.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү