Гаилә җылысымы, карьера үсешеме? Әлеге сорау белән Россия халкына “Зарплата.ру” федераль порталы мөрәҗәгать иткән. Сораштыруда 9 мең кеше катнашкан. Көлсәң көл, еласаң ела: катнашучыларның күбесе эшне гаиләгә караганда өстенрәк күрә икән. Җавап бирүчеләрнең 68 проценты, әгәр хезмәт хакын күтәрсәләр яки яхшырак эш тәкъдим итсәләр, гаиләгә багышланган вакытны эш өчен корбан итәргә әзер булуын әйткән. Респондентларның өчтән бер өлеше үзен карьерист дип саный. Гаиләгә дә, эшкә дә бертигез карап булмый, диючеләр дә бар. Эш аркасында гаиләсе таркалган кешеләр дә юк түгел. Ә сез гаиләгезне акчага алмаштыра аласызмы?
Альберт Миннекаев, машина йөртүче:
– Гомерем ерак юлда уза. Айга ике тапкыр өйгә кайтам. Яшермим, акчаны күп түлиләр. Шуңа да хатыным әлегә эшләми. Әмма мин өйне бик сагынам. Кайткан вакытта гел балалар белән, беркая да бармыйча, тәмле ризыклар ашап, өйдә ятам. Бераз акча туплыйм да, эшемне башкага алыштырырга дип торам.
Резеда, авыл клубы мөдире:
– Эшем миңа һәрвакыт мөһимрәк. Гаилә корып карадым, әмма кайтып керә алмый торган эшем аркасында, тормышым барып чыкмады. Әле дә кияүгә чыгарга тәкъдим ясаучылар бар. Әмма мин аларга, бу эшем белән мине өч көн дә тотмаячаксыз бит, дим. Өйдәгесен эшләрсең, каената-каенанаңны тәрбияләрсең, диләр. Кул-аякларым богауланганны яратмыйм. Яшьли әби буласым килми, ашыгу, яну-дөрләү холкыма күбрәк туры килә. Бу – минем яшәү рәвешем. Кызыма да мәдәният хезмәткәре эше тәкъдим иткәннәр иде. Әни, синең эшеңнән дә туйдым, гаиләне җимерәсе килми, диде.
Фирүзә Сөләйманова, кибет директоры:
– Мин – акча өчен эшне сайлаган кеше. 35 яшемә җиттем, кияүгә чыгасы килми. Баштарак бер кибеттә кассада утырдым. Ул чакта йөргән егетем дә бар иде. Туй хакында да сөйләштек. Әмма ул минем эштән соң кайтуымны яратмады. Әнисе дә, кияүгә чыксаң, өйдә утырырсың, дигән иде. Ә мин андый кеше түгел. Ирек яратам. Озак та үтмәде, миңа товар кабул итүче эшен тәкъдим иттеләр. Каршы килмәдем. Акчасы да күзгә күренеп артты. Ике ел элек кибет директоры итеп билгеләделәр. Риза булдым. Гаиләм юк, балам елап тормый. Аның каравы мин акчасыз утырмыйм. Рәхәтләнеп барасы җиремә барам, апамның балаларын карашам. Аларга да акча кызганмыйм. Әле менә дус кызым белән диңгезгә барып кайттык. Авылдагы әти-әнигә дә ярдәм итеп торам. Хәзер инде кияүгә чыгып яши аласыма ышанмыйм да. Мин эшсез тора алмыйм.
Лилия Муллагалиева, Татарстанның атказанган артисты, дүрт бала анасы:
– Хатын-кыз өчен гаилә иң беренче урында һәм ул берничек тә карьерага комачаулый алмый. Гаилә – яшәү мәгънәсе бит инде ул. Яшәүдән мәгънә тапмаган килеш ничек итеп иҗатка килеп була? Алар бер-берсен тулыландыра гына. Мине тамашачы ир хатыны, балалар анасы итеп кабул итте, үзләренә үрнәк итеп алды. Гомерне гаиләгә багышлау хатын-кызны берничек тә кимсетми.
Айгөл Шәфигуллина-Солтан (Төркия):
– Минем ирем – төрек, бу якларда хатын-кызны эшләтү дөрес үк саналмый, өйдә утыралар. Эшләүчеләре дә бар инде. Ирләргә генә салынып яту килешми бит. Шуңа эшләргә кирәк. Мин эшләүдән курыкмыйм анысы, әмма кияүгә чыкканнан соң карьера икенче планга күчте. Эш дип гаиләдән баш тартмас идем.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat