«Пенсиясе күп дип, юл акчасын ник кисәләр?»

Ирем Мингәрәев Шәүкәт Габбас улы (1938 елгы) 22 мең 296 сум пенсия ала. Пенсиясе күп дип, юл акчасын кистеләр. Хәзер бу өстәмәне 486 сум урынына 180 сум гына түлиләр. 306 сумын тотып калалар. Юл акчасын ник кистеләр икән, шуны аңламыйбыз. Иремнең әтисе сугыштан кайтмаган. Үзе, сугыш чоры баласы булып, бик күп авырлыклар күргән.

Таһирә апагыз.
Нурлат районы, Колбай-Мораса авылы

Нурлат районы социаль яклау бүлеге белгече Рәмзия Шәрипова:
– Юл акчасы “Татарстан Республикасы халкына адреслы социаль ярдәм күрсәтү турында”гы законга (2004 ел, 8 декабрь) нигезләнеп исәпләнә. Бу документка бертуктаусыз үзгәрешләр кертелеп тора. Соң­гыларының берсендә “Әгәр гражданның кереме 20 мең сумнан артып китсә, юл акчасы 180 сум күләмендә бирелә” диелгән. Форсаттан файдаланып, шуны да әйтеп китим: әгәр керем 25 мең сумнан артып китсә, юл акчасы бөтенләй бирелми. 2019 елның март аенда кертелгән үзгәрешләр ниге­зендә, юл акчасының күләме гражданның мал-мөлкәтенә дә бәйле. Бу очракта аның җир һәм торак мәйданы карала.


Фикер өстәү