Акча түлим, ә хезмәтеннән куллана алмыйм

“Ватаным Татарстан”ны 1966 елдан бирле алдырам. Мәктәпкә эшкә кергәч, язылган идем. Шуннан бирле аерылганым юк. Чынбарлыкны яктыртканы өчен яратып укыйм. Минем өчен ул – әйдәп баручы газета.
Бу рубриканы ачып, бик яхшы иттегез әле. Рәхәтләнеп, ачылып сөйләшер­гә була. Минем дә күңелне борчып торган үтенечем бар иде. Бу авыл җирендә чүп җыю мәсьәләсенә кагыла.
Безнең авыл бик зур. Анда чүп җыяр өчен өч кенә җиргә контейнер куелган. Үзем II төркем инвалид булганлыктан, чүп күтәреп, еракка барып йөри алмыйм, аякларым авырта. Булышыр кешем дә юк. 37 яшьлек улым – тумыштан инвалид. Шуңа күрә, чүплеккә барып, бер шырпы да ташлаганым юк. Алдан киптерәм, аннары яндырам. Шулай булса да, чүп түккән өчен акча түлә­тәләр. Авыл җирлегенә шалтыраткан идем. “Без бернәрсә дә эшли алмыйбыз”, – диделәр. Бу – мескеннәрне талау дигән сүз бит инде. Кайбер авылларда машина йөреп, капка төпләреннән алып китә, дип ишеткәнем бар. Бәлки, безнең кебекләр өчен әллә нигә бер булса да, шушы ысулны файдаланырга кирәктер?
Нурҗиһан Хәйретдинова.
Әлки районы, Югары Әлки авылы

Әлки районы Түбән Әлки авыл җирлеге башлыгы Мансур Галиуллин:
– Беренчедән, Югары Әлки авылында чүп контейнерлары өч түгел, дүрт җирдә куелган. Икенчедән, Нурҗиһан апаның проблемасын беләбез. Ярдәм итәргә генә хәлебездән килми. Чыннан да, авылыбыз зур. Күбрәк урында кирәктер ул чүп савытлары. Контейнерларның булганнарын да үзара салым акчасына сатып алдык, халыкның үз акчасына. Референдум үткәргәндә шулай сөйләшкән идек. Тагын сатып алыр идек, акча җитеп бетми. Безгә “Нк-Сервис” оешмасы хезмәт күрсәтә. Нишләптер, алар чүп савытлары кую хакында баш ватмыйлар. Мин белеп бетермим, бәлки, бу аларның вазифасына керми дә торгандыр. Каты көнкүреш калдыкларын чыгару буенча килешүне Казандагы оешманың Алексеевскидагы бүлекчәсе белән төзибез. Бу контейнерлар проблемасын, чыннан да, вак нәрсә кебек тоелса да, югарырак дәрәҗәдә карарга кирәк. Ә болай чүпне яндырырга ярамый, янмый торганнары да күп була, кайдадыр читкә чыгарып атарга шулай ук ярамый. Эколог­лар тикшереп кенә тора. Безгә: “Фәлән апа, башкача чара юк бит инде. Чүбегезне контейнерларга ташлагыз да акчасын түләгез”, – дип ялынып йөрергә генә кала.

“Нк-Сервис” оешмасының Алексеевскидагы бүлекчәсендә халык белән эшләү менеджеры Тамара Денисова:
– Без эшчәнлекне тиешле карар ниге­зендә алып барабыз. Анда нормативлар язылган. Ә түләүгә килгәндә, син кайсыдыр йортта яшисең икән, әлбәттә инде, исем­лек­кә керәсең. Нурҗиһан апа очрагына килгәндә, ул авыл җирлеге башлыгы белән киңәшләшсен иде. Бәлки, аларга, гаилә­лә­рендә ике инвалид булгач, социаль хез­мәткәр билгеләнгәндер яисә күршеләре, туганнары булыша алыр. Контейнерлар кую мәсьәләсе әлегә безнең вазифага керми. Безнең эш – урыннарга барып, каты көнкүреш калдыкларын чыгару. Евроконтейнерлар белән район, авыл җирлекләре тәэмин итә. “ПЖКХ” идарә компаниясе быел килешү төзелгән җирлекләрне, оешмаларны чүп савытлары белән тәэмин итү мәсьәләсен программага кертмәкче иде, Тарифлар буенча дәүләт комитеты бу статьяны үткәрмәде. Әмма, әйтергә кирәк, әлеге мәсьәлә көн кадагыннан төшерелми.
Җирлекләр үзләре өстәмә чүп савытлары куйса, безгә урыны турында хәбәр генә итәләр. Бернинди чикләүләр дә юк. Әлбәттә инде, аларның һәрберсе, архитектор, ида­рә компаниясе белгечләре белән килешенеп, авыл халкы теләген үтәп, куелырга тиеш.


Фикер өстәү