Фатирдан чыгарып булмыймы?

Миңа – 82 яшь. Тузган торак программасы нигезендә ике бүлмәле фатир алган идем. Тик үземә генә түгел, оныгым белән икебезгә. Аның әтисе 22 ел төрмәдә утырды, әнисе дә тәртипле түгел. Аралашмыйбыз. Оныгым кечке­нәдән минем кулга калды. Үземчә бик тәрбияләп үстергән идем. Инде ун еллап күргәнем юк. Фатир өчен дә түләми. Кыскасы, килеп караганы да, кызыксынганы да юк. Исәнме-түгелме икәнен дә белмим. Аны фатирдагы өлеш­тән мәхрүм итеп булмыймы икән? Әле аяк­ларымда йөрсәм дә, кибетләргә үзем барсам да, яшь бар бит инде. Берәр караучы тапсам, шуның өчен фатирны аңа калдырыр идем. Картлар йортына кит­сәм, шунда яздырыр идем. Миңа берни дә кирәкми. Җирләргә акчам да бар. Исән чагымда тыныч кына яшәп, бакыйлыкка күчкәч, йолаларга туры китереп, Коръән ашлары укытсалар иде, дип кенә телим. Ә болай бушка гына минем арттан йөрүче булмас шул.
Кәримә Сәгъдиева. Казан

Юрист Роберт Туктаров:
– Онык әбисе белән беррәттән фатир­ның хуҗасы булып санала икән, Конституция нигезендә аны сәбәпсез генә фатирдан чыгарып атарга беркемнең дә хакы юк. Бу эш бары тик суд карары нигезендә башкарылырга мөмкин. Суд эшен башлау өчен фатир алганда бирелгән документлар, шулай ук Росреестрдан белешмәләр кирәк.
Әгәр онык, чыннан да, хәбәрсез югалган икән, башка юл белән китәргә мөмкин. Закон нигезендә, гаилә әгъзасы турында өч ел бернинди дә хәбәр булмаса, ул хәбәрсез югалган дип санала. Биш елдан соң үлгән дип рәс­ми­ләштерелә. Бу очракта әби фатирга тулысынча варис булып калыр һәм мөлкәт аның исе­менә күчәр иде. Ялгызы гына хуҗа булып калса, әби фатирны үзенә булышкан кешегә дә күчерә ала. Моның өчен нотариуска барырга кирәк. Ярдәм ике төрле булырга мөмкин. Беренчесе – реаль ярдәм, ягъни караучы әбигә гел булышып яши, ашата-эчертә, киендерә һ.б., икенче очракта ай саен акча күчерә.

Редакциядән. Роберт Туктаров күп еллар “ВТ” газетасында юрист хезмәтен үтәп килде. Ул хәзер дә укучыларыбызны яр­дәменнән ташламый. Бу очракта да, әгәр Кәримә апа кирәксенсә, бушлай ярдәм күрсәтергә вәгъдә бирде.


Фикер өстәү