«Ул — миңа терәк, мин аңа кирәк!»

Балык Бистәсе районының Иске Арыш авылында яшәүче 45 яшьлек Илшат Әкбәровны күпләр белә хәзер. 39 яшендә юл фаҗигасенә очрап, инвалид арбасына утыргач, ул балачактагы хыялын тормышка ашыра – рәсем ясый башлый. Баштарак бу шөгыле җан тынычлыгы бирсә, хәзер ул иҗаты белән акча да эшли башлаган. Картиналарны бары заказ буенча гына ясый ул.

– Әле ярый, фаҗигагә эләк­кәндә, гаи­ләле булганмын, дип сөенәм. Янымда хатыным, улларым булмаса, мин рәсем ясау түгел, үземне дә йөртә алмас идем, – ди Илшат. – Кайчандыр җир җимертеп йөр­гән чак­лар артта калды. Әле ярый исән кал­ганмын дип тә сөенәм. Олы юлдан, Балык Бистәсенә борылгач, юл кырыена төшеп кит­кән­мен. Бер узып баручы, күреп, “ашыгыч ярдәм” чакырта, өйдә­геләргә хәбәр бирә. Мин хаста­ханәдә уянып киттем. Янымда табиблар бөтерелә иде. Баштарак йөри алмаячагымны сиз­дер­мәскә тырышсалар да, мин аны үзем белеп алдым. Аяк­лар тыңламый иде. Ул вакытларны искә алу да кыен. Авыр чак­лар иде. Әле ярый янымда хатыным көч биреп торды. Тормышның иң матур чагында мондый хәлгә калырмын дип кем уйлаган? Юл фаҗигасе минем тормышны икегә бүлде

Илшат белән Рәзиләнең уллары Айназ белән Альмир әти-әнисенә зур таяныч хәзер. Олысы яңа гына армия сафларыннан кайткан. Икесе дә әтиләре өчен өзелеп тора.
– Шулкадәр ярату булса булыр, дип шаккатам. Улларым әти­ләрен миңа караганда да якын итә. Айназ, армиядә чакта бер көн дә калмыйча, гел аңа шалтыратып, хәлен сорап торды. Хәзер дә әтиләрен кадерлиләр. Мунчага да алып керәләр, кая кирәк, күтәреп кенә йөртәләр. Шундый тәрбияле балалар үс­терә алганыбызга чын күңелдән сөенәм. Күңелләрендә – изгелек, яхшылык аларның, – дип горурлана әниләре.
Ире белән булган хәлләрне дә искә алды Рәзилә.
– Ул чакта бу хәбәрне ишет­кәч, нишләргә дә белмәдем. Исән генә була күрсен, дип теләдем. Аяклары йөрмисен белсәм дә, бергә-бергә бу авырлыкны җи­ңәрбез әле, дип үземне тынычландырдым, – ди ул. – Яшермим, Илшатның холкы үзгәрде. Төрле чаклар була. Гел матур сүзләр әй­тешеп тә утырмыйбыз. Тормышны алып барырга ки­рәк. Документлар, кәгазь эш­ләре минем өстә. Әмма Илшат та рәсем генә ясап утырмый. Бөтен ирләр эшен башкара.

 

Сүзгә Илшат үзе кушыла.
– Нинди эш кирәк, шуны эшли алам. Утырып тору комачау итми. Өйдә нинди техника ватыла – төзәтәм дә куям. Әле менә беркөнне тузан суырткыч көйсез­ләнеп тора иде, хәзер ялт итеп эшли, – ди хуҗа кеше. – Ашарга пешерәм, әзергә-бәзер утырмыйм. Пешергән пылавымны мактап туя алмыйлар. Мин бит тезләнеп йөрергә өйрәндем. Бер урында утыру түгел инде.
Тик менә бер проблемалары бар – Илшатка рәсем ясар өчен урын юк. Дәү­ләттән инвалидларга тиешле фатирны да юллап караганнар. Биш ел буе чиратта торалар икән. Әмма әлегә андый бәхет тәтемәс кебек, ди үзләре. Рәзилә фатир артыннан күп йөргән. Район хакимиятендә дә вәгъдә бирмәгәннәр. Әмма, фатир урынына төзелеш материаллары белән тәэмин итәрбез, дигәннәр.
– Бер дә булмаса, йорт янә­шәсенә янкорма ясатырбыз дигән идек. Буяуларның исе көчле. Аңа аерым урын кирәк. Әгәр өйне зурайтырга ярдәм алсак, без бик шат булыр идек, – ди Рәзилә. – Ирем кимсенеп яшәмәсен, дим. Бер-беребезне яратырга, якларга, сакларга сүз бирешеп гаилә корган кешеләр без. Шушы вәгъ­дәгә тугры калырга тырышабыз. Гаи­ләне саклар өчен, сабыр булырга, кайчак дәшми калырга кирәк. Әгәр икең дә нидер сөй­ләсә, матур итеп яшәп булмаячак. Без бу фаҗига килгәннән бирле гел бергә. Тормыш сынауларын әк­ренләп узабыз. Илшат – миңа терәк, мин дә аңа кирәк булып яшим.

Шул чакта Илшат та дәшми калмый. Хатыны хакында җылы сүзләрен әйтергә ашыга.
– Ярый әле, Рәзиләм бар. Әгәр ул янәшәмдә булмаса, мин яшәргә көч тапмас идем, – ди ул. – Го­мер­нең матур чагында яшибез. Улларыбыз буй җитте. Исән-сау оныклар сөеп, матур картлык кичерергә язсын, дип кенә телисе кала.

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү