Танылган шәхесләрдән шәп кайнатма рецептлары

Хәзер аш-су китабын кулга алып, аннан рецепт эзләүчеләр сирәгәйде кебек. Китап урынына социаль челтәрләрдәге “бит”ләр ачыла. Татар эстрадасы җырчы-артистлары, блогерлар, уңган хуҗабикәләр үзләренең аш-су осталыклары белән һәрдаим уртаклашып тора. “Серле сандык” кушымтасын укучылар өчен шундый рецептларны тупладык.

Җырчы Айгөл Бариевадан лечо һәм абрикостан кайнатма

Лечо
Бер литрлы биш банка өчен кирәк булыр: 5 кг помидор, 3 кг борыч, 2 кг кишер, 100 гр шикәр комы, 100 гр тоз, 200 гр көнбагыш мае.
Лечоны болайрак әзерлиләр. Помидор белән кишерне иттарткыч аша үткәрәбез. Килеп чыккан катнашманы 20 минут салмак утта кайнатабыз да, борыч кушып, тагын 15 минут кайнатабыз. Соңыннан шикәр комы, тоз һәм көнбагыш маен кушып, янә 15 минут кайнатабыз һәм стерильләштерелгән банкаларга тутырабыз.

Абрикос кайнатмасы
Абрикосларның төшләрен алырга. Башта 200 г шикәр комын 2 аш кашыгы су белән болгатып, ширбәт ясарга кирәк. Шуңа урталай бүленгән абрикос җимешен һәм артык калган шикәр комын салып кайнатырга. Кайнап чыккач, күбеген җыярга, азрак суынгач, тагын кайнатырга. Шулай өч мәртәбә кабатларга кирәк. Аннан кайнатманы банкаларга тутырып куясы.

Блогер Әлфия Галиәхмәтовадан кыяр тозлау рецепты:
Банкаларны алдан стерильләштереп куябыз. Укроп, 4-5 сарымсак теше, борыч, канәфер, кыяр тутырабыз да, өстенә кайнап торган су салып, 10 минут тотабыз. Аннан бу суны түгәбез. Маринад әзерлибез. Моның өчен 1 литр су, 1 аш кашыгы тоз, 2 аш кашыгы шикәр комы кирәк булачак. Кыяр өстенә ике бал кашыгы 70 процентлы аш серкәсе салабыз.

Алып баручы Замирә Рәҗәпова-Куприяновадан чия кайнатмасы:
Бу кайнатманы әзерләгәндә чиянең төшен алып торырга кирәкми. 11 стакан чиягә ярты стакан су салып, 10 минут буе кайнатырга. Аннан 7 стакан шикәр комы өстәп, кабат 10 минут кайнатырга кирәк. Уттан алгач, 7 стакан шикәр комы өстибез. Шикәр эрегәнче болгатабыз һәм кайнатып чыгарабыз. Әзер кайнатманы стерильләштерелгән банкаларга салып куясы гына кала.

 

 


Фикер өстәү